Чүпрәледә һәвәскәр палеонтолог яши
Илназ Гайнетдинов төп эшеннән бушап торган арада палеонтология белән шөгыльләнә
Палеонтология исә — үткән геологик чор калдыкларын, организмнарын (фоссил) өйрәнә торган фән.
Күз алдына китереп карагыз: без яшәгән Чүпрәле җирлегендә моннан уннарча мең еллар элек мамонтлар, мөгезборыннар һәм башка зур-зур хайваннар булган. «Ара-тирә табылып торган эре сөякләр шуны раслый», ди. райондашыбыз Илназ Ильяс улы Гайнетдинов.
Илназ—киң кырлы шәхес. Иҗат, сәнгать белән кызыксына, шигырьләр яза, төп эш урыны —район мәдәният йорты. Яңа Чокалы авылында туып-үскән егет хобби буларак тарихны өйрәнә, археологик эзләнүләрдә катнаша.
«Яшүсмер вакытта носорог сөякләренә тап булуым моңа этәргеч булды», ди ул үзе бу хакта.
—Әлеге табыш очраклы гына булды. Елга буенда яшьтәшләрем белән уйнап йөргәндә йорт хайваннарыныкына охшаш булмаган олы бер сөяк килеп чыкты. Мәктәптә география, биология дәресләрендә элек йорт биеклек, хәтта аннан да эрерәк хайваннар яшәвен өйрәнәбез. Бу сөякләргә юлыккач безнең якларда да шундый хайванлар булганмы әллә, дигән уй күңелгә керде, өйрәнәсе килде. Шуннан бирле бу тема белән кызыксынуым арта гына бара,-ди Илназ.
Интернетта да әлеге тема буенча төрле укулар уза, төркемнәргә язылган Илназ.
2019 елда фәннәр кандидаты Владимир Михайлович Ефимов белән танышкан. Ул Ульяновск төбәкара палеонтология оешмасының рәисе икән. Аның җитәкчелегендә фәнни темаларга язмалар туплый язмабыз герое. 2022 елда шушы оешмага әгъза буларак кабул ителә.
Ел саен җирле палеонтолог экспедицияләргә чыгып китә. Районыбызның, күрше төбәкләрнең елга буйларын, калкулык урыннарында эзләнүләрдә катнаша. Табылган материаллар буенча фәнни эшләр яза. Алар палеонтология белешмәләрендә, фәнни басмаларда дөнья күрә.
Илназ туган якның археологиясе белән дә нык кызыксына. Аның хезмәт нәтиҗәләре булып Яңа Чокалы авылы территориясендә, элеккеге гасырларга караган җирлекләрнең ачылышы тора.
Бүгенге көндә Илназ Гайнетдиновның коллекциясендә йөзләгән зур һәм кечкенә сөякләр, хайван тешләре, хәтта мөгезләр бар. Һәвәскәр палеонтолог аларның һәркайсын ничек, ни рәвешле табуы хакында гына түгел, ә аларның кайсы гасырга караганлыгын, нинди хайван сөяге булуын сәгатьләр буе сөйли ала. Үзенең табышларыннан ул өендә музей почмагы да булдырган. Районда узган төрле чараларда, балалар белән очрашулар вакытында әлеге экспонатдардан күргәзмәләр дә оештыра.
—Гадәттә, төркем белән экспедицияләргә яз һәм көз айларында чыгабыз. Ә менә җәйлеген бу эшкә мәктәп балаларын, студентларны җәлеп итәргә тырышам. Кызыксынучы яшьләр бар, шунысы куандыра. Кайбер табышларны җирле, крайны өйрәнү музеена да тапшырабыз,-дип сөйли Илназ.
Һәвәскәр палеонтологның планнарында—чираттагы экспедицияләрдә катнашу, әлеге шөгылен дәвам иттерү. Аның сүзләренчә, ел саен яңа палеотабышларга юлыгырга мөмкин. «Өйрәнәсе, эзләнәсе җирләр әле бик күп», ди райондашыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев