Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Җирдә  эзем калсын, дисәң....

“Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!”- дигән бер галим.

Хак сүзләр. Бүгенге язмам да укытучы, Иске Шәйморза авылында туып-үсеп, үзенең бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, күпсанлы Мактау Грамоталарына, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек булган Иршат Нургали улы ҖӘББАРОВ турында булыр.

Иршат Нургали улы Җәббаров 1948 елның 16 ноябрендә Нургали абый һәм Фәсахәтбану апа гаиләсендә көтеп алынган беренче бала булып дөньяга килә. Ул чорда Буденовск район үзәге Иске Шәйморза авылында урнашкан була. Әтисе Нургали ага сберкассада баш бухгалтер, әнисе Фәсахәтбану апа авылдагы “Кызыл йолдыз” артелендә тегүче вазифаларын башкарганнар. Замана белән бергә атлаучы әтисе белән әнисе улларының киләчәктә дә укуын дәвам итүен күзаллап, аны рус классына укырга бирәләр. Сигез класс белемне ул Чуваш  Шәйморзасы авылында ала. Район үзәге Иске Чүпрәле авылына күчерелгәч, әтиләрен автокала төзергә башлап Тольятти шәһәренә, аннан соң Чаллыга җибәрәләр. Гаиләсе авылда кала. Иршат абыйдан соң да әле берсеннән-берсе яшь биш бала була. Әнисенә ярдәм итү теләге белән Иршат абый 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң Буа һөнәр  училищесында укып, автомобильләрне төзекләндерүче слесарь белгечлеген үзләштерә. Аннан соң авылдагы сельхозтехникага эшкә кайта. Әйтергә кирәк, яшь егетнең кулы техникага ятып тора, үз эшен төгәл һәм тиз арада башкара белүе белән ул хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен, 17 яшь кенә булуына да карамастан, Иршат абыйны районның почет китабына кертәләр. Ә почет китабына кертелү исә ул заманнарда бик азларга гына насыйп булган. Яшь егеткә партиягә керергә тәкъдим итәләр, кандидат итеп алалар. 

1967 елда армиягә китә. Армия хезмәтен ул Ерак Көнчыгышта, һава-десант гаскәрләрендә үтә. Эрудицияле, белемле, һәр боерыкны төгәл үтәүче егетне взвод командиры урынбасары итеп билгелиләр. Партия сафларына да армиядә кабул итәләр Иршат абыйны. Хәрби хезмәтне тәмамлап кайткан яшь егеткә Иске Шәйморза урта мәктәбендә хәрби белем дәресләрен укытуны тәкъдим итәләр. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын, соңрак марксизм һәм ленинизм университетын тәмамлый. Алты ел балаларны хәрби белем серләренә өйрәтә.

Яшь егетнең, коммунистның оештыру сәләтен күреп, аны райкомга инструктор итеп күчерәләр. Биредә алты ел эшләгәннән соң, партия кушуы буенча, райондагы һөнәри училищега директор урынбасары итеп күчерелә. 1988 елда исә туган авылындагы урта мәктәпне җитәкләүне тәкъдим итәләр һәм лаеклы ялга киткәнче, 24 ел буе, Иршат Җаббаров мәктәп директоры вазифасын тел-теш тидермәслек итеп, намус белән башкара. Ул вакытта мәктәптә 257 бала белем ала, мәктәп исә үзе иске агач бинага урнашкан була. Авылга яңа мәктәп кирәклеге көн кебек ачык. Мәктәпне җитәкли башлаган елны ук, көзен, булачак яңа мәктәпнең фундаментын салып калдыралар. Икенче елны исә мәктәпнең бинасын өяргә керешәләр. Бик авыр, акчасы булса материалы юк, материалы булса акчасы булмаган  еллар була ул. Бармаган җире, ачмаган ишеге калмый мәктәп җитәкчесенең, төрле инстанцияләргә йөри-йөри мәктәпне төзетеп бетерүгә ирешә. 1991 елның 1 сентябрендәге  Белем көнен Иске Шәйморза авылы укучылары һәм укытучылары үзләренең яңа мәктәпләрендә башлап җибәрәләр. Яңа мәктәп 360 балага исәпләнгән була. Иршат Нургали улы җитәкчелек итә башлаган елларда мәктәптә музыка, чуваш теле, информатика укытучылары булмый, аны да хәл итә яңа җитәкче. Аннан соңгы елларда үз укучыларын югары уку йортларына җибәреп, үз кадрларын әзерләү эшен киң җәелдерәләр. Мәктәптә яңа фәннәрдән яшелчәчелек, бакчачылык, умартачылык белгечлеге буенча дәресләр алып барыла башлый, башлангыч сыйныфларда этика, инглиз, гарәп  телләре өйрәнелә. Ул елларда Иске Шәйморза мәктәбе укучылары район, республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулыйлар. Немец, чуваш телләре буенча үткәрелгән Россия күләмендәге олимпиадаларда күп тапкырлар призлы урыннар алалар. “Яңалыкка омтылып эшләүче, һәр дәресне тормыш җепләре белән үреп, балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүне тормыш таләбе итеп санаучы Иршат Нургали улы мәктәп һәм укучы балалар өчен иң күп көч куеп эшләүче директорларның берсе булды”,-диләр аның турында авылдашлары.

Хөрмәтле ветеран, лаеклы ялга чыккач та, тик тормый, умарта кортлары үрчетеп җибәрә, күпләп сарык, кош-корт асрыйлар, тормыштан ямь һәм тәм табып, рәхәтләнеп авыл тормышы белән яшиләр.

Тормыш иптәше Гөлсинә Мәсхут кызы белән алар тигез тормышта ике ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары Ирек һәм Илдар икесе дә югары белемле белгечләр, Казан шәһәрендә яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев