Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гомер елларын барлаганда

Районның авыл хуҗалыгы ветераны, 20 елга якын иң эре хуҗалыклардан саналган Фрунзе исемендәге колхозны җитәкләгән, аннан соң һөнәри училище директоры булып эшләгән Корбангали Хасият улы Зариповка 70 яшь тулды. 


Урта мәктәпне, аннан соң Казан ветеринария институтын тәмамлаган вакытта шушындый зур хуҗалык белән җитәкчелек итәрмен дип уйламагандыр да. Ә чынлыкта исә шулай килеп чыкты да. Туган авылы Чепкас Илмәткә кайткан яшь белгечкә Ямашев исемендәге колхозда ветеринария табибы вазыйфасын тапшыралар. 1800 гектар сөрү җире булган хуҗалыкта 600 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 200 баш савым сыер һәм 2000 баш дуңгыз асралган. Корбангалига эш ошый. Иртән иртүк фермага бара, соң гына кайта, кыенлыклардан курыкмый, вазыйфаны җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Аннан соң аны хәрби хезмәткә алалар. 1977 елда солдат киемнәрен дә салырга өлгерми, аны янә эшкә чакырып алалар һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру оешмасына директор иттереп билгелиләр. Белемле, үзенә һәм янәшәдәгеләргә үтә дә таләпчән, тапшырылган һәр эшкә җаваплы карашта булуын күреп алган район җитәкчелеге 1980 елда аны Фрунзе исемендәге колхозга рәис вазыйфасына тәкъдим итә һәм хуҗалык эшчәннәре бертавыштан Корбангали Зариповны идарә рәисе итеп сайлап куялар. Биш мең гектар сөрү җире булган колхоз районда иң эреләрдә санала. Басуларның күп өлеше уңдырышсыз диярлек. Ульяновск өлкәсенә ызандаш булганлыктан ашлык тапшыру элеваторы, шикәр чөгендере кабул итү пункты, “Сельхозхимия” һәм “Сельхозтехника” оешмаларына бару өчен генә дә шактый чакрымнар узарга туры килә. Колхозда эшче көчләр җитәрлек, механизатор кадрларга да, терлекчеләргә дә кытлык сизелми. Шулай да Ульяновск шәһәрендә Мемориаль үзәкне төзү башлангач яшьләр шәһәргә тартыла башлый. Берничә елдан бу проблема колхоз җитәкчесен генә түгел, район чиновникларын да шобкага сала.Кайберәүләр гаиләләре белән үк күченеп китә башлый. Корбангали Зарипов нәрсә эшләсен? Яңа җитәкче биш авылда яшәүче механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләр белән очрашулар оештыра, ихлас күңелдән сөйләшә, аларның көнкүреш шартларын сораша, моң – зарларын тыңлый. Урамнардан машина уза алмаганлыктан аңа тракторга утырып барырга туры килә. Иске клуб, авария хәлендәге мәктәп бинасы, кибетләрнең буш киштәләре Корбангали Хасиятовичны хәйран калдыра. Хәтта сабын, тоз һәм шырпы кебек көндәлек вак – төякләр өчен дә авыл халкы 10 – 15 чакрымдагы күрше Ульяновск өлкәсенә йөри торган булалар. Балалар бакчасы бөтенләй юк, административ бинаның да яртысы гына төзелгән. Берничә көннән ул КПСС райкомының беренче секретаре Рәфик Рәшитов белән очраша. Район җитәкчесе аңа беренче чиратта шәһәргә агылучы халык “ташкынын” туктартырга киңәш итә. “Бу эшне сузма, тиз хәл ит, ярдәм итәрмен”,- ди район җитәкчесе. Икенче көнне үк Корбангали Хасиятович Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия урман хуҗалыклары җитәкчеләре белән очраша һәм төзү өчен агач материаллары кайтару турында килешү төзи. Берничә төзү оешмасы белән дә эшләрне башлау турында ныклап сөйләшә, хуҗалык ысулы белән торак йортлар һәм параллель рәвештә кибет, мәдәният йорты, административ бинаны файдалануга тапшыралар. Колхозчылар өчен бер зур поселок, мунча – сарайлары булган 150 торак йорт сафка баса, читтә “озын берлек” эзләп йөргән авыл ир – атлары да бер мәлгә: “туган колхозга эшче куллар кирәкми микән” дип уйга кала. Торак булгач колхозга тирә – күрше авыллардан да механизаторлар, терлекчеләр тартыла башлый. Авыл уртасында зур кибет бинасы төзелеп беткәч, райпо складыннан товарлар кайтару өчен “Т – 40” маркалы трактор билгеләнә. Ниһаять, халык күрше өлкәгә җигүле ат белән товарга йөрүдән туктый. Ә Корбангали Хасиятович һаман нидер эзләнә, халыкка уңайлыклар тудыру ягын карый. Чират күптән хәрәкәтсез утырган иске тегермәнгә җитә. 
Җитәкче тегермән ташы эзләргә белгечләрен җибәрә. Таба алмыйлар. Аннан соң инде үзе керешә. Табып алып кайта. Күп тә үтми тегермән беренче продукциясен чыгара. Аның сыйфатлы он тарттыруын сизеп алган тирә – күрше халкы да бирегә агыла башлый. Аннан соң бер – бер артлы мәдәният йорты, 100 урынлы балалар бакчасы файдалануга тапшырыла. 500 укучыга исәпләнгән урта мәктәп бинасы сафка баса. Колхозхда да зур масштаблы төзү эшләре колач җәя. Өсте каплаган ындыр табагы, склад биналары, бәрәңге саклау урыны, мөгезле эре терлекләр өчен биналар һәм терлекчеләр йорты төзелә. Корбангали Зарипов инициативасы белән урта мәктәптә хуҗалык өчен механизаторлар әзерләү максатыннан урта мәктәптә һөнәри училищеның филиалы ачыла.

“Корбангали Хасиятович агрономия фәнен дә бик ныклап үзләштерде. Район белгечләре ярдәме белән колхозда фәнгә нигезләнгән чәчү әйләнеше кертелде. Күпьеллык үләннәрнең мәйданнарын арттыру буенча зур эшләр башкарылды. Берничә ел эчендә аларның мәйданы 200 гектардан 700 гектарга җиткерелде, шуларның 300 гектары сугару куелды. Күпьеллык үләннәр, бигрәк тә кузаклылар, туфракның уңдырышлылыгын саклый, аның структурасын яхшырта. Әмма К. Зарипов болар белән генә чикләнми. Райондагы “Сельхозхимия” оешмасы җитәкчеләре белән киңәшеп, хуҗалык базасында басуларга органик ашлама чыгару өчен агросервис подразделениесе оештыра. Колхозга минераль ашламалар кайтаруда күп проблемалар була. Борындык станциясендәге базалар ерак, баткаклы юллардан машина куу акчаны җилгә очыру белән бер. Идарә рәисе янә район җитәкчелегенә ярдәм сорап бара, ашлама склады булдырмыйча кырларның уңдырышлылыгын күтәреп булмаячагын исбатый. Ниһаять, берничә елдан 2000 тонна ашлама сыйдырышлы типовой бина барлыкка килә. Химия базасына кадәр юл полотнасы күтәрелә. Әлбәттә, аның куйган тырышлыгы бушка китмәде, бөртеклеләрнең һәм азык культураларының уңышы сизелерлек артты, һәр гектардан уртача 22 центнердан да югары тотрыклы уңыш алына башлады. Хуҗалык базасында алдынгы тәҗрибә өйрәнү буенча республика, район семинарлары уздырыла башлады”, - дип искә ала ул елларны агроидарәнең баш агрономы булып эшләгән Татарстан Республикасының атказанган агрономы Әмир Сабирҗанов. Корбангали Хасиятович тырышлыгы белән район үзәгеннән Фрунзе исемендәге колхозга кадәр асфальт юл салына, үзенең икмәк пешерү комбинаты эшли башлый. Иң куанычлысы – авылда яшьләр арта. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, волейбол уйнау һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнү өчен урта мәктәпнең спорт залы соңгы кичкә кадәр эшли. Ял көннәрендә мәдәният йортында кичәләр, концертлар, дискотекалар үткәрелә. Хәтта тирә – күрше авыллардан да егетләр – кызлар бирегә килә башлыйлар. Идарә җитәкчесе авылларны газлаштыру һәм чиста су челтәре ясау белән уйлана башлый. Әмма, 1998 елда аның тормышында кискен борылыш була. Район башлыгы Җ. Гафуров аны 90 номерлы һөнәри училищены җитәкләргә чакыра. Тәкъдим көтмәгәндә була. Өйгә кайткач та гаилә белән киңәшләшә. Монда уйланырга да җирлек бар, 20 елга якын гомер шушы Түбән Чәке авылында үткән. Биредә аңа барысы да якын, барысы да үз кеше. “Башлык тәкъдим итте икән, димәк шулай кирәк”, дип К. Зарипов башлыкка ризалыгын әйтә. Бу елларда һөнәри училищеның эшчәнлеге һәм кадрлар әзерләүдәге кимчелекләре берничә мәртәбә район Советы сессияләрендә, киңәшмәләрдә тәнкыйть утына алына.

Реклама

Яңа директор алдына хәлне яхшырту буенча конкрет бурычлар куела. Корбангали Хасиятовичка барысын да яңадан башлау җиңел булмый. Ул вакытта училище тугызынчы сыйныфлар базасында автомобиль йөртүчеләр һәм пешекчеләр әзерли торган була. 
Иң әүвәл ул укытучылар коллективы һәм материаль – техник база белән таныша. Яр Чаллы шәһәрендә бер айлык курсларда укып кайта, башка һөнәри училищеларда тәҗрибә өйрәнә. Аннан соң директор ачык дәресләрдә катнаша башлый, укучыларның дәресне ничек үзләштерүләре белән кызыксына. Атнаның һәр җомгасында укытучылар һәм производствога өйрәтү мастерлары үзләре башкарган эшкә хисап тота башлыйлар. К. Зарипов училищеда катгый тәртип урнаштыра. 

Кайбер укытучыларга, мастерларга андый таләпләр ошамый һәм алар эштән үк китәләр. Аларны директор тоткарламый. 1999 елда республика ңитәкчелеге белән киңәшләшеп училищеда беренче мәртәбә умартачы – шоферлар, ветеринарлар, эретеп ябыштыручы – шоферлар һәм бухгалтерлар әзерләү буенча бер еллык курслар ачыла. Шоферлар әзерләү буенча түләүле өч айлык курслар эшли башлый. Училищеда укучыларның саны 350 гә җитә. Ярдәмчел хуҗалык оештырыла, анда җитештерелгән җиләк – җимеш, яшелчә училище ашханәсеннән тыш, сатуга да чыгарыла башлый. Умартачылык та уңышлы гына эшләп китә. Хуҗалык эшләрендә җитәкче ярдәмчел хуҗалык директоры Николай Амосов һәм умартачы Рәмис Шәрәфетдиновка таяна. Уку процессында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кадәрия Фәезова, тракторлар буенча укытучы Илдар Рәхматуллин, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча укытучы Илдар Хәкимов һәм башкалар үрнәк булып торалар. Аларга юбиляр бүген дә бик рәхмәтле. “Минем тормыш принцибым шундый, - ди дәүләтнең һәм министрлыкларның дистәләгән бүләге иясе, - әгәр башкалар эшли алмаганны булдырам икән, мин аны һичшиксез эшләргә тиеш”. 
Тормыш дигәнең генә үзенең аклы, каралы якларын күрсәтеп тора шул. Җәйнең нәкъ эссе бер көнендә йорт җиренең төп күтәрә янып китүе, улы Марсельның көтмәгәндә фаҗигале төстә якты дөнья белән хушлашуы ата – ананың йөрәк пәрдәсен теткәләп ташлады. “Авыр вакытта ярдәм кулы сузган дусларга бик рәхмәтлемен. Кайгы – хәзрәт бөтен кешегә дә килә торгандыр инде, әмма мондыйны берәүгә дә теләмәс идем. Барыгызга да исәнлек, матур тигез тормыш телим”,- ди юбиляр. Ул көнне Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, дәүләтнең һәм министрлыкларның дистәләгән бүләге иясе Корбангали Хасиятович бик күп котлаулар белән бергә кайгы уртаклашулар да кабул итте. Без дә ул теләкләргә кушылабыз һәм озак еллар тормыш иптәшегез Дания ханым белән тигез, имин тормышта озак еллар кызыгы, киявегез, оныкларыгыз һәм якын туганнарыгыз янәшәсендә шатлыклы гомер итүегезне телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X