Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Галина апа Васильевага 90 яшь тулды

Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Галина апа Васильеваны белгәннәр арасында аңа сокланмаган кеше юктыр, мөгаен.

Хәер, аны белмәүче шәйморзалылар юктыр, тирә-күрше як авыллардан да аны белмәүчеләр бармак белән генә санарлыктыр, чөнки яшьлегендә Галина ханым Шәйморза участок больницасында хезмәт куйган.

Яшьлектәге гүзәллеген, терекөмеш кебек терелеген бүгенге 90 яшенә дә саклап калган Галина апа. “Колагым гына катыланды азрак, дип көлә ул үзе,- колагым да ишетсә әле мин...”, -дип таулар күчерердәй булып, җилкенеп куя.

Реклама

Шулай булмый ни, яшьлегендә егетләр белән бердәй, атлар җигеп ярышларга чыккан кыз бүген уфтанып утырмас шул инде. “Бөтен нәрсә күңелеңә карата” дигән гыйбарә бар. Һәм чынбарлыктан алынгандыр ул  – бер карасаң, күңелендә гел яхшылык кына йөрткәннәргә иртәме-соңмы шушы яхшылыкларын кире үзләренә кайтара бит Аллаһы Тәгалә. Галина апаның да нәкъ шулай, өлкән яшьлегенә аның бәхетле мизгелләре туры килгән. Улы Дмитрий белән килене Людмила тәрбиясендә яши ул. Алары яңа йорт җиткезгәннәр. Тагын бер улы Петр  да янәшәдә генә. Буа шәһәре поликлиникасында хезмәт куючы кызы Надежда да әнисеннән аерылып та тормый, диярлек –хәл-әхвәлен белешеп, ярдәмләшеп тора. Биш оныгының кадерле әбисе Галина апа. Оныклары турында сөйләп туялмый ул. “Бигрәк тә Северо Амурск флотында хезмәт итүче Павелыбызны сагынам”, -ди.

 Үзен котларга килгән кунаклар: район башлыгы Марат Гафаров белән Иске шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуровка да рәхмәт сүзләрен ирештерде ул. Марат Гафаров исә: “Галина апа, рәхмәтләрнең иң олысы Сезгә, сезнең буынга! Шундый чыдам булганыгыз өчен, уфтану белмәгәнегез өчен, барлык сыйфатларыгыз белән дә яшь буынга үрнәк булганыгыз өчен”, дип В.В. Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X