Чүпрәледән Гөлҗиһан апа Шәрапова: «Әти землянка казып, җир астына мунча ясады»
Яшьтән хезмәт белән тәрбияләнә Гөлҗиһан апа.
Гөлҗиһан апа — сугыш чоры баласы, әтисе Хәлиулла агай Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан имгәнеп кайта. Гөлҗиһан исә әти кеше сугыштан кайткач дөньяга килә. Тормышлар авыр булганлыктан аңа мәктәптә күп укулар насыйп булмый −4 сыйныфны гына тәмамлый. «Мунчабыз да юк иде. Әти землянка казып, җир астына мунча ясады, шунда юына идек. Аны да күршеләребез сорап, якканда яндырып җибәрделәр», дип искә ала балачак елларын Гөлҗиһан апа.
Яшьли хезмәт белән чыныгып үсә Гөлҗиһан апа. Ипи кибетендә идән дә юарга туры килә аңа. Бер эштән дә баш тартмый, хәленнән килгәнчә әти-әнисенә ярдәм итәргә тырыша.
Язмыш яшь кызны Татар Убие авылы егете белән кавыштыра. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга аваз сала. Гөлҗиһан апа яшелчә киптерү заводында хезмәт куя, җәен колхозда чөгендер эшли, төрле эшләр дә башкара. 40 елдан артык хезмәт стажы бар аның. Үз гомерендә кайгысын да, шатлыгын да күрергә туры килә Гөлҗиһан апага. Япь-яшь килеш уллары Ильмас үлә. 2010 елда Гөлҗиһан апалар Иске Чүпрәлегә күченгән булалар, әмма бергәләшеп картлыкта яшәүләр генә насыйп булмый аларга, 50 ел бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәгән ире 2011 елда вафат була.
Гөлҗиһан апа бер генә минутын да бушка үткәрмәскә тырыша. Үз хуҗалыгында эшләрен тәмамлагач, ул өеннән ерак булмаган чишмә янына бара.
— Без бирегә килеп урнашканда ул чишмәдә су акмый иде. Күршебез Абделхарис Алимов әлегә чишмәгә җан «өрде». Чишмәнең суы саф, чиста, шуннан ашка-чәйгә су алабыз, бүген дә рәхәтләнеп чишмәгә йөрибез, хәтта өстәге урамнардан да кешеләр килеп су алып китәләр. Кичен исә чишмә янына чыгып утырып саф һава да сулап керәм,-ди Гөлҗиһан апа.
Ул нарат үсентеләренннән күркәләр дә җыя һәм алардан бик тәмле варенье да кайната. Хөрмәтле ветеран динне дә бик хөрмәт итә, әрвахлар рухына догалар укый, тәһлил тарта. Буш вакытларында төрле төстәге җепләр белән җылы башмаклар бәйли, крючок белән урындык өстенә япкычларны да бик матур ясап куя.
— Чишмә янына слива, ирга кебек җимеш агачларын да утыртасым килә, алар үсеп китеп, җимешләре белән район халкын куандыруын телим,-дип хыяллары белән дә уртаклашты Гөлҗиһан апа.
Гөлҗиһан ханымнан киңәшләр
Борынгы заманнардан ук, нарат күркәсеннән кайнаткан варенье төрле авыруларны дәвалау өчен киң кулланылган. Ә аның гадәти булмаган тәме һәм хуш исе бу шифалы продуктка популярлык өстәгән генә.
Нарат ул — фитонцид үсемлек булган мәңге яшел агач. Фитонцидлар — бактерияләр һәм гөмбәләрнең үсүен тәэмин итүче биологик актив матдәләр, һәм алар нарат күркәләрендә күп санлы. Әлбәттә, варенье өчен иске, күгәрек, карт күркәләр алу ярамый. Моның өчен озынлыгы 4 см дан артмаган яшь күркәләр алу мәслихәт. Нарат күркәсеннән кайнатма, барыннан да элек, сулыш органнары авыруларын, бронхитлар, плевритлар, пневмония, бронхиаль астма, туберкулез, шулай ук грипп һәм салкын тиюне дәвалау өчен кулланыла. Тәүлегенә ике аш кашыгы варенье кабул итү — дәвалауны тәэмин итәчәк.
Нарат күркәләре ашказаны секрециясен көчәйтә, шуңа күрә аларны ашкайнату юллары белән бәйле проблемалары булган, шул исәптән язва вакытында да кабул итәләр. Бу төр варенье кандагы гемоглобин дәрәҗәсен күтәрә, сидерүче чара булып та тора. Күркәләрдә антиоксидантлар бар, алар ирекле радикалларны организмнан чыгара һәм яман шешкә каршы көрәшергә сәләтле. Нарат күркәләреннән вареньены шулай ук теш казналыгында авырулар булган очракта, авыруга каршы торучы чара итеп файдаланырга мөмкин.
Үзенең бай составы аркасында, чыршы күркәләреннән ясалган кайнатма ялкынсынуга каршы, микробларга каршы һәм авыртуны баса торган үзлекләргә ия. Ул салкын тигән очракта, бронхит, пневмония, ангина, уретрит, цистит, остеохондрозны дәвалаганда алыштыргысыз. Бу продукт иммунитетны күтәрүгә ярдәм итә һәм инфаркт яки инсультлардан соң йөрәк һәм кан тамырларын торгызганда кулланыла.
Әмма чамадан тыш әлеге төр продуктны кулланырга кирәкми — тәүлегенә 2 кашык варенье ашап кую җиткән. Аны 60 яшьтән соң олыларга, йөклелек, бала имезгән вакытта, гепатит белән чирләгән вакытта, кулланырга ярамый.
Чыршы һәм нарат күркәләреннән варенье кайнатабыз. Моның өчен 1 кг яшь күркәне 3 литр су салып 4 сәгать пешерәбез. Шуннан соң күркәләрне кайнатмадан сөзеп алабыз, бирегә 1 кг шикәр өстибез дә, гадәти варенье кебек, ике тапкырга бүлеп пешерәбез.
Күркәләр вареньесын ике төрле сул белән пешерергә була. 1 кг күркәне 15-20 минут кайнатырга, аннары 1 кг шикәр һәм 2 стакан кайнатмадан сироп ясап, анда күркәләрне салырга, шуннан соң тагын 30 минут пешерергә. Икенче ысул: 1 кг күркәгә 1 кг шикәр һәм 2 литр су алырга. Күркәләрне салкын суга урнаштырырга һәм бер тәүлек шуңарда төнәтергә, суын агызырга, ә күркәләрне ачылганчы, куе шикәр сиробында кайнатырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев