Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәленең күренекле шәхесе Иршат Закиров турында документаль фильм

Фильм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант» бәйгесе кысаларында билгеләнгән матди ярдәме белән төшерелде.

2020 нче елның ноябрь аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант» бәйгесе игълан иткән иде. Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңзифа Таҗетдинова, үзенең һәм укучыларының уңышларын күрсәтеп, социаль проект  төзеп җиңү яулады һәм илле мең күләмендәге грантка ия булды.

Грант шәхси мәнфәгатьләр өчен түгел,  проектны гамәлгә ашыу өчен бирелде. Миңзифа Абдулловна, проектының соңгы нәтиҗәсе итеп, районыбызның күренекле шәхесе – язучы,  композитор, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале иясе, Зәки Нури премиясе лауреаты Иршат Заһир улы Закировның тормыш юлы, эшчәнлеге, иҗаты турында документаль фильм әзерләүне максат итеп куйган иде.

Хөрмәтле райондашларыбыз, менә бүген “Иршат Заһир улы Закиров – күпкырлы талант иясе” исемле документаль фильм чыкты. Проект һәм сценарий авторы, режиссёр: Таҗетдинова Миңзифа Абдулла кызы, оператор: Таҗетдинова Гүзәл Шамил кызы – Халыкара багланышлар белгече, туган якны өйрәнүче, Зәки нури премиясе лауреаты; постпродакшен: Таҗетдинов Данияр Шамил улы – 9 “А” сыйныфы укучысы, “Ел укучсы – 2021” бәйгесе җиңүчесе, Зәки Нури премиясе лауреаты һәм Гүзәл Таҗетдинова.

Бу фильм – районыбыз тарихында әлегә хәтле күрелмәгән беренче вакыйга! Фильм районыбызга, аның кешеләренә  дан җырлап башлана; Иршат Заировичның укучыларның сорауларына биргән җаваплары, районыбызның хөрмәтле шәхесләренең, Иршат Заировичның дусларының, якыннарының интервьюлары белән үрелеп бара; фильмда Бәширә төп геройның җырларын башкара, укучылар шигырьләрен сөйлиләр. Биредә      И. Закировның  Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның йөз еллыгына багышлап язган  “Зариф” (документаль-публицистик басма. – Ульяновск, 2021. – 304 б.) исемле өр-яңа китабына, И.Закиров төзегән Чүпрәле энциклопедиясенә кыскача күзәтү, анализ ясала.

“Иршат Заһир улы Закиров – күпкырлы талант иясе” исемле документаль фильм укыту-тәрбия, мәдәният өлкәсендәге хезмәткәрләр өчен файдалы кулланма булыр, гомумән, бүгенге көн һәм киләчәк буын киң җәмәгатьчелек өчен кызыклы һәм әһәмиятле дип табылыр.

Фильмны карагач, районыбыз, кешелек мәнфәгатен кайгыртып яшәүче И.З.Закиров турында тагын да тулырак күзалларбыз, олы данга ирешеп тә, кешелекле булып калган шәхесебездән үзебезгә үрнәк алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев