Чүпрәле өлкәне Усман Атаулла улы Санатуллов 90 яшен билгеләде
Бәхетле картлыкка илткән юл
Язмыш Усман абыйны сынаулары белән шактый сынаса да, картлыгын бәхетле иткән. Бүгенге көндә ул туган нигезендә, улы Ирфан, килене Наилә, онык-оныкчыклары янәшәсендә яшәп, олы юбилеен каршы алды.
«Әлеге бәхет күпләргә тәтеми. Минем яшьтәшләрем якты дөнья белән әллә кайчан хушлашты», ди ул үзенең озын гомерлелеге турында.
Түбән Каракитә авылында туып, шунда үсә ул. Гаилә ишле була. Сугышка киткән әтиләре кайтмый. Кул арасына кергән Усман башлап колхоз эшенә йөри, аннан аны туганнары шахтага эшкә чакыра.
«Бәхет» эзләп киткән Усманны анда да сынаулар көтә. Ул эшли торган шахтада шартлау була. «Исән калдык, шунысына рәхмәт», ди ул. Усман абый аннан инвалид булып кайта. Үзе генә түгел, ике баласы белән...
Туган нигезгә кайтып төпләнгәч, янә өйләнә. Гөлфиясе белән уртак тормышта тагын ике бала дөньяга килә. Гөлфия апа Усман абый балаларын да какмый-сукмый, һәркайсын якын күреп, тигезлектә, мәхәббәттә тәрбияләп үстерә.
Тормыш иптәше белән алар 60 елга якын гомер итәләр, Әмма Гөлфия апа үлгәнгә инде 2 ел узган.
Усман абыйның юбилей бәйрәменә барлык балалары, якыннары җыелган иделәр. Әтиләренең тормыш юлы, балачаклары хакында чәй өстәле артында җылы сөйләшү узды. Әти-бабаларына җылы теләкләр теләделәр, киң күңелле, ярдәмчел, кайгыртучан ата булуы өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бәйрәм уңаеннан авыл өлкәнен район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин да котлады. Район башлыгы исеменнән котлау хаты, бүләкләр тапшырды, җылы сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев