Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Якташыбыз Рөстәм Сәйфулла улы Бакировка 70 яшь

Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров белән язучы Зиннур Хөснияр әңгәмәсе

Шәҗәрә — чал тарихка тәрәзә...

— Рөстәм Сәйфуллович, сез ике дистә ел Түбән Камада, аннан утыз елга якын Казан шәһәренең 18 нче номерлы хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән, зур тәҗрибә туплаган, ирешкән уңышларыгыз өчен остазларыгыз, укучыларыгыз, хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен казанган хирург. 

— Әйе, беренче чиратта, мин сайлаган һөнәремдә үзем куйган максатларга ирешә алуым белән бәхетле. Икенчедән, гомер юлдашым Фәридә белән өч бала, тугыз оныкның кадерле әтисе һәм бабасы булуым белән горурланам. 

— Барысын да ансат кына ике җөмләгә сыйдырдыгыз! Моның белән генә чикләнмисез бит әле. Бик тынгысыз кеше бит Бакиров?

— Еллар узу белән һәр кешегә килә торган «зирәк яшьтә» булсам да, соңгы елларда бигрәк тә әти әйткән сүзләрне еш искә төшерәм. Ул: «Улым, син нинди генә атаклы, күренекле кеше булсаң да, ахыр чиктә яшәүнең асылы барыбер балалар үстерүгә, оныклар тәрбияләүгә кайтып калачак. Без шуның өчен яшибез!», — дия торган иде. Әнием Рауза исә, гадәтенчә, әтигә өстәп куя: «Ходай бәндәләрен нәсел дәвам итү өчен яралткан!» 

— Сез 90 нчы елларда, Түбән Камада хирургия бүлеге мөдире булып хезмәт куйганда, Дәүләт Советы депутаты да булдыгыз. Җаваплы урында эшләүдән тыш, халык мәнфәгатьләрен депутат буларак кайгырту — бу да тормыш максатыгыз идеме?

— Һөнәри һәм җәмәгать эшчәнлегем бары төп максатка барышлый ирешелгән уңышлар, эшләнгән эшләр генә дисәң дә була торгандыр. Иң зур теләгем матур сүз эзләп табу иде. Мин гомерем буе иң «тәмле сүз» эзләдем. Һөнәрем дә шундый — дәвалау. Җылы сүз — җан азыгы бит. Табибның эш коралы скальпель гына түгел, аның күзе дә, сүзе дә дәвалый. 

— «Безнең тамырлар...» китабы хакында үзем дә сүз кузгатырга тора идем. Китапта нәсел, гаилә шәҗәрәләре аркылы авылның тулы тарихы сурәтләнә. Фотоматериаллар, архив чыганаклары, кульязмалар гаять киң кулланылган. Шундый зур эшкә тотынуның төп сәбәбе нидә? 

— Мин бу сорауга күренекле галим, тарихчы-археолог Фаяз Хуҗинның китапка кереш сүзендә язган җөмләләре белән җавап бирер идем. Шактый озын өзек булса да, минем китап язарга алынуымның ниятен дә бик төгәл ачыклар ул җөмләләр. Менә ул, укыйм әле: «Безнең авылга кемнәр һәм кайчан нигез салган?» дигән сорау, әлбәттә, һәркемне кызыксындыра. Миңа калса, тарихның хикмәтле бу тармагын да белү һичшиксез кирәк безгә. Әйткәнемчә, гражданлык һәм Туган илгә патриотизм хисләрен сугыш батырлары һәм геройлар һәйкәлләре янында кулларына мылтык тотып басып торучы солдат мисалында гына тәрбияләп булмый. Туган якка, изге туфракка мәхәббәт бала чактан ук тәрбияләнмәсә, каян килсен олы Ватанга мәхәббәт?! Тагын шунысы да бар бит әле: татар халкын бөтен дөньяга таныткан асыл затларыбызның күбесе — мәшһүр язучыларыбыздан, сәнгатькәрләребездән башлап, атаклы галимнәребезгә кадәр — авылда туып, аның шифалы һавасын сулап, салкын чишмәләре суын эчеп, инешләрендә коенып үскән кешеләр. Шундый авылдашлары белән ихластан горурлану, бераз мактанып алырга теләү дә кулга каләм алырга этәрә түгелме икән әле?! Менә шул күзлектән карасаң, авыл тарихын язучы мөхтәрәм авторларыбызга искиткеч олы, изге эшләре өчен рәхмәтләр генә укыйсы кала«.

Генетика нәсел тарихы ул...

— Сез хирург буларак үз әниегезгә операция ясаган табиб! Бу гамәлегез үзе генә дә тетрәндерерлек бит! Сез гомер буе эзләгән тәмле сүз табылдымы икән дигән сорау да гел борчып тора. Бүген балаларыңның, оныкларыңның исән-сау килеш матур тормышта яшәвен теләсәң, аларның башларына яшь чактан ук, беренче нәүбәттә, милләт тарихын өйрәт, милли рухны сеңдер, шәҗәрәңне сөйлә, бабаларының кем булганын белсеннәр, дигән сүзләрегез дә бик актуаль. Әйдәгез, кайсысыннан башлыйбыз?

— Чишмә башыннан башлау кирәктер. Китапны язарга алынганчы, мин үзебезнең шәҗәрә тарихын юньләп белмәгәнмен икән. Һәр чыганак, һәр яңалык дөньяны бөтенләй яңа яктан ачты! Әлеге эш барышында мин рухи яктан шул кадәрле зур рәхәтлек алдым, хәтта аны тел белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Шулай да тырышып карыйм. Нәселнең чишмә башы морзаларга барып җитте. Һич арттырусыз бу! Әлеге без белгән шәҗәрәнең очында морза Акбулат Үтәшев торган. 1856 нчы елда туган Әбүбәкер бабайның исеме мишәрләргә хас булганча Бәкергә үзгәртелгән, шуннан Бакиров фамилиясе барлыкка килгән. Тарихтан билгеле бит, борынгы төркиләрдә җир-сулары булган хәллерәк хуҗалыклар башлыгын «Би» дип атаганнар. Алтын Урда чорында биләрне «Морза» дип әйтә башлыйлар. Галим Әнвәр Хәйри аны фарсы сүзе диде. Сүз уңаеннан әйтмичә кала алмыйм, шәҗәрәне өйрәнүдә атаклы галимнәр Фаяз ага Хуҗин һәм Әнвәр Хәйриләр бик тырышты. Марсель Гарипов белән Таһир Габдрахманов та. Рәхмәт яусын аларга. Бу сүзләрем Әнвәр аганың рухына дога булып барсын. 

Шулай ук тарихтан мәгълүм бит инде, йомышлы татарлар һәм ясаклы татарлар булган. Йомышлылары гадәттә ил чикләрен саклауда катнаша, патша гаскәрләрендә хезмәттә була. Халык йомышлы татарны, икенче төрле итеп «атлы казак» дип тә атап йөрткән, ягъни сугышчы, гаскәри булган алары. Морзалар да менә шулардан килеп чыккан. Алар Рәсәйдә дворяннар составына кертелгән. Чөнки алар илгә курыныч янаганда немец, поляк, швед илбасарларына каршы көрәштә чиксез батырлык күрсәткән. Бөтен Европа калтырап торган татар сугышчылары алдында. Монысы да тарихта булган реаль фактлар. Үзең дә әйтәсең бит, мисал итеп китергәнең бар: «Бу як кешеләре шулкадәр кыю һәм батыр, мин алар белән хәтта төшемдә дә очрашырга теләмәс идем,» — дигән бер немец солдаты.

— Әйе, бу тарихи факт, документларда язылган. Ул нимес ефрейторы Рудольф Вольфгангның сугыштан бер туган абыйсына язган хатыннан алынган. Сезнең фамилия тарихына килгәндә, Үтәшев фамилиясе Казан ханы Олуг Мөхәммәднең 1446 елда Василий 3 кә хезмәткә күчкән илчесе — Казан кенәзе Үтештән һәм аның Казан ханлыгы, Алтын Урда һәм борынгы Болгар дәүләте чорларында яшәгән ата-бабалары нәселеннән таралган булырга тиеш кебек?

— Хак сүзләр. Алайса тагын да да төгәлрәк фактларга тукталабыз. Ульяндагы архив документларында Үтеш улы дигән исем һәм Үтешев дигән фамилия еш очрый. Татар Бизнәсе авылында борынгы заманнардан бирле гаскәри хезмәттә булган гайрәтле һәм каһарман Үтәш улы һәм Үтәш фамилияле татар морзалары һәм башка бик күп йомышлы татарлар (атлы казаклар) яшәгәнлеген беләбез. Тагын бер кызыклы мәгълүмат белән таныштырасым килә. Ул да булса — башта болгар биләре, аннан соң татар морзалары, аннан соң татар кенәзләре, соңыннан татар дворяннары булган. 

— Менә без акрынлап сезнең туган авыл Татар Бизнәсенә дә килеп чыктык. Мин шәхсән үзем беләм, Бакировның туган авылы тарихын өйрәнә, авыл бәйрәмнәре уздыра башлавы вакыйга буларак кабул ителде. Без берсендә Туфан абый Миңнуллин белән Бизнәгә бергә кайттык. Аның: «Һәй, безнең һәр татар да шушы рәвешле үз нәселе, авылы тарихына игътибарлы булса, без күптән бөек милләт булыр идек. Үз тарихыңны белмичә милләт булып яшәп булмый», — дигәне истә. Ул үзе дә Кама Тамагы ягындагы авылында еш булды, хәтта яшәде диярлек. Авылын аякка бастырырыга ярдәм итте. Минем сорау авылга бәйле рәвештә. Моңарчы «Бизнә» не урыстан килеп чыккан, «бездна — без дна» дигәннән дип аңлату бар иде. Сез аның дөрес түгеллеген дәлилләдегез?

— Мин генә түгел, минем үтенеч буенча бергә эшләгән галимнәр, язучылар, эзтабарлар төркеме дияргә кирәк. Кулдашым табиб һәм язучы Нәкыйп Каштан версиясе буенча авыл Бәҗәнәкләргә ук барып тоташа. Каштанов моны тарихи чыганаклар белән дәлилли, чөнки сүз авыл тарихы турында гына түгел, татар халкы тарихына кагылышлы кызыклы сәхифә турында бара. Каштанов соңгы вакытларда бик актив мишәрләр тарихын өйрәнә. Бизнәне дә ул бәҗәнәк кабиләсе исеме белән аңлата.

— Әнвәр Хәйри версиясе дә бар бит?

— Әйе, «Би үзәне» дигәннән килеп чыккан, ди ул. Һәр кабилә, кечкенә дәүләти оешма булганлыктан, аның башлыгы булу табигый. Кабилә белән идарә итә торган кеше — башкаларга караганда баерак, аның дәрәҗәсе дә зуррак, тоткан урыны да әһәмиятлерәк була. Тормышы бай, мөмкинлекләре зур булган мондый кешеләрне «бай» мәгънәсендәге «би» сүзе белән атап йөрткәннәр. Алар үзләренә ошаган уңдырышлы җирләрне дә, мул сулы елгаларны да күпме кирәк — шулкадәр, кайдан кирәк — шуннан ала торган булганнар. Соңыннан ул җир-суларны, хужаларына бәйле рәвештә, аларның исемнәре яисә дәрәҗәле исемнәре (титуллары) белән атый башлаганнар, ди, галим... Төрекләр дә ир-атка «бәй» дип эндәшәләр.

— Әлбәттә, бу версия дә яшәргә хаклыдыр? 

— Хаклы, бик хаклы. Тарихчылар белән аралаша торгач, үзем дә үзешчән тарихчы булып барам бугай. Татар Бизнәсе авылының тарихын өйрәнә башлагач, әлбәттә, авылның күренекле шәхесләре, борынгы нәселләре һәм аларның шәҗәрәләре белән дә кызыксынырга туры килде. Бөек мәгърифәтче галим Шиһабетдин Мәрҗани һәм укымышлы борынгы затлы хәзрәтләр токымыннан булган Йосыф хәзрәт әл-Җәбәли нәселе белән дә бәйле безнең яклар. Бу җирләрнең Х нче гасыр урталарында — ХI нче гасыр башларында яшәгән борынгы болгарларга барып тоташкан. Алда телгә алган галимнәр бергәләп авылның мәчетләрен дә төзегәннәр һәм анда халыкка рухи тәрбия, иман, югары әхлак, шәригать кануннары нигезендә дөрес итеп яшәү кагыйдәләрен өйрәткәннәр. Бу авыл һәм төбәк мәгърифәт һәм зыялылык учагына әйләнгән. 

— Монысы бик хуп, Рөстәм әфәнде! Ә менә авыл шәҗәрәсен, нәсел шәҗәрәсен ни рәвешле тәгаен ачыклый алдыгыз? 

— Аларын без Ульяндагы архивлардан таптык. Казан, Санкт-Петербург, Башкортстан, Мәскәү, Төркиядә эзләнә торгач, шактый тирәнгә төшеп киттек. Шуңа күрә, хәзер авыл исеме «без дна» (төпсез) дигән сүздән барлыкка килгән дигән уйдырмага ышанмыйбыз. 
Төп сүзем бу гына түгел, әйтер сүзем нәсел тарихының әһәмияте хакында дидем. Бүген, кызганычка каршы, нинди генә чирләр юк. Кайберләренең кайдан һәм ни белән бәйле рәвештә барлыкка килүен дә аңлата алмый табиблар. Шактыен өйрәнгәннән соң, нәтиҗә ясап: «Генетика!» дигән фикергә киләләр. Генетика нәсел тарихы, шәҗәрә инде ул! Сәламәтлек тә шуның белән бәйләнгән. Җиде буын булса да, үз нәселеңнең тарихын белергә кирәк!..

Соңгы сүз урынына

Рөстәм Бакиров 1954нче елның 25нче апрелендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында абруйлы, тырыш, белемгә омтылучан Сәйфулла һәм Рауза Бакировлар гаиләсендә дөньяга килә. Татар Бизнәсе сигезьеллык мәктәбендә, Иске Чүпрәле урта мәктәбендә белем ала. 1978нче елда С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Түбән Кама шәһәре үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә 1978 — 1979нчы елларда врач-интерн, 1979 — 1982нче елларда врач-хирург буларак башлап җибәрә. 1982 — 1984нче елларда Казан медицина институтында ординатурада тәҗрибә туплый. 1984 — 1994нче елларда Түбән Камада хирургия бүлеге мөдире булып эшли. 1994нче елдан Казан шәһәренең 18нче хастаханәсендә баш табиб вазифасын башкара.

Рөстәм Сәйфулловичның фидакарь хезмәте ил күләмендә югары бәяләнә: 1992нче елда «Татарстан Республикасының Атказанган табибы», 2004нче елда «Россия Федерациясенең Атказанган табибы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Нинди генә бөеклекләргә ирешсә дә, күренекле галим Рөстәм Бакиров үзенең авыл баласы булуын бервакытта да исеннән чыгармый: «Без бит — авыл малайлары. Казанда гына түгел, Парижда, Мисырда — пирамидалар иленә барып яшәсәк тә, шул ук авыл малайлары булып калырбыз,» — ди ул, горурланып. 

2010 нчы елдан башлап, Рөстәм Сәйфуллович инициативасы, тырышлыгы белән авыл бәйрәме үткәрелеп килә. Ул бәйрәмнәр һәр елны билгеле бер темага багышлана. Р. Бакиров эшне иң элек авылны төзекләндерүдән башлады: юллар салырга булышты, чишмәләр төзекләндерелде, 2011 нче елда авылның эмблемасы, «Безнең тамырлар Бизнәдә!..» китабы тәкъдим ителде; Үтәш мәчете нигезе мәйданында Үтәш һәйкәлен ачу тантанасы, Шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбенең 135 еллыгы зурлап билгеләп үтелде. Ул, шулай ук, күп кенә эшләрдә иганәче буларак катнашып, башкаларга үрнәк булып тора. 

Энтузиаст галим бүген дә яңадан-яңа идеяләр белән ялкынланып, кешелеккә шатлык бүләк итү өчен дәртләнеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев