Иске Чокалы авылында яшәүче Әлфия Шаһиәхмәт кызы нәселендә кадерле кеше
Кайгысын да, шатлыгын да күргән
Шушы көннәрдә Иске Чокалы авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Әлфия Шаһиәхмәт кызы Юсупова үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Аны котларга балалары, туганнары җыелган иде. Шатлыгын бүлешергә район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов һәм Иске Чокалы авылы ветераннар советы рәисе Гөлсирә Хәлиуллова да килде.
Юбилярның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Сугыштан соң да Әлфия Шаһиәхмәт кызы гомере буе туган колхозында эшли. Тормыш иптәше белән бергә алар биш ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Әлфия апага кайгыны да, шатлыкны да мулдан күрергә туры килә. Улларының берсен 7 яшендә җирлиләр алар, язгы ташу суында батып үлә ул. Тормыш иптәшен дә иртә югалта. Әлфия апа сөйләвенчә, читтә эшләгән бер улыннан дистәләрчә еллар хәбәр килми.
Бүген тыл һәм хезмәт ветераны улы Рәшит гаиләсе белән яши.
— Бу көннәргә кадәр яшәгәнем өчен язмышыма һәм балаларыма рәхмәтлемен. Киленем Дилә үз кызым кебек, мине бик кайгырта, мин аңа аеруча рәхмәтлемен,-ди Әлфия апа.
Әлфия апа үткән елларның вак-төягенә кадәр хәтерли, тормышны ярату сыйфатын да саклап калган, район һәм ил вакыйгаларыннан да хәбәрдар.
Әлфия ханым юбилей бәйрәме мизгелләрен уртаклашкан һәркемгә бик шат иде, бүләкләргә дә, изге теләкләргә дә ул сабыйларча куанды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев