Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледән ятим балага гаилә җылысы биргән Төхфәтулловлар гаиләсе

Безнең тормышыбызда гаилә кыйммәтләре борын-борыннан һәрчак беренче урынга куела.

Бүгенге көндә  дә арабызда ихлас күңелле, мәрхәмәтле, риясыз, изге гамәлләр кылырга атлыгып торучы кешеләр дә бар. Алар белән бер очрашып сөйләшү генә дә күңелдә яктылык тудыра.

Шундый гаиләләрнең берсе – Татар Шатрашаны авылында яшәүче Төхфәтулловлар гаиләсе. Гүзәлия дә, Сәмиулла да икесе дә Татар Шатрашаны авылында туып-үсәләр. Бер-берсен кече яшьтән үк беләләр. Гүзәлия башлап Ульяновск шәһәрендәге медицина көллиятендә белем ала, аннан соң Казан медицина институтына керергә документларын тапшыра, укырга да керә. Сәмиулла кызны югалтудан куркып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый һәм  алар өйләнешеп, авылда төпләнеп калалар, медицина буенча югары белем алу хыял гына булып кала. Авылда үз белгечлеге буенча эш булмаганлыктан, башлап Рус Шатрашанында эшли, бер үк вакытта Ульяновсктагы педагогика институтына читтән торып укырга керә, аннан соң Татар Шатрашанындагы фельдшерлык-акушерлык пунктына фельдшер итеп билгелиләр Гүзәлияне. Сәмиулла исә колхозлар таралганчы да, аннан соң да шофер, механизатор эшләрен, авылларга газ кергәч мәктәп котельныенда оператор хезмәтен башкара. Бу эшсөяр гаилә өч бала тәрбияләп үстерә. Ике кызлары Миләүшә һәм Адилә инде әти-әниләре яныннан китеп, олы тормышка аяк басканнар. Кече уллары Булат исә әлегә авылдагы мәктәптә,  6 сыйныфта белем ала. Сәмиулланың икетуган энесенең ятим калган кызын да үз гаиләләренә сыендыралар алар.

Ятим баланы сыендыру, гаилә җылысы бирү өчен, иң беренче чиратта, киң күңелле, сабыр холыклы булу кирәк. Ата-ана, туганнар җылысына сусаган ятим балалар өчен тату гаиләгә эләгү – олы бәхет ул. Кечкенә генә булса да, күпне күрергә өлгергән, бер үк вакытта әнисез дә, әтисез дә, соңрак исә әбисез дә калган Алсу өчен янып-көеп торган, кайгыртучан  гаиләгә эләгү чын могҗизага  тиң була.  Яхшы тормыш, кайгыртучан апа-абый, гаиләдәге аннан өлкәнрәк өч бала Алсуга яңа урынга күнегеп китәргә зур этәргеч тә булгандыр.

Япь-яшь башына тормышның төрле хәлләрен үз күңеле аша кичергән (ә ул күргәннәр олы кеше өчен дә күтәрә алмаслык), психикасы да какшаган  Алсуны яшәргә, яңа тормышка  өйрәтү бик җиңелләрдән бирелмәгәндер бу гаиләгә. Әмма тырышлыклары бушка китмәгән: бүгенге көндә Алсу сүз тыңлаучан, тәрбияле, эшчән булып, матур гына үсеп килә. Инде үз хыяллары, планнары бар, киләчәктә үзен медицина белән бәйләп, шәфкать туташы белгечлеген үзләштерергә тели, биология фәнен бик яратуы турында сөйли. Үзе шәһәрдә туса да, авылны бик яратуы, мәктәбе, сыйныфташлары турындагы фикерләрен дә бик теләп уртаклаша.

Реклама

– Бала тәрбияләү – авыр хезмәт, сабырлык кирәк, - ди Гүзәлия. –Безнең кебек гаиләләренә тәрбиягә бала алучыларны Казандагы “Гаиләгә тәрбиягә алучы әти-әниләр” мәктәбендә өч ай  укыттылар. Имтиханнарны да да уңышлы гына тапшырдык. Әлбәттә, биредә минем педагогика өлкәсендә белемле булуым да ярдәм итте, дип уйлыйм,-ди ул.

9 баш савым сыерлары, бозаулары, ике тайлары, 50 баш сарыклары, уннан артык баш умарта кортлары булган гаилә башлыгы Сәмиулланың һәм Гүзәлиянең тырышлыкларына, хезмәт сөючәнлекләренә таң калырлык. Әле бит авылдагы шәфкать туташының хезмәте эш сәгате бетү белән тәмамланмый, өлкәннәрнең әле кан басымнары күтәрелеп, әле башка авырулары калкып чыкканга төнге сәгатьләрдә дә еш чакырталар аны. Үз эшенең чын остасы, мәрхәмәтле һәм кешеләргә карата бик игътибарлы булуы белән дә хөрмәт казанган ул авыл халкы арасында. Әлбәттә, эшле кешенең ашы да була. Гаилә ел әйләнәсе ит, сөт ризыклары белән тәэмин ителгән, яшелчә, җиләк-җимештән өзелеп тормыйлар. Бу гаиләдә балалар ипекәйнең, хәләл ризыкның тырыш хезмәт белән табылганын белеп-күреп үсәләр.

Алсуның киләчәген дә кайгыртып яшиләр Гүзәлия белән Сәмиулла. Балага бирелә торган пенсия акчалары һәм башкасы Алсуның үз счетында җыелып бара икән, аңа кагылмыйлар. “Киләчәктә мәктәпне тәмамлап, укырга кергәннән соң яшәргә фатир булдыруга  яисә үзе теләгән башка җиргә тотар аннары”, диләр алар бертавыштан.

Ятим балага гаилә җылысы биргән, аның күңелен ягымлы карашлары белән җылыткан Гүзәлия һәм Сәмиулла Төхфәтулловларга да бу саваплы эшләре изгелек булып кайтыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев