Фирүзәсенең төсен чәчәкләрдә саклап...
Җәйге чор, үзенең саф һавасы, яшеллеге, җылы, матур көннәре, яшелчә-җиләкләре һәм, әлбәттә, аллы-гөлле чәчәкләре белән матур.
Районыбызның Индустриальная урамына юлым төшкәч, йортларның матурлыгына карап, мондагы халыкның хезмәттән тәм табып яшәвен ажладым. Хщйретдиновлар турысы исә игътибарымны тагын да үзенә җәлеп итте. Төрледән-төрле бархатцылар, кашкарыйлар, лилияләр һәм башка чәчәкләргә күмелгән бу ихата. Гөлләрнең дә гөле розалар да горур кыяфәттә, патшабикә булып утыралар алар арасында. Чөнки йорт хуҗасы бу төр чәчәкләрнең дә иң эре сортлысын гына сайлап утырткан.
Чәчкәләр үзләренчә гүзәл булып күренсә, алар урнашкан чүлмәкләр, тирә-ягы, асларына җәелгән келәмнәр манзараны тулыландырып, хуҗаның зәвык иясе булуын күрсәтеп тора. Йорт диварынының кипечләренә дә төрле төсләргә кертеп, пөхтә итеп буялган.
Чәчәкләрне тормыш иптәшенең төсе итеп үстерә икән Ринат ага Хәйретдинов.
— Фирүзәм чәчәкләр үстерергә бик ярата иде. Вафатына менә ел ярым була инде. Мин исә йортыбызны, тирә-ягыбызны ул бар ввакыттагы кебек үк матурларга тырышам. Салкын көзгә кадәр шул чәчкәләр белән сөйләшеп, сулар сибәм, күңелемә тынычлык алам, ялгызлыгыма шуннан дәва табам, — ди Ринат абый.
Тату гаилә булып, 51 ел бергә, тормыш иткәннәр алар Фирүзәсе белән. Икесе дә шушы авылда туып-үсәләр, мәктәптә белем алалар. Танышу, беренче тапкыр кабынган сөю хисләре дә мәктәптән үк башлана. Ринат абыйны армия хезмәтенә озатып калганда Фирүзәсе 10нчы сыйныф укучысы гына була әле. Сөйгәнен көтеп ала кыз. Күп тә үтми ике яшь йөрәк кавышып, гаилә коралар.
Ринат абыйның гомеренең шактый өлеше «Сельхозтехника» оешмасында уза. Биредә ул автотранспорт бүлеген җитәкли.
—Оешманың гөрләп эшләгән чакларын күпләр хәтерлидер. Район халкының күпчелеге шунда хезмәт куйды, 500ләп кеше эшләде. Техника саны гына да 150ләп иде. Колхозлардагы, райондагы төзелешләр шушы оешма техникасы белән башкарылды,-дип, сагынып сөйли ул елларны элеккеге җитәкче.
Ринат Хәйретдиновның намуслы хезмәте олы бүләкләр белән бәяләнгән. Район җитәкчеләренең, министрлыкларның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары иясе ул. 1986 елның августында СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә аңа «Хезмәттәге аерымлылыгы өчен» медале тапшырыла. Хезмәт ветераны, районыбызның патриоты буларак "Чүпрәле районы энциклопедиясе«нә дә керткәннәр аны.
Үткәннәрдән аерылып бүгенгесенә янә кайтсак — ишегалдыннан тыш, бакчасында да һәрнәрсә үз урынында ветеранның. Помидоры, кыяры, суганы рәт-рәт төзелеп утыра, ник бер чүп уты күренсен!
—Үсентеләрне үзем әзерләмим, базардан сатып алам. Чәчкәләрнең күпчелеге бер еллыклар. Розаларны кисәм дә, кышлыкка базга, савыты белән төшереп куям, савытлар белән утыртуның уңайлылылыгы да шунда, — ди һәвәскәр бакчачы.
Гомумән, актив тормыш рәвеше алып бара Ринат ага. Күршеләре белән аралашып яши, ветераннар, өлкәннәр арасына чыга, мәчеттә дә күрергә була аны. Һәм... 75 яшен узып китүенә карамастан, гомерлек һөнәренә дә тугры калган — ул оста машина йөртүче дә. Үзенең «Жигули» сын иярләп, кирәк җиренә дә җәһәт кенә барып та кайта ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев