Чүпрәле районы Кече Аксу авылында яшәүче Анатолий Иванов кәрҗин дә үрә, акча да җыя
Күңеле матурлыкка, иҗатка тартылган, тырыш, оста куллы, хыялларга бай күңелле кешеләр яши арабызда.
Аның белән танышуыбыз мәдәни чараларның берсендә булды. Ул үзенең эшләнәмәләрен күргәзмә итеп ясап килгән иде. Алар арасында ниләр генә юк: тал чыбыгыннан үрелгән кувшиннар, кәрҗиннәр, ә иң кызыктырганы –элеккге һәм сувенир акчалар!
–Безнең гаилә бервакытта да җитешлектә яшәмәде. Әни мәрхүмә, Бөек Ватан сугышыннан җиңү яулап кайткан авылдашына тормышка чыга. Ул дүрт баласы белән ялгыз калган тол ир була ул чакта. Балалар да берсеннән бер яшь. Аларга өстәп без икәү туганбыз. Әти белән күп тә яшәмиләр, ул вафат була. Әни шулай итеп, алты бала белән берүзе кала. Һәрнәрсәнең кадерен белү, булганны саклау, җыеп кую–гаиләдән килде. Әлеге шөгылем дә шуннанбашланды,-ди ул.
Анатолий беренче тапкыр кәрҗинне казлар саклаганда үреп карый. Моны күргән әнисе аңа ярдәмгә килә.
–Кайдан ничек башлыйсын ул күрсәтте. Кайсын төбеннән, ә кайбер савытларны киресенчә тоткасыннан башлыйсы. Әни бик булдыклы кеше, хатын-кыз, ирләр эше дип тормады, балта тотса, ут уйната иде, – ди ул.
Ә беренче акчаны ул 1981 елда Олимпиада узган чорда туплый башлый. “Коллекциядәге беренче акча да–Олимпиада сувениры”,-ди һәвәскәр нумизмат.
Бүген ул туплаган акчаларны күрсәң, мөгаен бер капчыкка гына сыймас, шәхсән үзе аларның исәбен дә белми, “50ләп альбом бардыр” гына, дип гаҗәпләндерә.
Элеккеге әйберләр: самовар, үтүкләр, алар арасында күтәреп алмаслык борынгы тимерләре, күмер белән җылытылучылары, электрлысы да бар, борынгы сәгатьләр, савыт-сабалар, кыскасы мең төрле экспонат аның бакчасындагы беседкада урын алган. Янәшәдә генә буш шешәләрдән сарай да төзеп куйган, хәтта. Әлеге корылманы төзү өчен 3000 данә шешә киткән.
–Боларны һәммәсен кайдан җыясыз, дигәнгә язмам герое көлеп: “Минем шундый иске-москы әйберләр җыюмны хәзер бөтенесе белән инде, ял итәргә барсалар, сувенир акчалар алып кайталар, сарайларын сүтә башласалар-ташламыйлар, миңа китерәләр, шулай итеп җыела”.
Анатолий Иванов үзенең туган көнен дә өч тапкыр билгеләп үтүе белән гаҗәеп кеше. Дөреслектә, 1969 елның 19 декабрендә туса, 1970 елның 31 январенда гына языла. Ә моннан 17 ел элек аңа язмыш аны бәла-казадан саклап кала. Ул утырасы автомобиль юл һәлакәтенә эләгә һәм андагы пассажирлар вафат була. Бу 2007 елның 1 май көне була.
Тормыш иптәше ... белән алар 1993 елда тормыш коралар. Валентина мәктәптә 30 елдан артык балаларга белем бирә. Ике кыз бала үстерәләр алар, икесе дә югары белем алганнар. Олы кызлары тормышка чыккан, әти-әнисенә онык бүләк иткән.
Райондашыбыз туплаган акчаларын, кәрҗиннәрен төрле күргәзмәләргә алып йөри, аларның тарихы турында сөйли. Аның өендәге шәхси музеена да килүчеләр күп икән.
–Яшь буын әби-бабайларыбыз кулланган әйберләрне күрсеннәр, алар турында белсеннәр дим. Еш кына киләләр дә: “Бу бит безнең әтинең пычкысы, саклагансың”, дип шатланалар, рәхмәт әйтәләр. Рәхт булып китә, – ди әңгәмәдәшем.
Анатолий Иванов бүгенге көндә урманчы булып эшли. Әлеге һөнәргә югары белемне 45 яшендә олы кызы белән бергә авыл хуҗалыгы акамедиясендә укып ала. “Әлбәттә, кайбер фәннәрне уку авырлык тудырды, әмма кызым ярдәм итте”,-ди ул елмаеп.
Бу дөньяның һәр ләззәтен татып, табигать биргән нигъмәтләрдән файдаланып, аның гүзәллеген күреп яши белергә кирәк! Һәвәскәр оста әнә шулай киңәш итә. Кәрҗин нечкәлекләрен башкаларга да тапшырырга әзер ул. “Үз кулларың белән гүзәллек тудыра алган кешенең күңеле һәрвакыт чиста һәм якты булыр”, -ди Анатолий Иванов.
Дәвам итеп
Анатолий Ивановтан кәрҗинне ясау серләрен дә сораштык. Талларны язын су буеннан җыеп алып кайта һәм аны өендә үрә ул. Талны җыю өчен иң кулай вакыт – март – апрель. Язын яхшы бөгелә.
Алып кайткан тал чыбыкларын берничә сәгать дәвамында кайнатасың, аннан суытасың. Чыбыкларны тышлыгыннан үткен пычак белән чистартасың һәм кәрҗин формасы ясап, үрә башлыйсың. Әзер кәрҗиннәрне буяп та куярга мөмкин. Аларны көндәлектә кулланырга була, бүләк итеп тә бирергә мөмкин. Гадәттә, бер кәрҗин үрү өчен 2-3 көн вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев