Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылы өлкәнен юбилее белән котладылар

Юбилярның балачагы сугыш елларына туры килә.

Бүген 10 октябрь көнне Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шәрәфетдинов Кәшафетдин Мөхетдин улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярның балачагы сугыш елларына туры килә. 10 яшендә ул әнисез кала. Сугыш вакытында  колхозда эшли. Фермада төрле эшләр башкара,  җәйге чорда көтүче булып эшли, чәчүдә катнаша. 
17 яшендә әтисез кала, 19 яшендә Донбасста шахтада эшли башлый. Армиядә 3 ел Батуми шәһәрендә хезмәт итә.
1957 елда Кашафетдин Мөхетдин улы Солтан Миннегалиевна белән гаилә кора  (2010 елда вафат була). Бәхетле тату гаиләдә алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 
Юбилярны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Венера Сәлахетдинова котладылар. Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Сәламәтлек, иминлек, һәм якыннарының игътибарын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев