Эшендә мактаулы, өендә кадерле
Рифкать Садретдин улы Бахитов туган көнендә дусларыннан, хезмәттәшләреннән һәм иң кадерле кешеләреннән котлаулар кабул итте.
Яңа Чүпрәле авылында яшәүче хезмәт ветераны Рифкать Бахитов 75 яшьлек күркәм юбилей бәйрәмен каршы алды. Ул көнне аны тәбрик итәргә район ветераннар советына район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район ветераннар советы җитәкчесе Роза Насыйбуллина һәм аның урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, «Фламинго» һәм «Икмәк пешерү» заводы җитәкчесе Альфред Низамов, юбилярның хезмәттәшләре һәм дуслары килгән иде.
Кунаклар Рифкать Садретдин улын олы юбилее белән тәбрик итеп, сәламәтлек, озын гомерләр теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Алексей Ярухин хөрмәтле ветеранга районның олы бүләге — районның 90 еллыгына булдырылган юбилей медален, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән эбүләкләр тапшырды.
Рифкать Садретдин улы Яңа Чүпрәле авылында туып үсә. Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаганнан соң Казан шәһәрендәге кооператив техникумында белем ала. Техникумны уңышлы тәмамлап, кулына диплом алу белән туган якларына кайтып төпләнә һәм аны район кулланучылар җәмгыятенә өлкән товаровед булып эшкә чакыралар.
Белемле яшь егет хезмәтенең барлык нечкәлекләренә дә өйрәнергә тырыша. Армия хезмәтен үтәп кайткач та читкә китми ул, кабат үзенең инде яратып, үз итеп өлгергән эшенә килә. Тәҗрибәле, үз эшен яхшы белгән белгечне район үзәгендәге «Универмаг» кибетенә директор итеп билгелиләр. Хезмәте белән бер үк вакытта читтән торып ул Казан сәүдә институтының икътисад факультетын тәмамлый. Аннан аны райондагы «Агрохимия» оешмасына икътисадчы итеп күчерәләр. Биредә ул 9 ел хезмәт куя. Ә инде 1990 елда Рифкать Садретдин улын яңадан район кулланучылар җәмгыятенә сәүдә бүлеге җитәкчесе итеп чакыралар. Биредә ул лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Ул елларда әле район кулланучылар җәмгыятенең гөрләп торган чагы була.
Казанда, районда үткән бер генә ярминкә дә райпо катнашыннан башка үтмәгән. Ә әлеге ярминкәләргә алып барылырга тиешле товарларны булдыру да Рифкать Садретдин улына йөкләнгән була. Казанга, төрле шәһәрләргә товарлар артыннан да еш чыгып китәргә туры килгән бүлек җитәксенә.
Намуслы хезмәте өчен аңа төрле елларда "Татпотребсоюз"дан, "Центрсоюз«дан бирелгән Грамоталары бихисап аның, ул «Хезмәт ветераны» исеменә дә лаек булган.
Тормыш иптәше Флорида ханым белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының икесенә дә тиешле белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә алар төп нигездә уллары Ригат белән яшиләр. Хөрмәтле ветеранның 2 оныгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев