Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Әфганстанда булган чүпрәлеле Геннадий Лелюков сөйли

“Җанның татлылыгы снарядлар шартлаганда аңлашыла”

 

Геннадий Витальевич Лелюков – Әфган сугышы ветераны, Уби авылында туып-үскән ир-егет.

 

Яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормаган Геннадий 18 яше тулу белән хәрби хезмәткә чакырыла.  Бу 1980 елның  25 октябре була. Әфган сугышы башланганга да бер еллап вакыт үткән, әмма хәрби хезмәткә алынучыларга тиздән аларның шушы илгә китәчәкләре турында бер генә сүз дә әйтмиләр. Башлап аларны Төркмәнстан ягына “Яшь сугышчы курс”ын үтәргә җибәрәләр, 1980 елның 19 декабрендә исә Әфган җиренә кертәләр. Әфган җиренә кергәндә аның белән бергә Татарстаннан 120  яшь солдат та була. Әфганга кергәннән соң бергә килгән солдатларны төрлесен-төрле частьларга тараталар. Геннадий һәм безнең районның Зур Аксу авылы егете Юрий Гаврилов  икесе бер частькә эләгәләр - Кабул шәһәрендә, 181 номерлы хәрби частьның мотоукчы полкында хезмәт итәләр алар.

Хәрби хезмәткә кадәр Геннадий укып, машина йөртүче  таныклыгы алган була. Биредә аңа “Урал-375Б” автомашинасын бирәләр. Автомашиналарда аларга күп тапкырлар Союзга: Термес һәм Кушку шәһәрләренә, үзләренең частьлары өчен сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек артыннан кайтырга туры килә. Бик күп сугышчан операцияләрдә, хәрәкәтләрдә катнаша егет. Әфган сугышы турындагы хатирәләре белән уртаклашканда, инде күпме еллар үтүгә дә карамастан,  Геннадийның һәлак булып калган иптәшләре өчен йөрәк әрнүе, күңеленең һаман да аларны юксынып сыкравы күренеп тора. Үзенә дә бик күп тапкырлар үлем белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә. Шушы эпизодларның берсе белән генә булса да уртаклашуын үтенгәч тә, ул үзе турында кыска-кыска җаваплар биреп, күбрәк иптәшләре турында сөйләргә тырышты.

-Бер тапкырында Бамиан торак пункты янында безнең сугыш кирәк-яраклары төялгән автомашиналар колоннасын утка тота башладылар. Бер-бер артлы килүче автомашиналарда танклар өчен снарядлар төялгән иде. Колонна башында безнең колоннаны саклап баручы БТР, аннан соң минем машина бара. БТР белән беренче машина арасында ике метр ара. Гранатометтан аткан тавыш ишетелде, шушы секундта ук икебез арасыннан снаряд үтеп китте һәм юл кырыенда торган бинага эләгеп, аны юк итте. башымдагы чәчләрем үрә каткан иде шулвакыт. Әгәр ул снаряд безнең колоннадагы берәр машинага эләккән булса, колоннадан көл генә калачак иде. Шунда мин язмышның мине һәм иптәшләремне аявын, безгә яшәргә тагын бер кат гомер бүләк итүен аңладым,-диде ул.

Реклама

Палаткаларда яшиләр алар. Кабул шәһәрендә патруль белән йөрергә дә, сугыш тынып торган вакытларда кишлакларда агитация эшләре белән йөрергә дә туры килә. Полкларында төрле милләт вәкилләре бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә була, кыен вакытларда бер-берсен ташламыйлар, иңгә-иң куеп сугышалар. “Беренче алты айда куркыныч булды, сугыш күргән юк иде бит... Ә соңгы ярты ел калгач, исән-имин туган якка кайтасы килә башлады”,-ди Әфган сугышы ветераны.

Хезмәттәше Юрий белән аларга сугышны исән-имин кичеп, туган якларга кайту насыйп була. Кайткач озак тормый, өйләнә. Сөйгән кызы Людмила аны армиягә озатып, көтеп алган була. Бер-бер артлы биш балалары: Марина, Андрей, Сергей, Алексей, Владислав дөньяга килә. Әмма Геннадийны сынаулар тыныч тормышта да сагалап тора. Матур гына яшәгәндә хатыны яман чирдән вафат була, Геннадий биш бала белән ялгыз кала, кечкенәсе әле мәктәпкә дә бармаган була. Ярый әле янәшәсендә әнисе Лидия Васильевна һәм әнисенең сеңелесе Зоя Васильевна була. “Әниемә, апама һәм бүгенге тормыш иптәшем Галинага зур рәхмәтлемен, алар миңа бик нык ярдәм итеп, балаларымны тәрбияләшергә, өйне тәртиптә тотарга бик булыштылар, гомумән, терәк булдылар”, ди ул. Шөкер, бүген инде авырлыкларның барысы да артта калган, өч баласы инде үзләре гаиләлеләр, әтиләренә дүрт онык бүләк итәргә дә өлгергәннәр.

“Улларымның барысы да армия хезмәтен үттеләр. Өчесе тыныч җирдә, Алексей исә Кырым Россия составына керергә теләгән, тынычсызрак вакытта, Севастополь шәһәрендә хезмәт итте. Керчьтагы парадта катнашты. “Кырымны кайтарган өчен”, “Парадта катнашкан өчен” медальләре белән бүләкләнде”,-ди уллары белән горурланып Геннадий.

“Тыныч тормышта авырлыкларга түзеп була әле ул, якыннарың янәшәсендә, һичъюгында, туган ягыңда син. Ә менә чит җирләрдә булсаң, өстәвенә баш очыңда снарядлар шартласа... Анда инде яшәүнең никадәр гүзәл, җанның никадәр татлы булуы аңлашыла... Тик аны аңлаулары һич кемгә дә язмасын”, - ди сугыш күргән ир-егет.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X