Ф. Шакиров: «Коллегаларны онытмыйбыз, алар һәрчак янәшә»
Милиция сержанты Мәсхуд Шаһиҗан улы 90 нчы еллар башында республикабызның Бөгелмә шәһәрендә пост – патруль хезмәтендә эшләгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә районыбызда туып – үскән һәм чит районнарда, шәһәрләрдә хезмәт куйган милиционерлар хакында күп мәглүматлар бар.
Алар арасында кырыс язмыш сынауларына дучар ителгән һәм хезмәт бурычын үтәгәндә гомерләрен дә корбан иткән якташларыбыз да бар икән. Озак еллардан бирле бүлекнең ветераннар советын җитәкләп килүче отставкадагы милиция майоры Фарис Шакиров әлеге якташларыбыз белән эшләү юнәлешендә тынгысыз чаралар күрә дип әйтү артык булмас. Әле шушы көннәрдә генә ул Эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Кече Чынлы авылында яшәүче Мәсхуд Аббазов янында булып кайткан.
Милиция сержанты Мәсхуд Шаһиҗан улы 90 нчы еллар башында республикабызның Бөгелмә шәһәрендә пост – патруль хезмәтендә эшләгән.
Кыю, акыллы һәм таза мускуллы егет шәһәр милициясендә мактаулы хезмәткәрләрдән саналган. Күрмеш аяк астында дигән әйтем хак икән. 1995 елның 21 июнендә тирән сулыкта авыр һәлакәткә юлыккан милиционерны хастаханәгә озаталар. Аннан соң “беренче төркем инвалид” ярлыгы алгач якташыбыз Бөгелмә милициясен калдырып туган авылы Кече Чынлыга кайтырга мәҗбүр була.
1978 елны Кече Уби авылында туган якташыбыз Владимир Саймуллов Сембер шәһәренең Засвияжск районы эчке эшләр бүлегендә пост – патруль службасы командиры вазифасын үти.
Чираттагы рейдка чыгар алдыннан алар утырган махсус автомобиль юл – транспорт һәлакәтенә юлыга. Төрле тән җәрәхәтләре алган хезмәттәшләренә ярдәм иткән вакытта автомобильнең бензин багы шартлый. Ни кызганыч, 30 яшьлек милиция лейтенанты Владимир Саймуллов та шул урында һәлак була. Әлбәттә, кыю егетләребезнең батырлыгы онытылмый. Аларның исемнәре хезмәттәшләренең, авылдашларының күңелендә мәңге яши. Ветераннар советы башлыгы Фарис Шакиров Владимирның Кече Убида яшәүче әти – әнисе Виктор Иванович һәм Светлана Спиридоновна янында булды, шундый кыю йөрәкле ул тәрбияләгәннәре өчен аларга рәхмәт әйтте, истәлек бүләге тапшырды.
-Бүләкләрне алуда иганәчелек ярдәмен элеккеге хезмәттәшебез Фәргат Шиһапов күрсәтте. Хәзерге вакытта ул ССППК “Исток” идарәсен җитәкли. Озак еллар эчке эшләр бүлеге начальнигының тылны тәэмин итү буенча ярдәмчесе булып эшләде. Ихлас рәхмәт аңа. Бүлек хезмәткәрләре арасында шахмат турниры уздырып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырган иде, - ди Фарис Алимҗан улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев