Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә янгын сүндерүчене лаеклы ялга су сибеп озаттылар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында лаеклы ялга китүчеләрнең хезмәт елларында җыелган корымны су белән юалар.

Лаеклы ялга — пенсиягә чыгучыга су сибү тантанасы безнең районның коткару-янгын сүндерү бүлегендә икенче тапкыр үткәрелә. Тантана, ПСЧ-114 хәрби участогы бинасы каршында узды. Гараждан янгын сүндерү машиналары чыкты, хезмәттәшләре машиналар янына ике яклап төзелделәр һәм пенсиягә китүче Вазыйх Алимбиковка, сиреналар тавышы астында, янгын сүндерү стволларыннан су сиптерделәр.
Аннан соң уңышлар теләделәр.

Вазыйх Ибраһим улы Алимбиков 2015 елның февраленнән райондагы янгын сүндерү-коткару частендә янгын сүндерү автомобилен йөртүче булып эшли башлый. Ул Татар Шатрашаны авылында туып-үскән, 1962 елда туган. 1980 елда Тәтеш шәһәрендәге ДОСААФта машина йөртүчеләр курсларында укый һәм «С» категориясе белән таныклык ала. Армия хезмәтен Польшада үтә, Морзе әлифбасы телеграфисты булып хезмәт итә. Армиядән соң туган авылына кайта, төрле елларда колхозда, Мәскәүдә вахта методы белән эшли, ә 2015 елдан алып 2024 елның сентябренә кадәр коткару-янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куя. 

Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Хатыны Сәрвәрия мәктәп-балалар бакчасында пешекче булып эшли. Алимбиковларның 4 оныклары бар. Вазыйх Ибраһим улының гомуми эш стажы — 42 ел. 

— Вазыйх Ибраһимович хезмәт еллары барышында үзен белемле, дисциплиналы, теләсә нинди бурычны үтәргә әзер кеше буларак танытты. Ул кыска гына вакыт эчендә барлык янгын сүндерү техникасын, янгын сүндерү-техник коралларын, документларны өйрәнде. Аңа алга таба да сәламәтлек, озын гомер телибез,-дип билгеләп үтте янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Александр Мердеев.

«Әгәр син кемнеңдер гомерен саклап калгансың икән, димәк, син юкка гына яшәмәгәнсең», диләр. Бу сүзләр, әлбәттә, 114 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәре Вазыйх Алимбиковка да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев