Гомере аның үлмәс җыр кебек...
Ильмир Зөфәр улы Мостафин хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды
Үткән атнада район Башкарма комитетында Шланга авылының батыр йөрәкле егете, махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Ильмир Зөфәр улы Мостафинның әти-әнисенә, гаиләсенә «Батырлык» ордены тапшыру чарасы узды.
Район башлыгы Марат Гафаров, хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин шундый ул үстергән ата-ана алдында баш иеп, олы рәхмәтләр әйттеләр.
"Ильмирның якты истәлеге безнең күңелләрдә һәрвакыт сакланып калачак. Мәңгелек дан!",-диде район башлыгы.
Ильмир, үткән ел илдә өлешчә хәрби мобилизация башлангач, Ватан сагына баса. Казанда хәрби өйрәнүләр уза. Аннан Украина территориясенә китәр алдыннан, туган авылына, туганнарына өч көнлек ялга да кайтып китә. Шушы кайтуы аның соңгысы була...
Агымдагы елда илебез Президенты Владимир Путин мобилизациялеләргә ике атналык ял игълан иткәч, җәй уртасында Ильмирны якыннары өзелеп көтәләр, әмма аның ялы нигәдер кичектерелеп килә һәм кайтыр көннәр генә җитте дигәндә ул мәңгелеккә күзләрен йома.
Ана йөрәге барысын да сизә, белә, диюләре хак. Улы белән фаҗига булган көнне бик яхшы хәтерли Эльмира ханым.
—Мин ул вакытта район үзәк хастаханәсендә дәвалану уза идем. Шулчак әллә нәрсә булды, өнем дә, төшем дә кебек, анысын төгәл әйтә алмыйм. Тик палатада ятучылар: «Улым сугышта бит, ул бит анда үлгән...«,-дип кычкырып җибәрдең диделәр. Икенче көнне киленебезгә улыбызның һәлак булуы хакында хәбәр җиткергәннәр...
Эльмира ханым белән Зөфәр абыйның Ильмир беренче балалары. Хәер, аларның аннан соң тагын бер уллары гына бар, анысы яннарында яши.
Ана кеше күз яшьләрен тыеп кала алмый сөйли:
—Бик ачык күңелле бала булып үсте. Аның турында бер генә кеше дә начар сүз әйтә алмас. Һәрвакыт сабыр, үтә дә ярдәмчел, барсына да барып җитә иде. Аның кычкырып, яки тавышын күтәреп әйткән сүзе дә чыкканы булмады... Мәктәптә укыды, 2000 нче елда хәрби хезмәткә китте. Ике ел булды ул анда. Аннан кайтып төрле эшләрдә эшләде, махсус белеме булмаса да кулларыннан гөлләр түгелә, белмәгән эше юк иде. Бер тиен кредит алмыйча, безнең йортны яңарттык, аннан үзләренә йорт җиткезделәр. Өйләнде, ике баласы туды. Бер кыз, ул оныгыбыз үсеп килә. Бөтен эшне бергә эшләдек, киленебез белән әле дә дус-тату яшибез. Тормыш кына аяусыз. Күкләр Ильмирны үзенә алды. Яхшы күңелле кешеләр анда да кирәктер күрәсең...», — ди Эльмира ханым.
Ватанны саклауга өлешчә мобилизация башлангач та Ильмир үзен чын батыр ир-егетләрчә үзен тота, качарга уенда да булмый. "Без дә бармасак, кем бара инде. Балаларымны гына ташламасыннар",-дип васыять итеп калдыра.
Махсус хәрби операция зонасында булганда да бернинди зар-моң белдерми: "Барысы да әйбәт, исән-сау, борчылмагыз«,-дип әйтә торган була.
—Башлап тормыш иптәшенә, аннан безгә, бик еш шалтырып торды. Үләр көне алдыннан да озаклап сөйләшкәбез хәтеремдә. «Улым акчаң бетә бит инде, бу кадәр сөйләшмик», дигәч, «Акчадамы соң бәхет, сагындым сезне», дигән иде. Ялга кайтыр көне билгеле булгач, киленебез өр-яңа киемнәр җибәрде посылка белән. Шуларны алгач, кайтканда гына киям, дип саклап торган балакем, насыйп булмады...
Якташыбыз хакында хәрби иптәшләре дә бик хөрмәт белән искә алалар. Эльмира ханым сөйләвенчә, бөтен заданиены кызу-кызу эшли дә, җыр суза торган булган. Бу урында Ильмирның бик моңлы җырлавын әйтеп үтәргә кирәк.
—Мәктәп елларыннан ук җырлый иде. Йортка чыкканда да, эш эшләгәндә дә җырлап җибәрә. Бик моңлы бала иде. Йорттагы бар нәрсә аны хәтерләтә, бөтен җиргә аның кулы тигән... Күңел аның юклыгын кабул да итми, ышанмый да...
Ильмирның әле дә булса, монда гына чыгып киткәндер, менә-менә кайтып керер дип көтә тормыш иптәше Ирина да.
Ирина үзе Матак авылыннан. Танышу, кавышулары да Ильмирның алар авылына эшкә килгәч була. Шуннан күп тә үтми, алар өйләнешеп куялар. Яшьләр башлап, төп йортта торалар, аннан башка чыгалар.
—Өйгә янкорма өстәдек, барысын да үз куллары белән ясады. Киләчәккә планнарыбыз зурдан иде. Мал-туарны да күп тоттык, хәзер инде аннан башка ул кадәр үк булдыра алмыйм...
Ирина ханым Ильмирның моңлы булуыннан тыш, хисле икәнлеген, төрле бүләкләр, сюрпризлар ясарга яратканлыгын да сөйләде. Аның бүген тормыш иптәшенә, балаларына истәлек бүләге итеп калдырган конорейка кошчыгы гөлләр арасында сайрап тора, аквариумда ташбакасы йөзә.
—Бик авыр, балалар да бик сагына. Аллаһы хТәгаләдән түземлек сорыйм, зиратка еш менеп йөрүемне яратмыйча, төшләргә кадәр керде, орышты. Якты кояш сыман иде ул безнең өчен, тормышыбыз караңгыланды аннан башка,-ди ул.
Ильмирның фотосурәтен, медален гаиләсе түргә стенага элеп куйган. Янәшәсендә балаларының үз куллары белән ясаган «Әтиемә» дигән язулы хатлары да бар...
Зур сынаулар күргән кеше турында Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе дип әйтәләр. Иманы нык булган бәндәсенә сынауның да авыррагын бирә.
Соңыннан шуның әҗеренә дә ирешә. Раббыбызның иң зур әҗере дә бик күп сынаулар аша үткән кешегә була. Эльмира ханымга, Зөфәр абыйга, Ильмирның гаиләсенә күркәм сабырлыклар насыйп итсен!
Кыска гына гомерен мәңге үлмәс җыр иткән Ильмирның батырлыгы һич тә онытылмас, тарих битләреннән җуелмас!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев