Илсөяр Сәлахов: «Улым махсус хәрби операциягә киткәннән бирле юньләп йоклаганым булмады, шалтыратыр дип көттем»
Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Марска нибары 23 яшь иде.
Марс Минзаид улы Сәлахов 1999 елда Чепкас-Ильмәт авылында туа. Өч балалы тату гаиләдә тәрбияләнгән Марс бабалары кебек кечкенәдән үк армия сафларында хәрби бурычын үтәргә хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач Ульяновск шәһәрендәге авиация колледжына укырга керә. Кулына диплом алгач исә армия хезмәтен үти һәм туган авылына әйләнеп кайта. Әтисе Минзаит белән Казан шәһәрендә эшләп йөри, коттеджлар төзү белән шөгыльләнәләр алар.
Минзаид белән Илсөяр — үз тырышлыклары белән көн күрә торган, бик хөрмәтле гаилә. Алар Марс исемле ул һәм һәм Минзәлия, Адилә исемле ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә Марс өлкән бала, ике сеңелесенә терәк, әти-әниләренең ярдәмчесе була.
— Марс бик ипле, тыныч холыклы, тәртипле, тырыш, пөхтә иде. Ул беркайчан артыгын сөйләшмәде, йөзеннән ягымлы елмаю китмәде. Яшьтән каядыр ашкынды, бар нәрсәгә дә өлгереп калырга тырышты, бик мәрхәмәтле иде. Бик иртә сөйләргә өйрәнде, 1 яшендә ул зурлар кебек шытырдаттырып сөйли иде инде. Иртә йөри башлады, хаман каядыр ашкынды инде менә. 6 яшеннән укырга китте, 15 яшендә мәктәпне дә тәмамлап чыкты. Авылда клубта, мәктәптә үткән чараларда, спектакльләрдә катнаша иде. Аннан авиация колледжында белем алды, март аенда 18 яшь тулды, майның 13ендә армиягә дә китте,- дип сөйли улы Марс турында Илсөяр.
Армия хезмәтенә дә бик теләп китә ул. Әтисе, бабалары үрнәгендә тәрбияләнеп үсә, «Минем ике бабам да армиядә хезмәт иткәннәр, мин дә алар кебек үк илебезне сакларга телим», дип китә ул армиягә.
Илдә өлешчә мобилизация башланган көннәрдә Марс Казан шәһәрендә эштә була. Марсның әтисе Минзаид әйтүенчә, повестканы аңа өйләренә китереп бирәләр, әти-әнисе кул куеп алып кала һәм бу турыда Марска шалтыратып әйтәләр. Марс исә кичкә, эшләрен тәмамлагач, бергә эшләүче башка иптәш малайлары белән өйгә кайтачакларын әйтә. Марс белән эшләүче авылдаш иптәш малайларына да ул көнне повестка китергән булалар.
— Безнең авылдан биш ир-егеткә повестка килгән булган ул көнне. Марс та кичен иптәшләре белән кайтты, иртән районга мәдәният йортына бардылар, анда көннәре үтеп кайтты инде, икенче көнне иртән киттеләр дә бардылар инде,-дип күз яшьләре аша хатирәләре белән уртаклаша Илсөяр.
Бишесе дә бергә, бер көнне китәләр алар. Аннан бер ай Казан Экспода торалар, өйрәнүләр үтәләр. Марсның әти-әнисе атна саен уллары янына Казанга барып йөрүләре турында сөйлиләр.
-Беркайчан да безгә зарланмады. Сорашкан вакытыбызда да «әнәй, все нормально, кайгырма», дип кенә әйтә иде балам. Кайгырмыймы сон инде ана йөрәге, үзәкләрем өзелә иде. Киткән вакытларында да ул автобуска утыргач, күзләремнән тамган күз яшьләремне күреп, кул ишарәсе белән күзләренә төртеп «елама», дип башын чайкады,-ди Илсөяр.
Марсның бабасы Илдус абый әйтүенчә, авылдан китүче егетләрне мәчет янында догалар укып озатып калалар. Биш егет тә Казанда бергә торалар, дүртесе бергә Украина җиренә озатылалар. Украина җиренә баргач та сөйләшкәләп торалар алар. Башлап Марсларны Воронеж шәһәре янында өйрәтәләр, аннан 5 ноябрьдә Украина җиренә алып керәләр. 4 ноябрь көнне Марс шалтыратып, әти-әниләренә үзләрен Украина территориясенә кертәчәкләрен һәм тиз генә шалтырата алмаячагын хәбәр итә, борчылмаска куша.
— Марс 8нче ротада иде, алар бик элемтәгә чыга алмыйлар иде шул, башта 40 көн буе бернинди хәбәр булмады, аннары улым шалтыратып, үзе белән бар да яхшы булуын хәбәр итте. 20 көнгә бер тапкыр шалтырата ала иде ул. Безгә шалтыратыр өчен дә берничә километр җәяүләп телефон тота торган зонага баралар иде алар. Аннан икенче шалтыратуга кадәр «сау-исән үз урынына кайтып җитә алдымы икән инде» дип, йөрәгем өзелеп шалтырату көтә идем инде. Ул вакытта да бит балам үзе турында уйламады, безне тынычландырып «кайгырма, әнәй, минем җилкәмдә автомат бит, үз-үземне саклый алам мин», дия иде,-дип сөйли Илсөяр.
Якыннары да, туганнары, авылдашлары да һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торалар аларга, хәлләрен белешеп, сорашып, «бар да яхшы булыр», дип, терәк булырга тырышалар бу көннәрдә, аннан соң да.
— Бик эшчән бала иде ул. Авыл җирендә эш иртәнге сәгатьләрдә башланып кичкә кадәр дәвам итә бит. Бакчада да эшләргә вакыт тапты ул, печәнен дә чапты. Кыскасы, уң кулыбыз иде инде безнең. Казанда үзем белән бергә эшләп йөреде, бик ачык күңелле иде, коллективта да үзен бик тиз үз иттеләр, яраттылар. Бик тиз эшебезнең җаена төшенеп, матур гына эшләп китте,-дип хатирәләре белән уртаклаша Марсның әтисе Минзаит.
— Эше буенча командировкаларга да еш йөреде Марс улым. Уренгой шәһәренә кадәр барып эшләп кайтты. «Әни, борчылып торма, мин командировкага китәм», дип еш шалтырата иде. Әни кеше буларак улым өчен борчылсам да, шул ук вакытта «улыма ышанып тапшыралар бит, булдыра, димәк, куллары алтын икән», дип горурлык хисләре дә кичерә идем. Үз машинасы белән Питерга командировкаларга йөреде. Берничә эштә эшләде. «Әни, мин биш кешенең эшен берьюлы башкарам бит, элек анда мин башкарган эшләрне биш кеше эшләгән, ә хәзер мин берүзем аларны алыштырам», дия иде балам,-дип сүзгә кушыла Илсөяр.
-Техниканы, машинасын бик яратты инде. Эштән бушаган арада гел карап, чистартып, юып торды. Бүгенге эшне беркайчан икенче көнгә калдырмады, бик уңган иде. Беркайчан бер эштән курыкмады,-ди әтисе улы турында.
Соңгы тапкыр Марс 21 декабрьдә шалтырата, «28 минут сөйләштек, олы кызыбыз да өйдә иде, Адилә дә мәктәптән кайткан иде инде, барыбыз белән дә сөйләште, ашыкмады, барысы турында да сорап чыкты, кайткач өйләнәчәге турында да әйтте, никах белән генә түгел, зурлап, туйлап үткәрәчәген әйтте, кем уйлаган анда бу бузнең соңгы тапкыр сөйләшүебез булганны», ди Илсөяр. Ә 24 декабрьдә геройның гомере өзелә...
Марсның батырларча һәлак булуы турында да башлап Илсиярнең абый-энеләренә хәбәр итәләр.
— 26 декабрьдә бөтен энеләрем безгә кайтып керделәр. Мин бик аптырадым инде. Кызыбыз Минзәлияне алып кайтканнардыр дип уйладым башта. Карыйм елаган да кебекләр, артларыннан урамга чыксам, энеләрем, минзаид елыйлар. «Марс яраланганмы әллә» дип сорыйм. Шунда бер энем «юк апа, анда обстрел булган, Марс үлгән», диде. Калганын мин томан эчендә кебек кенә хәтерлим,-дип искә ала ул кайгылы көннәрне Илсияр.
Марсның җәсәден Чепкас-Ильмәткә 5 январьда кайтаралар. Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз туган авылы — Чепкас-Ильмәттә җирләнде. Марс белән саубуллашырга, авылдашларыбыз, дуслары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, күп халык җыелган иде. Аннан соң да әле үзе белән хезмәт иткән хезмәттәшләре ялга кайткач авылга Илсияр белән Минзаид янына килеп, Марсның каберенә зыярәт кылып китәләр.
— Үзебезнең районнан гына түгел, республиканың күп районнарыннан Марс белән бергә булган егетләр шалтыратып, килергә рөхсәт сорыйлар, килеп хәлләребезне белешәләр, каберен күреп китәләр. Улымны шулай хөрмәт иткәч, һәркем белән уртак тел таба белгән, чын дус була белгән, бик әйбәт булган ул, дип горурланып та куям. Авыр-кайгылы көннәребездә дә бик күп кеше ярдәм кулы сузды безгә. Аларның барысына да рәхмәтлебез,-ди Марсның әти-әнисе.
— Укучыбыз бик тырыш, актив егет булып күңелләргә кереп калыр. Иртә белән белем йортына елмаеп килеп керә дә, дәресләрдән соң һәркем белән саубуллашып, елмаеп чыгып китә иде ул. Чын мәгънәсендә, батыр йөрәкле булды. Матур, тырыш гаиләдә туып-үсте. Якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, — дип искә ала аны укытучысы.
Чепкас-Ильмәт мәктәбендә махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Марс Сәлаховка истәлек тактасы ачылды. Мемориаль тактада: «Бу мәктәптә Марс Минзаид улы Сәлахов белем алды. Ул махсус хәрби операция барышында 2022 елның 26 декабрендә һәлак булды. Россия Президенты указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнде», — дип язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев