Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Һөнәрчелек: буыннан-буынга

Район үзәк хастаханәсе терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Эльза Фиолет кызы Айзәтуллова һөнәр сайлаганда иң көчле йогынтыны әнисе ясавын әйтә.

«Кечкенә вакыттан ук фельдшер булып эшләүче әниемнең авыруларны кабул итүен, аларга укол кадавын күреп үстем. Әни генә түгел, гаиләбез белән авыруның хәлен җиңеләйтү өчен тырыша идек. Шуңа да киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагым билгеле иде инде,—ди ул. —Шәфкать туташы булуыма бер дә үкенмәдем. Кыз балаларның күбесе сабый чакта укытучы яисә табибә булып уйный. Шприц тотып, курчакларга укол ясап үстем мин дә. Дипломымы кулыма алгач әнием: «Кызым, сайлаган һөнәреңә тугры кал! Төп бурычың — кешеләргә ярдәм итү», — диде. Әниемнең сүзләре гомерем буе озата бара. Җир йөзендәге һәркемнең сәламәт булуын телим. Кешеләргә кулымнан килгәнчә ярдәм итә алсам, шатланам.

Эльза Иске Чокалыда урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый 1989 елда Буа медицина училищесына юл тота. Монда да тырышып укый, фәннәрне төпле һәм нык үзләштергәне өчен күп вакыт өстәмә әдәбиятлардан файдалана. Өч ел укып белгечлек алганнан соң, туган якка кайтып үз халкына хезмәт итүне максат итеп куя. 

Эльза Фиолетовнаның хезмәт эшчәнлеге район хастаханәсенең терапия бүлегендә постта шәфкать туташы буларак башлана. Ул вакытта да әлеге бүлекне гаҗәеп талантлы табиб Шәүкәт Якупов җитәкли. Аның кул астында яшь белгеч беренче хезмәт күнекмәләрне ала. Бик күп үтемле киңәшләр бирүче медицина хезмәткәрләренең, әниләрчә кайгыртып, эшкә өйрәтүләрен дә хәтерли. Үз эшенең барлык нечкәлекләрен камилләштерә барып яңадан-яңа үрләр яулаган Эльза Фиолетовнага үзәк хастаханә җитәкчеләре һөнәри осталык буенча конкурсларда көч сынап карауны тәкъдим итәләр. Берничә ел рәттән ул район, республиканың Иделаръягы зонасы һәм республика күләмендә узган конкурсларда дәрәҗәле призлар яулый. 2009 елда аны хастаханәнең терапия бүлегенә өлкән шәфкать туташы итеп билгелиләр һәм берүк вакытта провизор вазифасын да йөклиләр. Аның хезмәт уңышларын чагылдырган дистәләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре гаилә архивында саклана. Алар арасында республика сәламәтлек саклау министрлыгыннан да, федераль дәрәҗәдәге профсоюз оешмасыннан да, район хакимияте һәм район медицинасы җитәкчеләре тарафыннан бирелгәннәре дә бар.

— Бергә эшләүче шәфкать туташлары, санитаркалар — үз эшләренең чын осталары, тәҗрибәлеләр. Дус, аңлашып эшләвебезнең сере дә гади -кешеләргә хезмәт итәбез, — ди Эльза Фиолетовна.


Булачак тормыш иптәше, Югары Каракитә авылы егете Рәфыйк белән дә алар беренче күрешүдән үк бер- берсенә гашыйк булалар. Кавышып, гаилә коруларына да быелның җәендә 30 ел тула икән инде. Ике бала — ул һәм кыз үстергәннәр. Уллары хәрби офицер, Ватан алдындагы изге бурычын үти. Кызлары Гөлия исә Сембер шәһәрендә фармацевтика белгечлеге буенча белем алган.

Һөнәрчелек династиясе дәвам итә, димәк. Хәлиулловлар-Айзәтулловлар нәселендә медицина хезмәткәрләре тагын да булсын-буыннар чылбыры дәвам итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев