Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылы өлкәнен 85 яше белән котладылар

«Аллага шөкер, яшим әле», — дип каршылады Вера Александровна Азизова үзенең гомер бәйрәмен.—

Җитмеше дә, сиксәне дә узды, 85не дә җитте, бу яшькә кадәр җитәрмен дип, һич кенә дә уйламадым.

Юбиляр бүген үзенең моннан дүртә дистә ел элек килен булып төшкән нигезендә улы Илгиз, килене Резидә тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Тормыш иптәше Рәфигы белән тәрбияләп үстергән өч уллары да бүгенге көндә районда яшиләр, бер хезмәт урынында урнашып, районның үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

Вера апа күрше Чувашия районында туып, үсә. Язмыш җилләре бер сүз татарча белмәгән кызны Чүпрәлегә 1960нчы елларда алып килә. Бирегә ул, уку йортын тәмамлагач, юллама белән кайта. Юлламаны да «Бәхет—ул туган җирләрдә» дип, туган якларына якынрак итеп, үзе сорап ала, «Барган җиреңдә җиреңдә таш бул», дигәндәй, Вера апа да шушы җирлектә бөрегә, эшли, тормыш кора.

—Әле дә булса күз алдымда, зур кара чемоданымны күтәреп, Шомыршыдан җәяүләп килдем. Чөнки Шомыршыдан ул елларда Чүпрәлегә транспорт сирәк йөри иде. Авыл хуҗалыгы белгечле алдым, татарча белмисең дип, башлап, Чуваш Чүпрәлесенә эшкә җибәрделәр, аннан колхозлар кушылды. Шулай итеп, район үзәгенә кайтып, эшли башладым. Бер татар әбиендә фатирда тордым, аңардан татарчага өйрәндем,-дип сөйләде Вера апа үзенең тормыш юлын.

Бүгенге көндә ап-ак яулыгын төреп бәйләгән авыл өлкәне тулаем ислам диненә күчеп, биш вакыт намазын да укый, мәчеткә дә йөри, җәмәгать эшендә дә актив катнаша. Вера апаны райондашлар аның авыл советында эшләгән елларын да яхшы хәтерли.

—Йорт саен тавык, чеби, сыер, бозау исәпләп йөрүләр, дисеңме, йомырка, ит, сөт җыеп тапшырулар, әллә ниләр дә эшләдек ул чорда. Кушканны үтәдек, булсынга дип башкардык. Бик әрсез булдым, бәлки шул да ярдәм иткәндер-ди ул.

Авырлыкларны да күп күрә Вера Александровна. Тормыш иптәше бакыйлыкка иртә күченә, уллары буй җитеп, аларның күзле башлы итәргә, улы-Илдары төзелештә имгәнеп кайта, аны дәвалап, аякка бастыра. Язмыш сынаулары алдында бирешми, сыгылмый яшәвен дәвам итә.

Бүгенге көндә дә район халкы арасында дәрәҗәсе дә, хөрмәте дә бар. Төрле чараларның актив катнашучысы, газетабызның тугры абунәчесе дә ул. 

Бу хакта юбилей хөрмәте уңаеннан корылган мул табыннар артында җылы сөйләшү булды, хатирәләр яңартылды. Иске Чүпрәле авыл җирлеге коллективы, җирлек башлыгы урынбасары Рамиль Низамов Вера Александровнаны котладылар, бүләкләр тапшырдылар, хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Юбилееның хөрмәтле кунагы райондашыбыз, тарихчы Иршат абый Закиров та иде. Вера Александровна белән бер чорда эшләгән хезмәттәшләр буларак җылы очрашу булды ул алар өчен. 

Сабыр холыклы, зыялы зат сыйфатларына ия булган Вера апаның, җәмәгатьчелек алдында йөзе ак, җаны тыныч, тормыш юлы да юлы үрнәк булырлык. Аның күңеленнән һәрвакыт җылылык бөркелә, йөзе якты, әйтәсен дә әйтә, киңәшләрен дә бирә. Шуңа да аңа һәркем тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев