“Фидакарь хезмәт өчен” медале - лаек булганнар өчен
“Цильна” җәмгыятенең баш икътисадчысы Тәльгат Бохаров дәрәҗәле бүләккә лаек булды – республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа «Фидакарь хезмәт өчен» медале бирелде.
Кече Чынлы авылында яшәүче Факия апа һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Солтан аганың биш балалы гаиләсендә төпчек малай булып дөньяга килә Тәлгать.
Урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган егет укуны кайда дәвам итәргә дип икеләнеп тормый, Ульяновск шәһәрендәге авыл хуҗалыгы институтына бара. Аны тәмамлаганнан соң, беркүпме Ульяновск шәһәрендә эшләп, тәҗрибә туплый. Аннан армия хезмәтен үтәп, туган авылына кайта.
“Цильна” колхозында белемле, яшь белгечне бик теләп эшкә алалар һәм аңа баш икътисадчы вазифасын шул ук елны тапшыралар. Менә 35 ел инде ул шушы җаваплы вазифаны башкара.
- Һөнәрнең нечкәлекләренә эшли-эшли өйрәнәсең, эшли-эшли ныграк ярата барасың. Әлбәттә инде, моннан 35 ел элек эшли башлаган икътисадчы хезмәте белән бүгенгесен чагыштыра торган түгел. Ул вакытта кул белән язып, исәпләү иде, хәзер исә бар саннар да компьютерда. Бу тармакта нинди генә яңа программалар кертелми. Нәтиҗәле эшлим дисәң, заманнан һич тә артта калырга ярамый, шуңа күрә аларны өйрәнеп бару кирәк,-ди Тәлгать Бохаров.
Тәлгать Солтан улының хезмәт кенәгәсендә дә соңгы 35 елда бары тик бер - “Цильна” җәмгыятенең баш икътисадчысы дигән язма гына тора.
- Үз эшенең чын остасы. Бу дәрәҗәләргә, бүләккә ул, һичшиксез, лаек,- ди аның җитәкчесе, “Цильна” директоры Барис Гафуров.
Медаль иясе исә үз хезмәтенең “фидакарь” дип бәяләнүен, коллективына бәяләп карый. «Бездәге кебек тату һәм бердәм коллектив беркайда да юктыр, бер гаилә булып яшибез”, ди.
Шәхси гаиләсендә дә үрнәк кеше язмабыз герое. Кече Чынлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучы тормыш иптәше Гөлүсә ханым белән алар ике балага гомер бирәләр. Аларга ныклы белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Өлкән Бохаррвлар балалары өчен куанып, бу тормышта үз урыннарын тапканнарына сөенеп яшиләр.
Тәльгат Солтан улының намуслы хезмәте төрле елларда район, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән Мактау Грамоталары белән бәяләнә. 2013 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” исеме дә бирелә.
Икътисадчы эше ул коры саннар гына түгел, аны күңел биреп башкарганда, төгәл һәм җаваплы булганда гына көткән нәтиҗәгә ирешеп була. Тәльгат Бохаров исә нәкъ менә шушы сыйфатлар хезмәте барышында үз юлдашы иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев