Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә яшәүче хезмәт ветеранына медаль тапшырдылар

Өлкән райондашларыбыз өчен мондый бүләкне алу бик шатлыклы һәм дәрәҗәле.

Район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов ветераннар советы рәисе Роза Насыйбуллина белән берлектә бүген Иске Чүпрәле авылында яшәүче Клара Ибраһим кызы Мөхәммәтҗанованың өендә булдылар.  Ул 85 яшьлеген билгеләп үтә. 
Айрат Җәлалов районның 90 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль тапшырды. Исегезгә төшерәбез, әлеге бүләк Чүпрәле районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә тапшырыла. Өлкән райондашларыбыз өчен мондый бүләкне алу бик шатлыклы һәм дәрәҗәле.
Клара Ибраһимовна «Сельхозтехника» оешмасында күп еллар эшли. Аннан лаеклы ялга чыгыпта , берничә ел хезмәт итүен дәвам итә.
Ул әнисе белән үскән. Сугыштан соңгы елларда  өйне җылытырга утыннары булмый. Әнисе клубта җыештыручы булып эшләгәнлектән алар кышын Иске Чүпрәле авылындагы иске клуб бинасының кечкенә генә бүлмәсендә яшиләр. Үзе сөйләгәнчә, бүлмә тулы декорацияләр булган, шуңа күрә дә бүлмәдә һәрвакыт кызыклы булган яшь кыз балага.
Соңыннан алар әнисе белән Кемеровога  яхшы тормыш эзләп китәләр. Анда 20 елга якын яшәгәннәр, әмма әнисе теләге белән районга кайтканнар. 
 Клара Ибраһим кызының шкннан соңгы хезмәт эшчәнлеге исә  "Сельхозтехника" белән бәйле.
"Сез барыбыз өчен дә үрнәк, ә иң мөһиме – үсеп килүче буын өчен", - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. Аларга исәнлек-саулык, озын гомер теләде.

Реклама

Ветераннар советы җитәкчесе Роза Насыйбуллина да өлкәннәр исеменнән бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен юллады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X