Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледән Нәҗибә әбигә – 90 яшь

Кышның беренче көнендә Татар Саплыгы авылында яшәүче Нәҗибә Иниятулла кызы Сафиуллина үзенең олы бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нәҗибә әбине тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов һәм Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев килгәннәр иде. Алар юбилярга нык исәнлек, озын һәм бәхетле гомер, иминлек теләп, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.

Нәҗибә апа Задур авылында туып үсә. Гаиләләрендә алты бала була аларның. Әтиләре Бөек Ватан сугышына китеп әйләнеп кайтмый, 1943 елда Смоленск шәһәре тирәсендә һәлак була. Әлбәттә, әтиләре сугыштан исән-имин кайткан гаиләләр белән чагыштырганда, алар гаиләсенә икеләтә авыр була. Сугыш елларында Яшел Үзән, Тархан якларында урман кисү эшләрендә эшләргә туры килә аңа, землянка казып шунда яшәүләр дә насыйп була аңа.

Тыныч тормышта Нәҗибә апа гомере буе колхозда эшли, җәйләрен чөгендер үстерсә, кышын төрле эшләрдә була ул, Алешкин-Саплык авылы ир-егете белән тормыш корып җибәрә. Тормыш иптәше Хәйдәр абый белән ике ул тәрбияләп үстерәләр алар, икесенә дә ныклы белеп биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Сугыш елларында гына түгел, тыныч тормышта да бик күп кайгылар һәм авырлыклар кичерә ул. Моннан 19 ел элек ире Хәйдәр абый, авырып бер уллары да үлеп китә аның.

Реклама

Бүгенге көндә Нәҗибә әби иренең сеңелесе Рауза апа белән авылда, икәүләп бергә гомер кичерәләр. Улы Фәрит әнисен үзе янына шәһәргә яшәргә алып китәргә теләсә дә, үз өен ташлап китәргә ризалашмый икән ул. Улы гаиләсе белән, оныклары атна саен кайтып, хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп китәләр. Рауза апа белән Нәҗибә әби икесе дә өлкән яшьтә булуларына карамастан, сарыклар, тавыклар тоталар, аларны үзләре тәрбиялиләр. “Яшьтән сарык ите ярата идем, әле дә шулай, шуңа сарыкларны бетермим әле, аннан бер шөгыль дә бит әле алар безгә, хәрәкәттә бәрәкәт бит”, ди Нәҗибә әби. Күршеләре дә иртән торуга хәлләрен белешергә кереп җитәләр икән аларның. Нәҗибә әби аларның һәрбарчасына да рәхмәтле.

 -Рәхмәт хөкүмәтебезгә, район, авыл җитәкчелегенә. Вакытында пенсия акчасын китереп бирәләр, кибеттә ниләр генә юк. Суы кергән-чыккан, газ бертуктаусыз янып, өйне җылытып тора, җәннәттә яшәгәндәй яшибез бит. Өйдә безнең өчен бөтен шартларны да улым һәм оныкларым булдырды. Аларга да бик рәхмәтле мин. Яшисе килә әле, илләр генә тыгыч булсын,-ди бүгенгесенә шөкер кылып Нәҗибә әби.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев