Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында яшәүче хезмәт ветераны 75 яшьлеген билгели

Иске Шәйморза авылында яшәүче Фәния Әнвәрша кызы Мәхмүтованы авылда олысы да, кечесе дә ихтирам итә.

Ул 37 ел гомерен игелекле хезмәткә Иске Шәйморза авылы халкының сәламәтлеген саклауга багышлый. Яңа елның беренче көннәрендә хезмәт ветераны үзенең күркәм юбилеен – 75 яшен билгели.

37 ел... Әйтергә генә җиңел. Ә бит шушы еллар эчендә күпме сынаулар кичкәнен, йокысыз төннәр үткәргәнен Фәния апа үзе генә беләдер.

Фәния апа Иске Шәйморза авылында Рауза һәм Әнварша Азизовларның беренче балалары булып дөньяга аваз сала. Әтисе 17 яшендә Бөек Ватан сугышына алына, каты яралана, госпитальдә дәваланып, янә сугышка китә. Сугыштан соң, туган авылына кайта. Шунда гомер итеп, колхозда җитәкче вазифаларда, ветеринария хезмәте күрсәтеп, авыл халкының малларын дәвалап яши, эшли. Әниләре Рауза ханым да–тыл ветераны, үзлегеннән дини белем алып, мәҗлесләрдә Коръән сурәләре укып,  ислам динен таратуда көч куя, озын гомерле булып, 95 яшендә бакыйлыкка күченә.

Фәния апа урта мәктәптән соң, Казан медицина училищесының фельдшерлык төркемендә “Санитария-эпидемиология” буенча белем ала. Юллама белән районга санитария эпидемиология бүлегенә кайтып эшкә урнаша. Аннан Иске Шәйморза участок хастаханәсенә җибәрелә, биредә эшләп лаеклы ялга чыга.

Төп эшеннән тыш, хезмәт дәверендә Фәния апа бик күп кенә иҗтимагый эшләрдә катнаша. “Красный крест”, профсоюз оешмалары буенча, авыл Советларында уза торган утырышларда, район үзәк хастаханәсендәге җыелышларда еш кына үз эшчәнлегенә кагылышлы темалар буенча чыгышлар ясый.

–Хезмәтебез җиңел булды дия алмыйм. Иске Шәйморза участок хастахнәсенә караган авыллар: Уби, Зур һәм Кече Чынлы, Иске һәм Кече Шәйморза, Борындык станциясенә йөреп, санитар-эпедемилогик чаралар, профилактика буенча күп кенә эшләр башкарырга туры килә иде. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе булсын дип бик тырыштык,-ди ул елларны искә алып Фәния апа.

Эшләү дәверендә Фәния Әнвәрша кызы үзенең төпле белемле, изге күңелле булуы белән авылдашларның ихтирамын, үзенә ышанычын яулый, күпсанлы бүләкләргә ия була. Министрлыкның, район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары, Мактау Грамоталары бихисап, моннан тыш, “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгесе белән бүләкләнгән хезмәт ветераны ул.

Әлеге эштә күпчелек вакыт тормыш иптәшең дә ярдәмгә килә бит. Фәния апа да Ягъфәр абыйдан бик уңа. Тик, уртак гаилә тормышы гына, кызганычка каршы, озын булмый. Пар канаты бик иртә якты дөнья белән фаҗигале төстә хушлаша. Фәния апа ике баласына әни дә, әти дә булып, аларга лаеклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгара. Бүгенге көндә балалары Ульяновск шәһәрендә яшиләр. Фәния апаның бер оныгы үз үрнәгендә медицина юлын сайлаган, икенчесе дә мәктәптә бик яхшы билгеләргә генә укый.

Күптән инде хаклы ялда булуына карамастан, бүген дә ал-ял белми Фәния ханым. Казан шәһәрендәге “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, мәчет каршында 2012 елдан бирле балаларга, хатын-кызларга ислам дине буенча гыйлем бирүдә мөхтәрәм остазбикә вазифасын башкара. Мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә халыкка вәгазьләр сөйли. Быел да мәчет каршында “Ислам хөкемнәре” темасы буенча гарәпчә дини укуларны уңышлы гына башлап җибәргән.

–Төрле елларда миндә белем алган укучыларым белән аралашып торам, барысы да рәхмәтләр укыйлар, шәһәрдән кайткач, хәл белмичә китмиләр, алар өчен сөенеп, догада торам үзем дә,-ди авылның хөрмәтле акъәбисе.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев