Чүпрәледә күпне кичергән Надирә әбигә 85 яшь тулды
Иске Чокалы авылында гомер кичерүче Надирә Нуртдин кызы Шәкурова шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
80,85 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү соңгы елларда районда матур бер традициягә әйләнде. Бу көнне юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, Иске Чокалы ветераннары советы җитәкчесе Гөлсирә Хәлиуллова котладылар. Айрат Җәлалов юбилярга район башлыгы исеменнән Рәхмәт Хаты, бүләк, чәчәкләр һәм районның 90 ел тулуга юбилей медален тапшырды, сәламәтлек, бәхет теләде. Шулай ук, Рәмис Низаметдинов һәм Гөлсирә Хәлиуллова да юбилярга авыл җирлеге, район ветераннар советы һәм шәхсән үз исемнәреннән бүләкләр, котлау открыткалары, чәчәкләр бүләк иттеләр.
Надирә әбинең тормышы балачактан ук җиңел булмый. Ул сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә Надирә әби бик кечкенә булып кала, шуңа да әтисен хәтерләми дә, аны сугыштан соң гына күрә.Сугышны исән-имин кичеп кайткан фронтовикка гына тыныч тормышта гаиләсе белән озак яшәүләр насыйп булмый, колхоз малларына чана белән печән алып кайтканда үлеп китә ул. Әниләре Фатима апа балаларын кочаклап тол кала.
— Әниебез бик уңган иде безнең, аңа рәхмәттән башка сүзем юк. Бик зур авырлыклар белән безне үстерде, 83 яшендә вафат булды. Без, балаларын ач-яланмас итмәс өчен көне-төне эшләде әниебез, сыерны бетермәде, без дә хәлебездән килгәнчә әниебезгә ярдәм итәргә тырыштык. Кече яшьтән үк хезмәт белән тәрбияләнеп үстек,-дип балачак хатирәләре белән уртаклаша Надирә әби.
Әтиләре үлгән елны бәхетсезлекләренә өйләре дә ишелеп төшә аларның. Әниләре җитәкчелегендә балчыктан кирпеч сугып, кечкенә булса да өй төзеп керәләр алар.
12 яшеннән колхоз кырларында эшли башлый Надирә әби дә. «Без, балалар, олылар урган игеннәрне җыеп, көлтәләр ясап бара идек. Аякка кияргә дә юк иде ул заманнарда, яланаяк басуда эшләүләрем бүгенгедәй хәтеремдә әле. Яз җитүгә куана идек, яшел кычыткан шытып чыгып үсә башлый иде, кычыткан ашап үстек инде. Хәзер уйлыйм менә, витаминлы кычыткан ашаганбыз, шуңа нык булганбыз икән», дип истәлекләрен яңарта хөрмәтле ветеран.
1953 елда Надирә әбигә хезмәт кенәгәсен ачалар, бу вакытта аңа 14 яшь була. 1975 елга кадәр колхозда хезмәт куя ул, эшнең дә төрлесен башкарырга туры килә аңа. 1976 елда исә зиһенле кызга кибеттә сатучы булып эшләүне тәкъдим итәләр. Әлеге хезмәтне ул 1995 елга кадәр тел-теш тидермәслек итеп башкара. Хуҗалык кирәк-яраклары сату кибетендә ул лаеклы ялга чыкканчы эшли.
Авылдашы Абдулсәхәт абыйга тормышка чыга Надирә апа. «Минем яныма берничә тапкыр кияүгә чыгуымны сорап килгән иде, риза булмаган идем. Аннан бер көнне кич белән тәрәзәләрне ябарга урамга чыккан җиремнән саклап торып урлап китте, шулай яшәп киттек инде», дип сөйли яшьлек елларын искә алып Надирә әби. Кайната-кайнана белән 35 ел бергә яшиләр алар.
Тормыш иптәше белән өч балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары Фәридә Ульяновск якларында, уллары Фәрит Тверь өлкәсендә яшиләр, икенче уллары Фиолит исә авылда төпләнеп калган. Барлык балаларына да лаеклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр алар.
Надирә әбигә язмыш алда да сынауларын әзерләп куйган булган әле. Тормыш иптәше яман чир белән авырап китә. Хастаханәләргә алып барулар да ярдәм итми, 1,5 ай яшәргә гомере калган дип, өйгә кайтарып җибәрәләр аны. Надирә әби ирен яшь бала караганча тәрбияли, укол салырга да, башкасына да өйрәнә. Иң күбе 1,5 ай яшәргә гомере калган дип озаткан авыру Абдулсәхәт абый хатыны тәрбиясендә бер елга кадәр яши әле. Хәтта табиблар да шаккаталар моңа.
Яшьлегендә, аннан соң да күргән авырлыклар эзсез узмый, Надирә әбинең дә сәламәтлеген какшата, аңа өч тапкыр инфаркт була. «Ике тапкыр бик авыр яттым, берсен белмәгәнмен, аяк өстендә уздырганмын, хастаханәдә генә табиблар күптән түгел генә кечкенә инфаркт кичергәнемне әйттеләр», ди ул.
Надирә әби бүгенге көндә өендә ялгызы гына яшәсә дә, ул ялгыз түгел, балалары һәрдаим аның хәлен белешеп, ярдәм итеп яшиләр. Үз янында үскән оныгы Энҗе, улы Фиолит һәр көнне Надирә әби янына килеп тә, көненә берничә кат шалтыратып та аның хәлен белешеп торалар, читтә яшәүче балалары да еш кайталар әниләре янына, ярдәм итәләр.
Надирә әби күңел күтәренкелеген югалтмыйча, авыл, район вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яши. Аның хәтере бик әйбәт, ул барысын да вак-төякгенә кадәр хәтерли. Динне хөрмәт итеп, биш вакыт намазын калдырмый. Озак еллар авылда абыстай вазифасын башкарган. Үзенең юбилей бәйрәмен дә ул якыннарын чакырып, ясин укытып каршылады. «Ул һәрвакыт җор күңелле, шаян, елмаеп торыр», диләр Надирә әби турында якыннары һәм авылдашлары. «Надирә әби, үзең генә яшисеңме диючеләргә мин, юк, без бишәү, ике җилкәмдә ике фәрештәм, Аллаһы Тәгаләм, биш вакыт намазым һәм үзем, дип җавап кайтарам» ди ул.
Бүгенге көндә Надирә әбинең 7 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Тормышыннан бик кәнагәть ул. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәкләре — балалары, оныклары, туганнары бар.
Туганнары да бу йортта еш кунак, аның хәлен белешеп торалар. Юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде ул. Надирә әбигә киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев