Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәледән Шәүкәт Хәйруллин 17 яшендә район урагы чемпионы исемен яулый

Игелекле эзләр салып, уза гомер юллары

Шушы көннәрдә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шәүкәт Насыйх улы Хәйруллин аз да түгел, күп тә түгел, төп-төгәл 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгели. 

Тормыштан тәм, яшәүдән ямь табып һәм туган җирен ихлас яратучылар гына үз гомерен авылга багышлый ала. Район чик сакчылары оешмасында да олы хөрмәткә лаек шәхес ул. Әлеге оешманы оештыруда да башлап йөрүчеләрдән булды Шәүкәт. Күп төрле чараларда актив катнаша, үзенең эшлекле фикерләрен әйтә. Район үзәгендә чик сакчылары хөрмәтенә монумент төзү эшенә дә беренчеләрдән җиң сызганып алынды. Төзелештә шактый ук тәҗрибәсе булганлыктан инженер, прораб кебек вазыйфалар да аңа йөкләнде. Кыскасы, аның кулыннан килмәгән эш юк. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән әйтем нәкъ шундый кешеләргә атап әйтелгәндер дә инде ул.

Шәүкәт 11 балалы Мөслимә апа һәм Насыйх абзый Хәйрулиннар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән. Тормыш диңгезендәге җил-давылларга каршы торырлык, ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч та янамый. Хәйруллиннар да шундый гаиләләрнең берсе иде, икесенең дә урыннары җәннәт түрендә булсын. 

50 ел гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәделәр Мөслимә апа белән Насыйх абзый, балаларын да яшьли хезмәткә өйрәттеләр. Бигрәк тә Шәүкәт комбайнчы әтисе янында чуалырга яратты. Комбайнның уракларын чистарту, механизмнарын майлау кебек эш кушсалар түбәсе күккә тигәндәй була иде малайның. Үсә төшкәч әтисе янында ярдәмче булып эшләде. Шул елларда ук инде ул таң йокыларын калдырып басуга ашыккан, бер караңгыдан икенчесенә кадәр күзен очсыз-кырыйсыз иген басуларына төбәп, ару-талуны онытып иген иккән комбайнчыларның, механизаторларның батырлыгына соклана иде ул. Үзе дә шундыйлардан үрнәк алырга тырышты. 

Тугызынчы сыйныфны тәмалагач «Россия» колхозы җитәкчеләре аңа ышанып яңа «Нива» комбайнын тапшыралар. Егет сынатмады. Яшь кенә булуына карамастан, ярыш алдынгылары сафына басты. Урта мәктәпне тәмамлаган елны да ул шушы комбайны белән уракка чыга. Малай чактан ук басу эшендә чыныккан Шәүкәт Хәйруллин 1982 ел урагында үзенең "Нива«сы белән 13000 центнердан артык ашлык суктырып «Район чемпионы» исемен яулый, республика буенча икенче урынны алып КПСС өлкә комитетының, ТАССР Министрлар Советының, профсоюзлар Өлкә Советының һәм ВЛКСМ Өлкә комитетының икенче дәрәҗәдәге Мактаулы Дипломы белән бүләкләнә. 

1983 елда чик буе гаскәрләренә хәрби хезмәткә алынгач та егет үзен кыю солдат итеп таныта. Ерак Көнчыгышта илебез чикләрен уяу саклый. Күп сандагы Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре аның үрнәк чик сакчысы булуын тагын бер кат раслый. Армия хезмәтеннән соң Ульяновскидагы авиация заводына эшкә урнаша. Шәһәрдә яшәсә дә авылны, аның басуларын оныта алмый ул. Һәр җәйдә отпуска алып, туган колхозы кырларында әтисенә ашлык суктыруда булыша. Еллар бер — бер артлы үтә тора. Кендек каны тамган туган җирне сагыну үзен нык сиздерә. Шәүкәт Хәйруллин да гаиләсе белән күченеп авылга кайта.

Озак еллар юл төзү оешмасында эшли, хәзерге вакытта райондагы спорт комплексларының берсендә иминлекне тәэмин итә. Берничә мәртәбә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга улы белән бергә гуманитар йөк илтүдә катнаштылар. Пар канаты булган Фәридәсе дә иренең якын киңәшчесе һәм ярдәмчесе. Һәр эшен куатләп дәрт бирә. Монумент төзү барышында да эшләүчеләрне тәмле — тәмле боткалар пешереп сыйлады, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм күрсәтүче актив волонтерларның берсе дә ул. 

Бер-берсен әнә шулай тулыландырып, районыбызга, халкыбызга игелек күрсәтеп яшәүче гаилә алар. Шушы тигезлек озак еллар дәвам итсен, күркәм гомер бәйрәмнәре алда да көтеп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев