Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Фатих Камалтдиновның 45 ел гомере руль артында үткән

45 ел гомере руль артында үткән

 

Һәр җирлекнең үз тарихы, хөрмәтле кешеләре була. Мунчәли авылы да үзенең хезмәт сөючән кешеләре белән горурлана. Бүгенге язмам да шундый шәхесләрнең берсе - Фатих Фәтхелкадир улы Камалтдинов турында.

Фатих абый Мунчәли авылында күп балалы гаиләдә беренче бала булып туа. Олы бала буларак, аңа бик иртә кул арасына кереп, әти-әнисенә йорт эшләрендә дә, башка эшләрдә катнашырга туры килә. Мунчәли җидееллык мәктәбен тәмамлагач, 1956 елда Чүпрәледә ДОСААФта машина йөртүчеләр курсын тәмамлый ул. Хезмәт юлын 1957 елда башлап җибәрә. Беренче идарә иткән машинасы УАЗ була, колхоз рәисен йөртә ул. Ул вакыттагы “Кызыл партизан” колхозы районда иң алдынгылар рәтендә булган. Тырышлыгын, эшчәнлеген күреп, Фатих абыйга “ГАЗ-51” машинасын ышанып тапшыралар. Шуннан тотына да инде аның данлыклы хезмәт юлы. Гомере буе руль артында була ул. Бик еш ерак шәһәрләргә командировкага чыгып китәргә туры килгән аңа. Тюмень, Харьков, Чиләбе, Астрахань, Курган, Мәскәү, Воронеж кебек зур шәһәрләрдә дә еш булырга туры килгән. Болар әле истә калганнары гына, барлыгы 30дан артык шәһәр һәм өлкәләрдә булган ул. Краснодар краеннан биш ай салам, Астраханьнан ике ай буе печән ташыдык дип искә ала ул. Төрле елларда “Газ-51, 52, 53”, КамАЗ машиналарын иярли. Нәтиҗәле эшләве, күрсәткән уңышлары өчен ул төрле елларда Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек була, һәр елны район Сабантуе мәйданына чакырылып бүләкләнә. 1976 елда озак еллар куйган намуслы хезмәте һәм социалистик  ярышның 10нчы бишьеллык нәтиҗәләре буенча күрсәткән уңышлары өчен ул Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. Күп тапкырлар “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгеләренә, ВДНХ медальләренә лаек була ул. 1999 елның 1 декабрендә лаеклы ялга чыга. Ләкин әле яраткан эшен ташламый, тагын күп еллар КамАЗ машинасында эшли. Аның гомуми эш стажы 45 елны тәшкил итә.

Тормыш иптәше Рузалина апа белән Фатих абый алты балага гомер биреп, аларга ныклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Төп йортта үзләре генә яшәсәләр дә, алар ялгыз түгел, туганнары, дуслары, күршеләре өзелми бу йорттан. Ульян шәһәрендә яшәүче балалары да һәр атна саен кайтып хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп китәләр.

Фатих абыйны олы юбилее белән тәбрик итәргә балалары, оныклары, туганнары, дуслары,  ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, район ветераннар советыннан Җәүдәт Мөдәрисов  килгән иде. Алар юбилярга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветераннар советыннан Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар,  гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы филиалы җитәкчесе Илгиз Дунаев  “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының генераль директоры Владимир Николаев исеменнән хөрмәтле ветеранга рәхмәт хаты һәм бүләк буларак берәр капчык он һәм шикәр комы тапшырды, исәнлек теләде. Хөрмәтле ветеранны туган көне белән котларга Мунчәли авыл мәктәбе директоры Гүзәлия Халитова һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузия Камалова җитәкчелегендә бертөркем мәктәп укучылары да килгән иде. Алар юбилярга шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев