Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәледән Җәүһәрия Хәбибрахман кызы Ихсанова: "Еллар узса да, йөрәк әрни"

Җәүһәрия апаның балачагы сугыш, үсмер һәм яшьлек еллары сугыштан соң илне торгызу чорына туры килә.

Бүген, 18 январьда, Иске Чүпрәле авылында яшәүче хөрмәтле ветеран,Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган Рифкать Ихсановның әнисе Җәүһәрия Хәбибрахман кызы Ихсанова үзенең олы юбилеен билгеләп үтә.

Реклама

Өлкән яшьтәге ханымны 80 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров, райондагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Виктор Петухов, райондагы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының тол хатыннары һәм аналарның беренчел оешмасы рәисе Наилә Нуруллова килгәннәр иде. Кунаклар юбилярга рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.
Җәүһәрия апа 1942 елның 18 январенда Татар Убие авылында Шәмшенур апа һәм Хәбибрахман аганың ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтиләре Хәбибрахман ага Бөек Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр катнашкан ветераннарның берсе була.
Барлык яшьтәшләре кебек Җәүһәрия апаның балачагы сугыш, үсмер һәм яшьлек еллары сугыштан соң илне торгызу чорына туры килә. Бала чагындагы сугыш елларында ул төрлесен күрә. Әтиләре кайткач исә гаилә әзрәк сулыш ала. Алар гаиләсенә сугыштан соңгы елларда Ульян шәһәрендә дә, Казахстанда да яшәргә туры килә. Ульян шәһәрендә яшәү чорында Җәүһәрия апа шәһәрдәге заводларның берсендә эшләүче, якташы, Иске Чүпрәле авылы егете Фиркать Айниятулла улы белән таныша. Аннан ике яшь йөрәк гаилә корып җибәрәләр. Туган якның тарту көче зур булгангамы, яшьләр Иске Чүпрәлегә кайтып төпләнәләр.

Бер-бер артлы балалары Рифкать, Ирек, Гөлсинә дөньяга килә. Җәүһәрия апага төрле елларда “Россия” колхозында куян фермасында да, төрле хезмәтләр башкарырга да туры килә. Райондагы почта оешмасында 17 ел хатлар һәм газета-журналлар таратучы булып та эшли ул.
- Ул елларда районда бүгенге кебек шома юллар юк, юлсызлык иде. Хәзерге кебек кәрәзле телефоннар да юк иде, кешеләр бер-берсе белән хатлар аша аралашып яшәде. Бүгенге кебек интернет та юк, халык күпләп газета-журналлар яздырып, яңалыклар белән танышып барды. Аркага олы сумка асып, ике кулга ике сумка тотып хатлар, газета-журналлар өләшә, ай саен 280 пенсионерга пенсия акчалары тарата идем. Яңгыр яуса, урамнарга керү бер газап иде,-ди элекке елларны хәтерендә яңартып хөрмәтле ветеран.
Балалары үсеп-җитеп рәхәтләнеп яшисе көннәрдә генә Фиркать абый белән Җәүһәрия апа гаиләсенә олы кайгы килә. Уллары Рифкатьның Әфганстандагы хәрби хезмәтен тәмамларга берничә көн генә калгач, аның батырларча һәлак булуы турындагы хәбәр алар гаиләсенә килеп ирешә. Ул көннәрне бүген дә күз яшьләрсез искә ала алмый Җәүһәрия апа. Шулай да калган балалары хакына кайгыларны үз эчләренә йотып, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, ничек тә яшәргә тырышалар Фиркать абый белән Җәүһәрия апа.
Бүгенге көндә Җәүһәрия апа улы Ирек һәм килене Гүзәлия тәрбиясендә матур картлык кичерә. Аның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Айдар оныгы бүгенге көндә Апаста табиб булып эшли, икенче оныгы Инсаф исә әлегә контракт буенча хәрби бурычын үти. Оныкчыклары Амир белән Амелия әбиләренең олы куанычлары.
- Безнең әниебез алтын ул, гомере буе хезмәттә булды, һәрвакыт безгә ярдәм итеп яшәде һәм яши, беркайчан авыр сүз әйткәнен хәтерләмим, кызым, улым, дип кенә тора. Әле дә безне тәмле ашларын пешереп көтеп ала, изге теләкләр теләп озатып кала, безнең аңа рәхмәттән башка сүзебез юк,- ди килене Гүзәлия.
“Бик олы йөрәкле кеше ул, Җәүһәрия апа”, диләр аның турында авылдашлары һәм күршеләре дә.
- Әле дә ярый янымда тормыш иптәшем, балаларым булды бу кайгыларны кичерергә. Еллар узса да, йөрәк әрни. Шундый яшь килеш чит җирләрдән үлеп кайтты бит балам, яшисе дә яшисе иде бит әле аңа. Менә балаларымның, оныкларымның, оныкчыкларымның шатлыкларына куанып яшим, әле дә алар бар дип шатланам. Бүтән сугышлар булмасын, бер генә әнигә дә бала хәсрәте күрергә язмасын,-ди хөрмәтле ветеран бүгенге көнгә шөкерана кылып

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X