Чүпрәленең алдынгы савымчысын Татарстан Рәисе бүләкләде
Светлана Великанова әти-әнисенең хезмәт юлын дәвам иттерә
Светлана Петровна Зур Аксу авылында туып-үсә. Кызның әнисе Раиса Андреевна да, әтисе Петр Федорович та колхозда хезмәт куялар. Балаларында хезмәтне ярату, олыларны хөрмәт итү кебек сыйфатларны тәрбияләргә тырышалар.
Авыл мәктәбендә урта белем алганнан соң Светлана Ульяновск шәһәрендә бухгалтерлар әзерләү курсларында укый һәм туган авылына әйләнеп кайта.
-Шәһәр тормышын яратмадым. Авылда яшәүне кулайрак күрдем,-ди Светлана Петровна.
Колхозда бухгалтер буларак эш башлаган кыз 1989 елда Яңа Элмәле авылы егете Виктор Николаевич белән таныша. Гаилә коралар. Тормыш иптәше дә колхозда машина йөртә. Хезмәт юлын бухгалтер буларак башлаган Светлананың язмышына да үзгәреш җилләре кагылмый калмый. Бу якларга инвесторлар килеп, колхозлар таралгач ханым авылдагы фермада сыер саварга керешә.
— Хәзер, билгеле, хуҗалыкта кул эше күпкә кимеде, бар да автоматлаштырылган. Азык та махсус техника белән таратыла, маллар өчен балансланган сыйфатлы азык әзерләнеп китерелә, шуңа да маллар мул сөт бирә,-ди Светлана.
Тормыш иптәше белән алар өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Надежда, Александра һәм Ольга инде бүген үзләре дә гаиләлеләр, әти-әниләренә өч онык та бүләк иткәннәр.
Менә шундый тынгысыз, зур көч һәм үҗәтлек таләп итә торган хезмәттә 30 еллап гомер үткән дә киткән.
Бүген Светлана Петровна хуҗалыкның иң алдынгы сыер савучысы. Ул бүгенге көндә тәүлегенә бер сыердан уртача 25 литр сөт сава (бу көз айларында!). Һәрдаим югары күрсәткечләргә ирешкән Светлананы ел саен алдынгылар слетына, Сабантуй мәйданына чакырып та бүләклиләр. Аның республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бирелгән Грамоталары, бүләкләре дә бихисап.
Күптән түгел авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Светлана Петровнага «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелүе турында игълан ителде. Медальне аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов тапшырды.
— Хезмәтемне күрүләре, бәяләүләре өчен чиксез рәхмәтлемен, — ди Светлана Петровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев