Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылы мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Аббазовка медаль тапшырдылар

Районыбызның иң хөрмәтле аксакалларының берсе,  Иске Чүпрәле авылы мәчете  имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Аббазовка  районның 90-еллыгы медале тапшырылды. Әлеге  медаль аңа туган көненә олы бүләк булды.

Хәзрәткә бүләкне тапшырырга һәм гомер бәйрәме уңаеннан район башлыгы исеменнән котлаулар тапшырырга  район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, район пенсионерлары һәм ветераннар советы вәкилләре килгән иде.

Әмир хәзрәт Аббазовка динебез юнәлешендә рухи һәм мәдәни традицияләрне саклауда, үстерүдә, яшь буын арасында изге кыймммәтләрне таратудагы  озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте, шулай ук,  районның икътисади-социаль үсешендәге фидакарь хезмәт юлы  өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Алга таба да исәнлектә, тормыш иптәше Сания ханым белән тигезлектә, балалары, оныклары хөрмәтендә гомер кичерүен теләделәр. Киләсе елда юбилейлы туган көндә очрашырга сүз куештылар.

Әмир хәзрәт Аббазов  1932 елда туган. Тормыш иптәше Сания апа белән алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Реклама

Хәзрәт үзенең хезмәт юлын бала вакыттан ук башлый. 12 яшьләрендә ул колхозда эшли. Гомуми  хезмәт стажы гына да аның 60 елдан артык исәпләнә.  Хезмәттәге казанышлары өчен күп санлы бүләкләр белән бүләкләнгән, ә үзенең беренче "Фидакарь хезмәт өчен" медален 14 яшендә алган. Соңгы 20 елда ул Иске Чүпрәле авылында мәчетнең имам-хатыйбы булып тора. 1998 елда хаҗ кыла.

Бүгенге көндә Әмир хәзрәт Сания ханым белән улы Дамир, киленнәре Эльза белән гомер итәләр. Әлеге йортның капкасы һәркем өчен ачык, аннан бервакытта кеше өзелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X