Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чокалы авылында туып-үскән Альфик Хисамовның бар гомере авыл белән бәйле

Игелекле һәм шәфкатьле һөнәр иясе ул

 

Ветеринария табибы – игелекле һәм шәфкатьле һөнәрләрнең берсе. Ул һәр торак пунктта авылдашлары арасында аерым ихтирамга лаек, һәм бу аңлашыла да. Ветеринария хезмәтендә күпьеллык намуслы эшләве белән Альфик Ирфан улы районда киң танылган кеше. Аны җаваплы, ярдәмчел, белемле һәм тәҗрибәле, ихтирамга лаек ветеринария табибы буларак беләләр.  

Иске Чокалы мәктәбен тәмамлаганнан соң армия хезмәтен үтә ул. Буа ветеринария техникумын тәмамлап, туган авылына әйләнеп кайта. Белемле яшь белгечне участок табибы итеп билгелиләр. Городище участогында ветеринар хезмәтен башкара ул. Участок зур була, бирегә Городище, Чәке, Шатрашан, Зур Аксу авыллары керә. Агрофирма филиалларында да маллар күп була, халыкта да. Яшь белгеч сынатмый, хезмәттәшләре белән дә, авыл халкы белән дә уртак телне тиз таба. Бөек галим И.П.Павлов “Табиб кешене дәваласа, ветеринар бөтен кешелекне дәвалый” дип юкка гына әйтмәгән. Авыл хуҗалыгы тармагында ветеринария хезмәткәрләренең роле зурдан. Нәкъ менә аларның эшчәнлеге райондагы эпизоотик хәлнең иминлеген тәэмин итә. Альфик Ирфан улының да эш сәгатьләре иртәнге сәгать дүрттән башланып, төнге сәгатьләргә кадәр дәвам итә. Маллар авырап киткәндә исә эш сәгате тәүлекләргә дә сузыла. Игелекле ветеринария табибы маллары авырып киткән кеше чакырган очракта да көннең кайсы вакытына карамастан, ярдәм итәргә тырыша.

Бүгенге көндә ул Татар һәм Чуваш Бизнәсе, Яңа һәм Иске Чокалы, Яңа Элмәле авылларын берләштергән Чокалы участогында ветеринар хезмәтен башкара. Хезмәтен яратып, бар белемен кулланып, намус белән эшли. Агрофирма җитәкчелегеннән дә, халыктан да аның турында бары тик мактау сүзләре генә ишетәсең.

Шәхси хуҗалыкларында да алар күпләп мал-туар да асрыйлар. Авылда яшәп, мал тотмыйча яшәү мөмкин дә түгел.  Бүгенге көндә аларның хуҗалыкларында алты баш савым сыерлары, дүрт бозаулары бар. Сарыклар да асрыйлар. Малларга исә азыкны пай җирләре өчен дә алалар, авылдагы КФХ җитәкчесе Әмир Хисамовтан да сатып алалар.

Тормыш иптәше белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр.  Фәридә ханым Элмәле участогында санитарка хезмәтен башкара. 

Дөрес, соңгы вакытта сөтнең бәясе төште. Бәлки бу проблема да чишелер, дип өметләнәбез,- ди Альфик.

Әнә шулай киләчәккә өметләнеп яши инде авыл кешесе. Шәһәрнең ыгы-зыгылы тормышына кызыкмыйча, аз йоклап, күп эшли. Авылны да менә шундый Альфик кебек кече ватанын яратучы кешеләр яшәтә бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев