Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы өлкән яшьтәге кешеләре белән дан тота

Җирдә яшәүләре—олы бәхет

Иске Шәйморза — районда үзенең өлкән яшьтәге кешеләре белән дан тота. Бүгенге көндә анда 30га якын 90 яшен узган кеше яши. Шушы көннәрдә әлеге исемлекне Рушания апа Сәлахова тулыландырды.

Рушания апа — бу авылның килене. Кече Чынлы авылында яшәгәндә әтиләре сугышка китә, аннан ике аягы да җәрәхәтләнеп, кайта. 

Рушаниягә укырга мөмкинлек булмый, яшьтән колхоз эшенә тотына. Буй җиткәч, язмышы Иске Шәйморзага китерә.

Тормыш иптәше Рәис белән алар озак һәм бәхетле гомер кичерәләр. Дүрт бала үстергәннәр.
Рәисе 8 ел элек вафат булган, Рушания апа бүгенге көндә берьялгызы яши. Балалары (авылда яшәүчеләре) көн саен киләләр, читтәгеләре дә еш кайта. Кыскасы, йорты бер дә бушап тормый аның.

Рушания апа декрет ялында торганым да булмады, ди. 

«Эшләдек тә эшләдек. Төп йортка килгәндә каенсеңелем, кайнанам бар иде. Кайнанам 90 га җитеп вафат булды. 30 ел бергә, бик матур яшәдек. Рәисем дә бик яхшы кеше иде, Аллаһыга шөкер, зарланырга бер урыным да юк. Балаларым, оныкларым да шатландырып кына торалар. Алдагы көннәр дә шундый якты, матур, тыныч булсын», дип тели акъәби.

Авыл өлкәнен район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм җирлек башлыгы Илһамия Мохитова котлады. Хезмәтләре өчен рәхмәтләр әйттеләр, исәнлек, байлык, муллык, балалар игътибары теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев