Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иршат Юсупов: “Тормыш безне яшәргә һәм эшләргә өйрәтте”

Шушы көннәрдә Зур Чынлы авылында туып-үскән, югары белем алган, туган районыбыз үсеше өчен күп көч куйган, төрле җаваплы вазифалар башкарган Иршат Юсуповка 70 яшь тулды.

Шул уңайдан аның белән күрешеп үткән елларны барладык, балачак һәм яшьлек чоры хатирәләрен яңарттык, ул эшләгән елларда районда булган үзгәрешләрне, кайбер вакыйгаларны искә алдык.

–Күп балалы  гаиләдә дөньяга килгәнмен. 1957 елда авылдагы сигезьеллык мәктәпкә укырга бардым. Аннан соң укуымны Иске Шәйморзадагы урта мәктәптә дәвам иттердем. Ул елларда Иске Шәйморза урта мәктәбендә тирә-күрше 12 авылдан килеп укыйлар иде. Читтән килеп укучылар өчен барак тибындагы тулай торак бирелә, аның мичен утын ягып җылыталар иде. Утынны үзебез, укучылар әзерләдек. Ветеринария фәннәре докторы, профессор, биология фәннәре кандидаты Марс Алиев,  Мидехат Кадыров һәм Фиргать Алиев кебек күренекле шәхесләр белән бергә укырга һәм яшәргә туры килде. Туклану мәктәп ашханәсендә иде. Ашарга-эчәргә әзерләүдән тыш,  барысын да үзебез эшләдек, - дип сөйләп китте Иршат Хәйруллович, балачагын хәтерендә яңартып. Күп еллар үтүгә дә карамастан, сыйныфташлар белән очрашып торабыз. Соңгы мәртәбә 2016 елда, мәктәпне тәмамлавыбызга 50 ел тулу уңаеннан очраштык.

Хезмәт елларымны барлаганда, бүгенгедәй аермачык итеп  өченче сыйныфны тәмамлагач, җәй айларында, колхоз сыерлары көтүен көткәнем күз алдыма килә. Үсә төшкәч тракторда прицепчы, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Безнең гаиләдә үрнәк алыначак кеше – Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан әтиебез иде. Башта ул комбайнда эшләде, аннан соң 40 еллап комплекслы бригаданы җитәкләде, дуңгызчылык һәм мөгезле эре терлекләр фермаларында мөдир булды. Аның фидакарьлеге, эшкә ихластан бирелгәнлеге бездә хезмәткә намуслы караш һәм максатка омтылучанлык тудырды, дип беләм. Без, гаиләдәге алты бала, барыбыз да лаеклы һөнәрләр үзләштердек.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Ульяновск шәһәренә эшкә киттем. Төзелеш материаллары комбинатында  электрик өйрәнчеге булып йөрдем, аннан соң бер ел чамасы вакыт үттеме-юкмы, авылга әти-әни янына бер кайтуымда мине урамда колхозыбыз җитәкчесе Мортаза Халитов очратты. “Энем, шәһәрдә электриклар табылыр, колхозга зоотехниклар кирәк, без сине Казан ветеринария институтына укырга җибәрергә телибез”, - диде ул. Дөрес, мин колхоз стипендиаты булырга ризалашмадым, шулай да институтны тәмамлагач, балаларын үстереп очырган кошлар кебек авылда ялгыз калган әти-әни янына кайттым. Бер айдан соң балачактан дуслашып йөргән Әлфия исемле кызга өйләндем. Ул белгечлеге буенча укытучы иде. Аның да инде хәзер 43 еллык педагогик стажы бар. Бергәләп өч бала үстердек, барысы да югары белем алды, гаилә корды. Ходайга шөкер, бүгенге көндә дүрт оныгыбыз һәм өч оныкчыгыбызга куанып яшибез.

Эштә дә, тормышта да төрле хәлләргә юлыктым, аларны уңай хәл итү өчен дөрес карар кабул итәргә туры килгән чаклар күп булды. Эшемнең беренче айларында һәрчак  “Ирек” колхозы рәисе Мортаза Халитов белән киңәшләшә идем. Ул Бөек Ватан сугышын узган, бик эрудицияле һәм интеллигентлы җитәкче. Иртән барыбыздан да элек фермага килеп җитә иде, терлекчеләр килгәч проблемаларны сораштыра, аннан соң гына идарәгә килә. Кич белән дә фермага кереп чыга, эш көненең ничек үтүе белән кызыксына. Мине дә ул шуңа өйрәтте. Һәм 1981 елның июнь аенда мине артталыктан чыга алмаган иң эре колхозларның берсе – Чапаев исемендәге хуҗалыкка җитәкче итеп куйдылар. Сөрү җирләре генә дә 7700 гектарны били, фермаларда 2500 баш мөгезле эре терлек һәм 3000 баш дуңгыз асрала иде. Колхоз территориясендә биш авыл, аларның барысында да диярлек чувашлар яши. Татар Убиенда гына 20 йортта татарлар бар. Беренче вакытта чуваш телен белмәсәм дә, акрынлап аңлый башладым. Чувашлар үзләре дә минем белән татарча иркенләп сөйләшәләр иде.

Реклама

Эшне нәрсәдән башладың, дисезме? Колхоз тарихында һичкайчан булмаган, комбайннарны басуга озатуны тантаналы итеп оештырдым. Музыка яңгырады, игенчеләргә җылы теләкләр әйтелде. Аннан соң урып-җыю төгәлләнгәч, эш нәтиҗәләре буенча игенче-механизаторларны тәбрикләдек, бүләкләдек. Боларның барысы да хезмәтчәннәрнең кәефен күтәрде. Элек урып-җыю чорында күрше колхозлардан ярдәмгә килсәләр, соңга таба үзебез ярдәмгә бара башладык. Әкрен генә еллар үтте, колхоз икътисады сизелерлек ныгыды. Районда барлык күрсәткечләр буенча колхозыбыз беренче өчлеккә керде. 1981– 1985 елларда зур объектлар сафка басты.

1985 елның августында КПССның Татарстан Республикасы Өлкә комитеты бюросы утырышы булды. Анда Өлкә комитетның беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль улы Усманов минем кандидатураны Чүпрәле райкомының икенче секретаре вазифасына тәкъдим итте. Партия эшләренә җиң сызганып керешкән генә идем, дүрт ай узуга Чүпрәле районы башкарма комитеты рәисе вазифасына  сайлап куйдылар. Әлеге вазифада 15 елдан артык эшләдем.

Еллар буенча тупланып килгән проблемаларның иге-чиге юк иде, дисәм дә ялгышмам. Иң мөһимнәрен генә әйтеп үтим. Казаннан килә торган асфальт юл безнең район үзәгенә килеп җитмәгән, елгалар аркылы тимер-бетон күперләр юк, район газлаштырылмаган, үзәк хастаханәнең торышы кызганыч хәлдә. Ул чактагы КПСС райкомының беренче секретаре Сәгадәтулла Төхбәтуллин миңа: “Авыл хуҗалыгы белән мин эшлим, син үзеңә социаль өлкәне ал, анда кеше кулы тимәгән әле”,- диде. Шул  елларда районны төзекләндерү һәм социаль үстерү буенча зур эшләр башкарылды. Иң мөһимнәрен генә әйтеп үтим: 25тән артык мәктәп һәм балалар бакчасы, 22 тимер-бетон күпер, 20 торак пунктка юллар күтәртелде, алты мәдәният йорты ачылды, газлаштыру буенча Буа һәм Иске Чүпрәле арасында 65 километр озынлыкта югары басымга исәпләнгән торбалар сузылды, автоматлаштырылган өч газ аергыч станция файдалануга тапшырылды, авыллар арасында 150 километр озынлыкта газүткәргеч төзелеп, 16 торак пункт газлаштырылды, Кушкуак авылыннан район үзәгенә кадәр 7,5 километр озынлыкта суүткәргеч торбалар сузылды.  Прокуратура һәм суд биналары, 450 тамашачыга исәпләнгән мәдәният йорты, Саклык банкы, Автовокзал, Кулланучылар җәмгыяте, “Росгосстрах”, Салым инспекциясе биналары, 22шәр фатирлы дүрт торак  йорт файдалануга тапшырылды. Җирне киптерү өчен башкарылган дренаж эшләре, урман полосалары утырту, район үзәк хастаханәсенең хирургия һәм терапия корпуслары, азык блогы һәм чистарту корылмалары сафка басуы – болар барысы да шул елларга туры килә. Билгеле, шушы кадәр төзелешне республика җитәкчеләре ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый. КПСС Өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усмановка һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевка Чүпрәле халкы бүген дә рәхмәтледер, дип уйлыйм.

Бүген инде мин пенсиядә, Аллаһыга мең шөкер, сәламәтлегем әйбәт. Районыбыз халкының да исән-сау булуын телим.Тормыш шартлары көннән-көн яхшыра гына бара.  Ә бернинди академия дә кешене гомер буе ничек яшәргә кирәклегенә өйрәтми. Һәр кешенең язмышы үз кулында. Матур киләчәккә ышанырга һәм яхшыга өметләнеп яшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X