Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледән күпбалалы Шумиловлар гаиләсе 100 мең сум акча алачак

Олеся Валерьевна Шумилова тумышы белән Матак авылыннан.

Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ульяновск шәһәрендәге техникумнарның берсендә укып, махсус белем ала һәм туган ягына әйләнеп кайта.

Яшь белгеч башлап район үзәгендәге кибетләрнең берсенә кибетче булып урнаша. Белемен тагын да күтәрү максатыннан райондагы техникумга укырга керә, уку белән эшне бергә бәйләп алып бара. Сатучы белгечлеген үзләштерү белән бер үк вакытта “В” категориясе буенча шоферлар әзерләү курсына да языла. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, җиңел машинаны идарә итәргә хокук бирүче таныклыкка ия була.

Үзенең авылдашы, сыйныфташы булган, Матак авылы егете Сергей Станиславович белән гаилә корып җибәрәләр алар. Яшь гаиләне тагын да тулыландырып, бер-бер артлы кызлары Амалия, Валерия  дөньяга аваз сала һәм күптән түгел генә уллары Егор туа. Дүрт яшьлек Амалияләре авылдагы балалар бакчасына йөри, ике яшьлек Валерия исә бакчага яңа елдан йөри башлаячак. Ә кечкенә Егорга исә әле бер ай гына булып килә. Олеся әлегә декрет ялында, өйдә, балалар тәрбияли. Тормыш иптәше Сергей Мәскәү шәһәренә, эшкә йөри.

Яшь гаилә Сергейның әти- әнисе Станислав Михайлович һәм Оксана Анатольевна белән бергә яши. Бергәләп башланган эш– йорт-җирне төзеп бетергәннәр, зәвык  белән җиһазлаганнар. Өйдә балалар өчен дә, үзләре өчен дә бар шартларны да тудырырга тырышканнар.

Бабалары һәм әбиләре оныкларына куанып туя алмый. Ике буын вәкилләре бер-берсен аңлап, бер-берсе белән киңәшеп,тату яшиләр.

Авылга кайтып төпләнүенә һич үкенми Олеся. “Авылда балалар өчен бик файдалы булган саф һава, рәхәтлек, тынычлык, шәһәр шау-шуы юк”,-ди ул.

«Балаларыбызның, оныкларыбызның тормышларына куанып туя алмыйбыз. Аллага шөкер, биш ел бергә бик дус, тату яшибез, киләчәктә дә шулай булсын»,-ди Оксана апа да.

Яшь гаилә район халкын социаль яклау бүлеге аша һәр ай саен бирелә торган пособиене дә билгеләткән. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан авылда яшәп, өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә бирелә торган 100 мең сум акчаны алуга да документлар тапшырганнар.

«Безнең кебек өченче баласын тапкан яшь гаиләләргә бирелүче әлеге 100 мең сум акча – олы ярдәм инде ул. Әлегә акчасы кайтып җитмәде, әмма алгач аны балалар өчен тотачакбыз, дип планлаштырып куйдык. Рәхмәт хөкүмәтебезгә, документларны вакытында тапшырырга ярдәм иткән социаль яклау идарәсенең материаль түләүләрне билгеләү бүлеге хезмәткәрләренә»,-ди  Олеся.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев