Чүпрәледә Усман Алиев истәлегенә митинг узды
Район үзәгендәге Геройлар Аллеясында Социалистик Хезмәт Герое Усман Гатаулла улы Алиевның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды.
Геройны искә алырга, бюстына чәчәкләр салырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, оешма җитәкчеләре, сугыш хәрәкәтләре, хезмәт ветераннары, коллективлар, Зур Чынлы урта мәктәбе укучылары килгән иде. Митингта шулай ук Геройның улы Иршат Усман улы Алиев һәм абыйсы Әдһәм Алиев та катнашты.
Чара барышында герой турында искә алдылар, хатирәләр белән уртаклаштылар, ә Зур Чынлы урта мәктәбе укучылары Усман Алиевның хезмәт батырлыклары турында сөйләделәр. Рөстәм Мөхәммәтҗанов, «Р. А. Бикчуров» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Бикчуров үзләренең чыгышларында геройларыбыз турындагы якты истәлекләрне һәм аларның хезмәт батырлыкларын һәрвакыт истә тотарга һәм яшь буынны да алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәклекне ассызыкладылар. Иршат һәм Әдһәм Алиевлар әтисе, абыйсы истәлеген онытмаганнары һәм хөрмәт иткәннәре өчен митингта катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Белешмә
Усман Гатулла улы Алиев 1924 елның 18 августында ТР Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китә.
1947 елның апрелендә демобилизацияләнеп, сугышчан бүләкләр белән туган ягына кайта һәм май аенда Иске Шәйморза МТСында эшли башлый. 1959 елда Усман Алиев комбайнчы, ә 1963 елдан «Ирек» колхозында трактор бригадасы бригадиры була. 1972 елның катлаулы коры җәендә иген уңышы вакытында һәм югалтуларсыз җыелып алына. Усман Гатаулла улы бригадасы үз өстенә алган йөкләмәләрен арттырып үти. Бригадир Усман Алиев Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. 1973 елда ул Ленин ордены белән дә бүләкләнә.
Усман Алиевның «Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев