Чүпрәледән Сәрия Рамазанова: «Гомерем заяга узмады»
Зур Чынлы авылында яшәүче Сәрия Иниятулла кызы Рамазанова хакында авылдашлары тырыш, сабыр хатын-кызларыбызның берсе ул, диләр хөрмәт белән.
Чыннан да, Сәрия апаның бар гомере хезмәттә үткән. Гомумән, ул үзен белгәннән бирле хезмәттә булуы турында әйтә. Гаиләдә 3 бала үсә алар, Сәрия апа икенче бала була. Әтиләре Иниятулла агай 1941 елда сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый, батырларча һәлак була. Әтиләре сугышка киткәндә Сәрия апага 3 яшь була, энеләре Карип абый исә тумаган килеш кала. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда аларга төрлесен күрергә туры килә. Әниләре Маһиәнвәр апа да бик тырыш, уңган кеше була, балаларын ач-ялангач итмәс өчен көнне-төнгә ялгап колхозда хезмәт куя. Әниләре белән бергә балалар да эшләп үсә. Сәрия апа да 7 классны тәмамлагач ук, колхозга эшкә килә, төрле эшләр башкара.
Соңрак авылдашы Җәмил Рамазанов белән гаилә корып җибәрәләр алар, башлап авылда хезмәт куялар. Аннан Җәмил аганы Иске Чүпрәле авылына эшкә билгелиләр. Сәрия апага да тормыш иптәше белән бергә район үзәгенә күченергә туры килә. Аннан Җәмил аганы Убидагы яшелчә киптерү заводы директоры итеп билгелиләр. Сәрия апа да әлеге оешмада мастер булып хезмәт куя башлый. Партия кушуы буенча аларга Чепкас-Илмәт авылына күченергә дә туры килә. Җәмил ага биредәге Ямашев исемендәге колхозны җитәкләсә, Сәрия апаны күрше Чепкас-Никольское авылындагы интернат-мәктәптә тәрбияче-укытучы итеп билгелиләр. Биредә алар 15 еллап хезмәт куялар.
— Ул вакытта әлеге интернат-мәктәптә тирә-яктагы күрше авыллардан балалар килеп укыйлар иде. Атна буе интернатта торалар, дәресләргә йөриләр, атна ахырында авылларына кайтып китәләр иде. Укытучылар коллективы да бик көчле иде. Тату, бердәм булып эшләдек. Биредә эшләү дәверендә үзем укыткан укучыларым әле дә онытмыйлар мине, шалтыратып хәлләремне белешеп торалар, димәк, гомерем заяга узмаган,-ди Сәрия апа үткәннәрен барлап.
1980 елда туган авыллары Зур Чынлыга кайтып төпләнәләр алар. Җәмил ага профсоюз оешмасын җитәкли, Сәрия апага исә авылдагы урта мәктәп китапханәсен җитәкләргә тәкъдим итәләр. Әлеге вазифаны ул 1996 елга, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, тел-теш тидермәслек итеп башкара.
Тормыш иптәше Җәмил ага белән алар 4 балага гомер бүләк итәләр. Кызларының һәрберсенә ныклы белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Сәрия апаның 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Кызганычка каршы, Җәмил агага гына бу матур көннәрне күрергә язмаган, моннан 9 ел элек ул вафат булган. Сәрия апа нигезендә ялгызы гына яшәсә дә ул ялгыз түгел, дуслары, туганнары, тирә-күршеләре аны ялгызын гына калдырмыйлар, һәрдаим килеп хәлен белешеп торалар. Ульяновск шәһәрендә яшәүче кызы Фәния атна саен кайтып әнисенә ярдәмләшеп китә.
— Тормыш иптәшем белән бик матур яшәдек, ялгызым калгач та балаларым, авылдашларым, тирә-күршеләрем, дусларым ташламадылар, хәлләреннән килгәнчә терәк булырга тырыштылар. Мин аларның барысына да бик рәхмәтлемен, ди Сәрия апа.
Динне хөрмәт итеп яши Сәрия апа, намазларын укый, һәр догасында ул Аллаһы Тәгаләдән илгә тынычлык, иминлек, якыннарына, балаларына исәнлек-саулык сорый.
Ял, бәйрәм көннәрендә Сәрия апаның өе гөрләп тора. Әниләренең 85 яшьлек юбилее уңаеннан хөрмәтле ветеранның балалары, оныклары, оныкчыклары кайткан, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин килгән иде. Ул Сәрия апага ветераннар советыннан Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев