Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Сәрия Юсуп кызы Салиевага 95 яшь тулды

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Сәрия Юсуп кызы Салиевага 95 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы Марат Гафаров килде.

Төрле язмышлы кешеләр бар. Баһадир гәүдәле ирләр кайвакыт язмышның ачы сынауларын уза алмыйча, сыналар. Ә менә шушындый, “Ышанычым бер Аллаһы Тәгаләм” дип яшәп, үз көнен беркайдан да ярдәм көтмичә уздыручыларга карыйсың да, “Кайдан килә икән бу кешегә шуның кадәр көч” дип уйлап куясың. Көч тә, акыл да, зиһен дә, усаллык та, билгеле... “Усал булмасаң безнең кебек ятим-ятимәләрне әллә кайчан таптап китәрләр иде”, ди Сәрия әби. Кырыс,  уйлаган сүзен йөзеңә карап әйтә торган бу карчыкны сугыш еллары шундый үткен иткәнме, я булмаса кичергән авырлыкларымы?

Югалтулардан гына торган кебек Сәрия әбинең тормышы. Ә икенче яктан карасаң, балачагы бик бәхетле узган аның. Авыл халкына дин сабаклары биргән әтисе, остабикә әнисе, абыйсы, энесе янәшәсендә гел шатлыклары булган гомеренең шушы өземтәсе. Иске Чокалы җидееллык мәктәбен дә уңышлы гына тәмамлаган. Авырлыклар, әлеге дә баягы, сугыш белән килгән бу гаиләгә дә. 41 градус салкында окоп казулары турында сөйли Сәрия әби. “Аннан кайтарып җибәргәч өйдә бер генә көн кундым, икенче көнне Иске Чокалы коммутаторына элемтәче булыр өчен чакырдылар”, -ди. 

Сугыш еллары бит – сер дә саклый белергә, ул -бу була калса, элемтә җиһазларын ничек юк итәргә дә өйрәтәләр үзләрен. Эшен төгәл башкарган кызны район үзәгендә шундый ук хезмәтне башкарыр өчен  алалар. “Хезмәтең өчен акча да түләнәчәк”, дигәч, бик теләп риза була Сәрия. Сер тота белгән, телеграммаларны вакытында иясенә китереп җиткергән, Морзе әлифбасын да җиренә җиткереп өйрәнгән, эшен төгәл башкарган кызны телефон-телеграф элемтәсе өчен җаваплы итеп тә куялар. Аның кул астында әллә ничаклы кыз эшли. “Эшебез катлаулы иде, бөтен төр нечкәлекләрен бер ай  өйрәнәләр иде кызларым”, -дип искә алып сөйли хезмәт итү чорын Сәрия Салиева.

Шушы еллар эчендә тормыш корып та карый Сәрия. Әмма туган ягыннан читтә булу, тормыш иптәшенең дә йөрәгенә ятышлы кеше булмавы парлы тормыштан күңелен кайтара. Улы Фәритен ялгыз башы үстерә. Әмма Фәритнең дә Яр Чаллы шәһәрендә укытучы булып эшләп йөргән чорда гомере бик иртә өзелә.

Реклама

“Дөнья төрлесен күрсәтә, 25 ел үткәннән соң Фәритемнең балалары кайтып йөри башлады”, -ди Сәрия апа. Ә бүгенге көнендә Сәрия әби кечкенә генә өендә, ялгызы яши. Ерак туганы Зөлфәт Сәгъдиев һәм аның гаиләсе хәлен белешеп, ни кирәген китереп тора икән. Һәм әлегә кадәр әбиебез кешеләр белән аралашудан туктамаган. Аны бөйрәмнәргә чакырып алалар, дин турында аңлатканнарын тыңларга киләләр. Сәрия апа: “Лаеклы ялга чыккач та эшләрмен әле бераз дип уйлаган идем. Эшләрмен дә, өемне рәтләрмен, акчасы ярап куяр шуңа дип өметләндем. Әмма булмады, өең бер генә бүлмәле дип газ да кертмәделәр, утын ягып җылытам”, -ди бераз көрсенеп.

...“Сугыш хатын-кыз йөзле түгел”, дибез. Сугыш кына түгел, сугыш арты еллары да, гомумән, тормыш та ятимә хатын-кыз йөзле түгелдер ул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X