Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Кәбирҗан Хасиятулла улы Айнуллин — сугыш чоры баласы
Алты оныгы һәм бер оныкчыгы бар.
— Әниебез бик уңган иде, безне ачлыктан саклап калды. Язын кырдан, кар астыннан чыккан черек беренгене киптереп, төеп, азык әзерли иде. Сугыш елларында төрлесен күрергә туры килсә дә, әти сугыштан кайткач тормышлар бераз җиңеләйде,-дип сөйли Кәбирҗан абый.
16 яшен яңа тутырган яшүсмергә Лаеш, Тархан урманнарын чистартуда катнашырга туры килә. Аннан армия хезмәтен үтәргә алына. Сахалин якларында, Ерак Көнчыгышта узарга туры килә аңа бу вакытны. Армиядән кайткан егетне авылда авыр тормыш, иске өй, акчасызлык каршы ала.
Шуңа да ул Кемерово шахтасына эшкә китә. Өй салырга ярдәм итәр дип, улына өмет баглаган әтисе аңа Төркмәнстанга китәргә киңәш итә. Анда күлдән сульфат-натрий чыгаруда эшли Кәбирҗан һәм авылга 3000 сум акча юллый. Авылда әлеге акчага бура сатып алып өй күтәрәләр.
— Эш авыр булса да түздек. Акчасы яхшы иде. Анда эшләгән елларымда «Запорожец» машинасы да алдым, — ди Кәбирҗан ага яшьлек хәтирәләрен яңартып.
Төркмәнстанда эшләгән елларда авылдашы Фәрзәния белән тормыш коралар. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Туган якларга якынрак булыйк, дип Ульянга кайтып төпләнәләр, өй төзиләр. Ә 2007 елда бөтенләй авылга күченергә карар кылалар. Кызганычка каршы, Фәрзәния апа шуннан соң 10 еллап кына яши, авырап, вафат була.
— Адәм баласы, бигрәк тә ир кеше, үзе өчен яшәми дә кебек бу тормышта, — ди Кәбирҗан ага. — Без инде башта әти-әнигә ярдәм итик, дидек. Аннан соң балаларны аякка бастырыйк, дип уйладык. Баксаң, гомер узып та киткән — инде 85 тә җиткән, ялгыз да калганмын...
Авылга кайтып төпләнүенә бик сөенә Кәбирҗан абзый. Биш вакыт намазын калдырмый. 85 яшен дә мәчеттә билгеләп үтәчәкләр икән. Алты оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Алар кайтканда шулар белән «мәш» килә.
— Бүгенге көнем белән бик бәхетле мин, туган авылымның һавасын сулыйм, яшьлек эзләремнән атлыйм. Балаларыма да рәхмәтлемен. Аларның, оныкларымның тормышларына куанып яшим. Илләр, көннәр тыныч булсын,-ди хөрмәтле ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев