Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәлегә солдатлар кайта башлады

Ранис сынатмады, әтисе кебек үк Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп туган авылына кайтты.

Сөбханалла, әле кичә генә яхшы хезмәт итүләрен теләп армиягә озаткан егетләребез бер – бер артлы кайта да башлады. Вакытның никадәр тиз үтүен әйтәм. Бер ел элек озатып җибәргән малайларыбыз чистарынып, үтүкләнеп, төз гәүдәле солдат булып кайтып керделәр.
Ранис армиягә киткәнче Сембер шәһәрендәге физкультура укытучылары әзерли торган көллияттә укыган иде. Аннан соң беркадәр мәктәптә дә эшләргә өлгерде. Берүк вакытта читтән торып Казанда физкультурачылар әзерләүче югары уку йортына укырга керде. Спортчы егет яшьтән үк авыл, район һәм республика күләмендә узган төрле ярышларда катнашты.
“Сигез яшеннән бил алыша башлаган иде. Район Сабан туе келәмнәрендә, Сәйфихан Нәфиев истәлегенә узган турнирларда һәм башка ярышларда күп бүләкләр алды. Спорт белән шөгыльләнүе Кораллы Көчләр сафларында да ярап куйды. Сәламәт нык егетне Хәрби диңгез флотына алдылар. Анда Ранис Фәткуллин үзен янә чын спортчы итеп танытты, хәрби хезмәт отличнигы булды. Аның әтисе дә Германиянең Дрезден шәһәрендә танкист булып хезмәт итте. Армиягә озатканда да ул улына: “әтиеңнән үрнәк ал!” дип әйткән иде. Ранис сынатмады, әтисе кебек үк Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп туган авылына кайтты”, - дип сөйли Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин.

Әлеге чакырылышта армиягә китәргә тиешле егетләргә нинди теләкләрегез бар?, дип сорадык Ранистан. “Армиягә барудан курыкмагыз, “корыч ничек чыныкты” дигәндәй, аннан чыныгу гына алып кайтасыз. Ә илне сакларга кирәк, моның өчен үзеңне бик нык әзерләргә дә кирәк”, дип кыска гына җавап бирде диңгезче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев