Чүпрәледә фронтовик-шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең тууына 105 ел тулуны билгеләп үттеләр
Иҗат дөньясында эзле ул
«Минем туган авылымны,
«Каракитә», диләр.
Ул — зур авыл, һәр йорты,
Төзек, матур, чибәр...
Җор телле шагыйрь бу юлларда туган авылының тормышында никадәрле әһәмиятле урын тотуын, аны гомере буена озатып баруын, намуслы хезмәткә рухландыруын, кайгысы булса — юатуын, бәхетендә шатлык-куанычларын арттыруын аңлата.
Гомумән, Шәрәф Мөдәррис туган ягына гомере буе мәдхия укып, күпсанлы әсәрләр иҗат итә. Бу хакта аның тууына 105 ел тулу уңаеннан үткәрелгән кичәдә дә сөйләделәр, горурлык белән якташ, фронтовик шагыйрьне искә алдылар.
Кичә туган авылы, аның исемен йөрткән Каракитә авылы мәдәният йортында узды. Элек елларда авылда мондый бинаның төзелүендә Шәрәф Мөдәрриснең турыдан-туры өлеше бар.
1967 елларда авылда мәдәният йорты төзү инициативасы белән нәкъ менә ул чыга. Шәхсән үзеннән дә шактый ук күләмдә матди ярдәм күрсәтеп, шулай ук, хуҗалык ярдәме белән авыл уртасында ике катлы бина калкып чыга. Әлеге бина янып, яңадан төзелә, авыл халкы исә культура учагына бу юлысы да Шәрәф Мөдәррис исемен бирә.
Искә алу кичәсенә Шәрәф Мөдәрриснең иҗатын үз иткән сәнгать сөючеләр җыелган иде. Мәктәп укучылары шигырьләр укыды, җырлар җырланды, милли биюләр башкарылды. Язучының 105 еллыгы уңаеннан игълан ителгән сәнгатьле уку, рәсем ясау бәйгеләрнең нәтиҗәләре дә барланды. Җиңүчеләргә, катнашучыларга, кичәне оештыручыларга бүләкләр, рәхмәт сүзләре әйтелде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җәмалетдинов якташыбызның узган гомер юлын барладылар, иҗаты турында сөйләделәр.
Шәрәф Мөдәррис киң кырлы шәхес булган. Ул шигырьләр генә иҗат итеп калмый, чит телләрдән әсәрләрне татарчага тәрҗемә дә итә. Инглиз теленнән Шекспир сонетларын, «Король Ричард III» трагедиясен, Байрон, Шелли шигырьләрен, алманчадан Гейне шигырьләрен, русчадан Пушкин, Некрасовларның поэтик әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра.
1937 елда унсигез яшьлек студент егетнең «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуваш әдәбияты классигы К. Ивановның атаклы «Нарспи» поэмасы дөнья күрә.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була, ул, әүвәл минометчы, ахырга таба татарча фронт газеталарының хәрби мөхбире сыйфатында сугыш юлын уза, яралана, контузияләр ала, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.
1946 елның язында хәрби хезмәттән кайткач, Ш. Мөдәррис Казанда республика газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда, читтән торып укып, Мәскәү Әдәбият институтын тәмамлый. Бу елларда шагыйрьнең иҗаты жанр һәм эчтәлек ягыннан төрлеләнеп, тагы да үсеп-җәелеп китә. Ул зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, памфлетлар, хикәяләр иҗат итә.Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә.
Ш. Мөдәррис — 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Ул 1963 елның 28 апрелендә вафат була.
Белешмә
Фронтовик шагыйрь, хикәяче, публицист Шәрәф Мөдәрриснең иҗаты онытылмас, якты хатирәсе мәңгелек булсын өчен район һәм Марс авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән грант проекты языла. Грант акчаларына Каракитә авылы мәдәният йортында музей кабинеты булдырыла, интерактив җиһазлар алына. Әлеге чара да шушы грантны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев