Чүпрәледән контрактчы әтисе эзеннән киткән
Бүгенге көндә илебез тагын авыр сынауда- ир-егетләребез кулларына корал алып, Ватан мәнфәгатьләрен яклый. А
Олег — безнең як кияве. Төркмәнстанда туып-үскән ул. Олегның әтисе — хәрби кеше. Ә хәрбиләр, билгеле инде, ил кая кушса, шунда китәләр. Алар да бу якларга шул рәвешле киләләр. Олег Россияне үз итә, Ульяновск шәһәрендә эшли башлый. Түбән Каракитә авылы кызы Гөлсинә белән дә шунда танышалар, тормыш коралар, кызлары туа.
Гөлсинә ханымның туган авылына алар, әти-әнидән калган төп нигезне яшәтергә, сакларга дип, 1997нче елда кайтып төпләнәләр.
Олег — төрле һөнәрләр остасы: агачтан да, тимердән дә теләгән әйберен ясап куя. Гөлсинә ханым — иҗади шәхес. Авылдагы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе вазифасын озак еллардан бирле башкара. Шушы еллар эчендә кызлары да авылдашы белән тормыш корып, бер ул үстерәләр.
Илдә махсус хәрби операция башлангач, Олег шунда китү теләге белән яши башлый. Үткән ел контракт төзегән иде ул. Бүгенге көндә хәрби частьләрнең берсендә хезмәт итә.
— Илемә куркыныч янаганда өйдә кала алмадым. Якыннарым мине аңлады, -ди Олег.
Олегка — 56 яшь. Хезмәттәшләре аны «бабай» дип йөртәләр икән. Тормыш иптәше Гөлсинә ханым, балалары исә: «Иң мөһиме илдә тынычлык урнашсын да, барысы да җиңү белән, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар!», диләр.
Дәвам итеп
Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер тапкыр бирелә торган 1 000 000 сумга кадәр түләүне алу мөмкинлеге бар.
Тулырак мәгълүматны 117 номерына, шулай ук, 8 (800) 222-59-00, 8 (843-75) 2-31-50 номерларына шалтыратып алырга мөмкин яки сылтама буенча heroes-tatarstan. ru сайтына кереп, анкета тутыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев