Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә яшәүче Зәйтүнә Хөснетдинова күпне күргән, күпне кичергән

Әлбәттә, 90 яшьлек юбилее уңаенан котларга да килделәр аны.

Иске Кәкерле авылында яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны Зәйтүнә Садретдин кызы Хөснетдинова күпне күргән, күпне кичергән. Бүген  тугызынчы дистәне тутырган  авыл карчыгы  улы Радик һәм килене Надирә, кызы, улы белән хәерле, имин гомер кичерә.

Зәйтүнә апага сугыш михнәтләрен, авырлыкларны күп күрергә туры килә. “Ачлык ачысын да, салкын көннәрне, ялангачлыкны да  күп татыдым. Яз башы җитүгә, буш ындырлардан туңган черегән бәрәңге- крахмалы эзләп йөрү үзәккә үтте. Әти  сугышта кул бармакларын өздереп кайтты, шулай да эшсез тормады, тегермәндә эшләде. Он тарттырырга килүчеләр, үзләренә дә юк бит, шуннан кем күпме, я бер кашык шунда, он биреп калдыралар. Аны әти өйгә алып кайта, әни я боламык, я коймак ясый иде”,– дип искә ала ул. Туң җир өстендә тишек чабата белән йөреп, аяк бармакларын туңдырып, тоймаслык хәлгә килүе дә балачактан  калган аның.

Үсә төшеп, буй җиткәч, яшь кызларны төрле эшләргә “вербовать” итәләр. Зәйтүнә апа да Мари урманнарына “смала”  агызырга бара. Шулай да гомеренең күп өлеше бригада эшендә, колхоз кырында, кышын фермада уза.

1957 елда ул сугыштан кайткан авылдашы, үзеннән 6 яшькә олы Абдулхаликка тормышка чыга. Зәйтүнә апа бер-бер артлы алты бала дөньяга тудыра. Әллә авыр күтәреп, әллә вакыты да җитеп (элек бит табибларга да йөрү аз булган) төпчек баласын  урманда тудырып кайта ул.

50 ел артык бергә гомер иткәннән соң, сугыш кичкән Абдулхалик абый бакыйлыкка күченә. Үзе вафат булган елны, Бөек Ватан сугышы ветераны буларак аңа дәүләт программасы нигезендә район хакимияте йорт җиткезә. Йортны да төп нигез белән янәшә үк ясыйлар. Кызганыч, гаилә башлыгы үзе генә әлеге йортта яши алмый.

Әлеге нигезгә килен булып, 18 яшьлек авыл кызы Надирә  килә.  Кайнанатасы белән 21 ел яши, ә кайнанасы белән ул өч дистә елдан артык гомер итә, Надирә ханым. Бүгене көндә Зәйтүнә апа аның карамагында, сәламәтлеге белән әлләни мактана алмый, күбрәге урын өстендә уза.

Төп нигездә Надирә апа тормыш иптәшенең ике бертуганын да тәрбияли.  Надирә апа белән Радик абый үзләре дә ике кыз тәрбияләп, үстереп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр. Бүген кыз-кияүләре үзләрен оныклар белән сөендергәннәр. Зәйтүнә апаның да оныкчыклары булына шатлыгы чиксез. “Ходай насыйп итте, бу көннәрне күрә алуыма күңел сөенә”,-ди ул.

Әлбәттә, 90 яшьлек юбилее уңаенан котларга да килделәр аны. Район хакимиятеннән, авыл җирлегеннән  котлау сүзләренә, бүләк, чәчәкләргә сабый балалардай шатланып, изге теләкләрен, олы рәхмәтен юлларга ашыкты хөрмәтле акъәби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев