Чүпрәледә Фәрит Зәки улы Азизов призына татарча көрәш буенча ярышлар узды
Физкультура-спортны үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр истәлеген барлап, районда спорт чаралары уздыру дәвам итә.
Түбән Каракитә авылы мәдәният йортында Фәрит Зәки улы Азизов призына яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ярышлар узды. 2021 елдан бирле үткәрелүче бил алышта барлыгы алтмышлап көрәшче катнашты. Аларның барысы да- безнең район авылларыннан, спорт мәктәбе каршындагы көрәш секцияләрендә шөгыльләнүче яшьләр.
Ярышларның тантаналы ачылышында район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты һәм яшь көрәшчеләргә келәмдә матур көрәш алымнары күрсәтүләрен теләде.
–Көрәш - ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше -буыннан-буынга тапшырылучы изге ядкарь,-диде Данис Сатдинов.
Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җамалетдинов сүзләренчә, Фәрит Азизов милли көрәшне үстерү өчен бик күп эш башкарган. “Авылдашыбызның исеме Марс урта мәктәбен тәмамлап, илебезнең төрле почмакларына таралышканнарга да, спорт сөючеләргә дә яхшы таныш. Ул көрәш спортына карата күп кенә яшьләрдә мәхәббәт уята алган. Аның якты истәлеге хөрмәтенә багышлыйбыз әлеге ярышларны”,-диде ул.
Әлеге чемпионатны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен спортчының сеңелләре Наилә Зиганшина һәм Әлфия Айнуллова, тол хатыны Дилүзә Азизова да җиткерде.
"Мондый ярышлар укучылар һәм яшьләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте бүгенге көндә Россия Пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеген җитәкләүче Дилүзә Азизова.
Көн дәвамында яшь көрәшчеләр матур көрәш үрнәкләре белән сөендерде. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган яшь көрәшчеләргә азактан Мактау грамоталары, медальләр, бүләкләр тапшырылды.
Белешмә
Фәрит Заки улы Азизов Югары Каракитә авылында туа. Яшьтән үк ул көрәш спорты белән шөгыльләнә, чын профессиональ спортчы, спорт мастеры булып җитешә. 1979 елда «Көрәш» буенча ТАССР Чемпионы исемен яулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев