Чүпрәле районы Дуван авылында яшәүче умартачы Марат Исхаков апидомиклар ясаган
Марат Исхаков: “Апидомик – мең төрле чирдән шифа”, ди
Райондашыбызның апидомиклар - умарта кортлары оялары өстендә йокларга мөмкин булган кечкенә өйчекләр ясавы турында ишеткән идек инде.
Бу өйчекләрне барып күрү теләге дә зур иде. Быел менә ул теләкне тормышка ашырырга вакыт табылды. Тормыш иптәшем белән бергәләп килдек Марат Исхаковның "умарталар утравына".
Ни өчен "утрау"? Аңлатыйм. Апидомиклар елга буена, табигатьнең бик матур урынына урнашкан, тирә-якта яшеллек, чәчәкләрдән, үләннәрдән хуш ис аңкып тора. Шул хозурлык эчендә ике кечкенә агач өйчек утыра. Болар инде шул апидомиклар. Эчкә үтәбез. Такталардан ясалган икешәр сәке урнаштырылган монда. Өсләрендә матраслар бар, кечкенә мендәрчекләр куелган. Сәкеләр астында исә умарта оялары. Бер өйчектә 8 оя. Әлеге ояларга бал кортлары урам яктан кереп-чыгып йөриләр. Өй эчен балавыз, прополис, перга, пыльца исләре биләп алган. Бал кортларының гөҗләве - табигатьнең аңлатып булмас җанлы бер симфониясе. Апидомикка керүгә сулышлар киңәеп китте кебек. Сәкегә яткач исә бал кортлары тараткан җылылык, вибрация бөтен гәүдәгә таралды. Тән кайнарланып, рәхәтләнеп китте. Йокыга киткәнемне сизми дә калдым. Уянганда исә, яңадан тугандай кебек булды - сулышлар киңәйгән, проблемалар юкка чыккан...
– Әлеге өйчекләрдә май аеннан август ахырына кадәр кортлар безелдәвен тыңларга була. Бал кортлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән тибрәнү стрессны бетерә,- ди тәҗрибәле умартачы Марат Исхаков. Белгечләр исә апитерапиянең (умарта кортлары өстендә йоклауның) йөрәк авырулы, баш авытуы белән интегүче кешеләргә, төнлә йоклый алмаучыларга бик тә файдалы икәнлеге турында әйтәләр, стрессны бетерергә дә, депрессиядән чыгарга да ярдәм итә, диләр. Без моңа, әлбәттә, үз мисалыбызда инандык.
Марат Исхаковның үзе турында кыскача гына сөйләп китим. Аның бабасы да, әтисе дә гомерлек умартачылар. Бал кортларын карау, тәрбияләү шөгылен Марат балачактан ук, алардан өйрәнгән. Соңгы елларда исә балның шифасын гына түгел, шулай ук, бал кортларының үзләрен файдаланып та сихәт табучыларның язмаларын укып, кызыксынып киткән. Марат элек елларда көзен- кышын салкын тиеп авырый торган булулары, ә менә хуҗалыкларында апидомик барлыкка килгәч салкын тиюнең ни икәнлеген онытулары турында да сөйләде.
- Төрле төбәктәге умартачылар белән тәҗрибә уртаклашып, очрашып та, шалтыратышып та торабыз. Шундый очрашуларның берсендә апидомиклар белән танышып кайттым. Кайткач ук төзеп куйдым, умарта кортлары ояларын урнаштырдым һәм бөтен гаиләбез белән сынап карый башладык. Бик ошады. Һәм райондашларыбыз өчен дә шундый ук сихәт бирүче өйчекләр төзеп кую хыялы белән яна башладым,-ди Марат Исхаков.
Ниһаять, умартачының хыялы тормышка ашкан. Безнең кебек бал кортлары оялары өстендә йоклап, сихәтләнергә теләгәннәр шактый икән.
- Танышларыннан ишетеп тә, интернет аша белешеп тә шалтыраталар. Килергә теләгәннәр күп. Ә апидомикларның ишекләре һәркемгә ачык,-ди райондашыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев