Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәлегә танкист дембельгә кайтты

Ул үткән елның 29 июнендә Россия Кораллы Көчләр сафларына хәрби хезмәткә киткән иде.

Айрат белән редакциядә күрештек. Аны үткән елның 29 июнендә Россия Кораллы Көчләр сафларына хәрби хезмәткә озаткан идек. Тиз генә танып та булмады үзен. Менә армия ничек үзгәртә егетләрне. Бер ел эчендә төз гәүдәле солдат булып кайткан Түбән Каракитә авылы егете Айрат Яфизов белән хәрби хезмәте турында сөйләшеп киттек.
“Армиягә барырга теләгем зур иде. Авыл мәктәбендә тугыз сыйныфны тәмамлагач Ульяновск шәһәренең олимпия резервындагы физкультура – спорт техникумын тәмамладым. Укыган вакытта күп ярышларда катнашырга туры килде. Баскетбол буенча шәһәр беренчелеге өчен дә уйнадым. Анда физик яктан чыныгу алуым, әлбәттә, ярап куйды. Шуңа күрә хәрби хезмәт миңа җиңел бирелде”, - дип башлады ул сүзен. Әмма Читада хезмәт итәчәген күз алдына да китермәгән ул. “Мәскәү яки Самарага җибәрерләр дип уйлаган идем”,- ди Айрат. Шунда биш ай аны танк йөртергә өйрәтәләр. Кыска гына вакыт эчендә дә ул Читаның 40 градуска кадәр төшкән кырыс салкыннарында сыналырга өлгерә. Аннан соң якташыбызның хезмәте Мәскәү өлкәсендәге танк полкында дәвам итә. Монда да аңа 45 тонналы “Т- 72” маркалы танкны йөртергә туры килә, төрле өйрәнүләрдә катнаша. Хәрби машина белән оста идарә иткәне һәм алга куелган бурычларны “бик яхшы” билгеләргә үтәгәне өчен часть командирының Мактау грамотасына, “Коры җир гаскәрләрендәге хезмәттә аерымлылыгы өчен” медальгә лаек була. Айратны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Мәскәүнең Кызыл мәйданында уздырылган хәрби парадтан да калдырмыйлар. “Аңа әзерлек февраль аенда ук башланган иде. Анда катнашу һәр танкисттан аерым осталык һәм тәҗрибә сорый. Кызыл мәйданнан узганда күңелдә ниндидер горурлык сизәсең. Бик дулкынландыргыч мизгел, аны сүз белән әйтеп тә булмый”,- ди солдат. Парадтан соң аңа Коры җир гаскәрләре Баш командующиеның Рәхмәт хатын һәм медаль тапшыралар. Инде хезмәт срогы тәмамланып дембельгә кайту вакыты җитә башлагач та, аны часть командирына чакырталар, контракт белән калып хезмәтен дәвам иттерүне сорыйлар. Шулай да туган якның тарту көче барыннан да өстен булып чыга.

-Язгы чакырылыш дәвам итә, булачак солдатларга нинди киңәш бирер идегез?,- дигән сорауга ул ике дә уйлап тормастан: -хәрби хезмәттән курыкмагыз. Менә бер ел үтте дә китте. Тырышып хезмәт итегез, командирларны тыңлагыз, боерыкларны җиренә җиткереп үтәгез. Армия ул ир – егетләр өчен сыналу урыны. Олы тормышка да юл нәкъ шуннан башлана, - диде Айрат.
Әйе, элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Ислам дине дә моның шулай булуын раслый. Чит җирләргә барып, сәфәр кылып дөнья күрү, төрле кешеләр белән аралашып гыйбрәт алу пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан хуплана. Егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак. Ә хәзер хәрби хезмәткә киткән барлык якташларыбызга сау-сәламәт булып, җаваплы бурычларын лаеклы башкарырга язсын. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын, исән-имин әйләнеп кайтуларын насыйп кылсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев