Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледән Фәркат Шиһапов тормыштан ямь табып яши

Үткәне дә, бүгенгесе дә дәрәҗәле

Югары Каракитә авылында биш балалы гаиләдә 4нче бала булып дөньяга килә Фәркат Кашап улы.

Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендә троллейбус йөртүче һөнәрен үзләштерә һәм биредә троллейбус йөртүче булып эшли башлый. Яше җитү белән егетне армия хезмәтенә чакыралар — Балтика флотындагы диңгез пехотасына. Сержант званиесен дә бирәләр аңа. Аннан егет хәрби хезмәтен Африка илендәге Луан шәһәрендә, илчелекне, төрле төр корабльләрне саклауда дәвам иттерә. 

Туган якка кайткач, 1988 елда, район эчке эшләр бүлегенә эшкә килә. Анда сержант дәрәҗәсеннән майорга кадәр күтәрелә. Эчке эшләр хезмәтендә званиеләр ел тулган саен бирелми, нәтиҗәле хезмәт өчен бирелә. Еллар дәвамында Фәркать Кашап улының да нәтиҗәле хезмәте ведомстводан бирелгән Мактау Грамоталары, бүләкләр белән бәяләнә. 

Эчке эшләр органнарында хезмәт иткән чорда милиция майоры Фәркать Кашап улы Төньяк Кавказ төбәгендә контртеррористик операцияне булдырмау буенча Россия эчке эшләр министрлыгы гаскәрләренең (көчләренең) берләштерелгән группировкасы составында ике тапкыр хезмәт командировкасында була. Анда да сынатмый ул, оператив төркем составында ОМОН отрядына азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары ташый. Махсус операция барышында көчле ут астында ОМОН сугышчыларына алга таба хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен сугыш кирәк-яраклары һәм кораллар китерелә. Үткәрелгән операция нәтиҗәсендә безнең хәрбиләр мөһим тимер юл узелын саклап кала алалар, чолганыштан дүрт авыр яраланган ОМОН сугышчысын һәм һәлак булганнарның гәүдәләрен алып чыгалар. Милиция майоры Ф. Шиһапов, кыю һәм тәвәккәл хәрәкәт итеп, махсус поездның тимер юл вокзалыннан чигенүен оста итеп саклап, боевикларның ут нокталарын шәхси коралы белән бастырып тора.

Күрсәткән батырлыгы өчен РФ Президентының 2000 елның 31 маендагы Указы нигезендә милиция майоры Фәркат Шиһапов «Батырлык өчен» медале һәм РФ Кораллы Көчләре Башкомандующиеның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

2009 елда Фәркат Кашап улы эчке эшләр бүлеге ветераны буларак, лаеклы ялга китә.

Энергиясе ташып торган, белемле, һәр эшне җиренә җиткереп һәм төгәл башкарырга өйрәнгән Фәркат гади тормышта да үз урынын таба. 

Бүгенге көндә ул райондагы «Исток» кооперативы рәисе вазифасын башкара. Әлбәттә, тигез җирдә «Исток» кебек заманча, май ясау, сөт продукцияләре эшкәртүче кечкенә генә булса да заводны аякка бастыру җиңел бирелми. Төрле Грант программаларында катнашып, откан грант акчаларын заводның бүгенге бинасын ясауга, яңа җиһазлар, Газель, УАЗ, җиңел машиналар кебек техника, производство өчен кирәк-яраклар алуга тоталар алар.

Күптән түгел Апаста узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе кысаларында «Исток» кооперативы рәисе Фәркат Шиһапов республика бәйгесе йомгаклары буенча «ТР Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының иң яхшы рәисе» номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев