Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Әфганстанда булган чүпрәлеле Ирек Яфизов сөйли

Әфганстанның утлы сукмакларын узган, сугышны үз күзләре белән күргән һәм берничә мәртәбә үлем белән йөзгә - йөз очрашкан егетләр сөйли

Ирек Яфизов, Иске Чүпрәле авылы.

1987 елның 9 ноябрендә мине хәрби хезмәткә алдылар. Республика комиссариатында берничә көн генә тордык, аннан соң безне төрле частьләргә озаттылар.  Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәчәгемне белгәч бераз шатланып та куйдым. Ватан, ил чиген саклауның ни дәрәҗәдә мактаулы икәнен малай чактан ук белә идем. Тик кайсы чик буена барасымны поездга утыргач кына аңладым. Берничә тәүлектән соң без Таджикстан республикасының Пяндж шәһәренә килеп төштек. Безнең якларда бу вакытта ак карлы кыш булса, монда безне җылы һәм яшел табигатьле Таджик җире каршы алды. Гомумән, монда климат йомшак, кыш булмый да диярлек. Бөтен кыш фасылында да бер-ике мәртәбә генә җиңелчә кар төшә дә, шунда ук эреп тә бетә. Яңа килгән яшь солдатларны Пяндж районындагы Халка – Яр дип аталган шәһәрчектәге уку үзәгенә урнаштырдылар. Моннан Әфган чиге дә ерак түгел, гади күз белән дә теге якны күреп була. Ике дәүләт чиген аерып эз - контроль полосасы (КСП) үтә. Армиягә киткәнче шоферга укыганлыктан мине БТР ( бронетранспортёр) йөртүгә өйрәттеләр. Беренче карашка машина катлаулы күренсә дә, идарә итү өчен бик җайлы.

Реклама

Уку һәм хәрби хезмәтнең беренче күнекмәләрен алу өч айдан артыкка сузылды. Чик сакчысы булсак та, 1988 елның 15 мартында безне, унлап солдатны, вертолетка утыртып Әфганстан Республикасының Тулукан провинциясенә китереп төшерделәр. Безнең арада БТР, БМП йөртүчеләр һәм саперлар да бар иде. Шулай итеп без икенче мотоманеврлы группа составына кушылдык. Монда йөзгә якын солдат һәм офицер. Тиздән дембельгә кайтып китәргә тиешле солдатның хәрби машинасын кабул итеп алдым. Чикләнгән контингенттагы барлык совет гаскәрләре кебек үк безгә дә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып, Әфган хөкүмәте гаскәрләренә ярдәм итү бурычы куелды. Ике БТР парлашып разведкага йөрибез, безнең белән десантчылар да бара. Совет гаскәрләре катнашындагы сугыш тугыз елдан артыкка сузылса да, республикада тынычлык урнашмаган. Моджахитларның әледән-әле совет солдатларына һөҗүм итүләрен ишетеп торабыз. Безнең группадан ике километр чамасы ераклыкта гына урнашкан бер подразделениене камап алып, солдатларны атып үтерү очрагы да булды. Шуңа күрә барыбыздан да уяулык таләп ителде. Без күбрәк Әфган халкы белән аралашып тордык, моджахитлар турында мәгълүматлар алдык. Тулуканнан ерак түгел генә, 30 – 40 метр чамасы киңлектә елга ага иде. Аның аша салынган күпер безнең гаскәрләр өчен аеруча әһәмияткә ия. Йөк төягән хәрби машиналар ике якка таба да йөреп тора. Аның иминлеген тәэмин итү дә безгә йөкләнде. 1989 елда Совет гаскәрләре СССРга кайта башлагач аларны да озатып калдык һәм 15 февральдә үзебез дә Ватанга кайттык. Хәрби хезмәтемнең калган өлешен Әфган чигендә үткәрдем. “Интернационалист сугышчыга рәхмәтле Әфган халкыннан” медале һәм  башка күкрәк билгеләре белән бүләкләндем.

Рәсемдә: әфганчы Ирек Яфизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X