Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә милиция ветеранын 85 яшьлеге белән котладылар

Эчке эшләр органнары ветераны Михаил Ананьевич 1934 елның 6 декабрендә Хайбулдино авылында туган.

Милициягә эшкә килгәнче төзелештә, районның янгын сүндерү командасында һәм ерак Себердә урман эшкәртүдә эшләгән.
1962 елда эчке эшләр органнарына хезмәткә килгән Михаил Шлёнский 1985 елга кадәр бүлектә, старшина званиесендә оператив дежур урынбасары булып эшли. 85 яшьлек юбилее уңаеннан аны тәрикләү һәм иң җылы рәхмәт сүзләрен әйтү өчен Хайбулдино авылына эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов, эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Фариз Шакиров, личный состав белән эшләү бүлеге начальнигы ярдәмчесе, эчке хезмәт подполковнигы Ранис Бахитов, шушы авылда яшәүче юбилярның хезмәттәше, милиция ветераны Иван Чамин һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рәшит Фәтхуллов килде. Очрашу үтә дә күңелле һәм эчкерсез сөйләшү шартларында узды. Ветеран үзенең еракта калган хезмәте турында сөйләде, тормышындагы якты хатирәләре белән уртаклашты. Җинаятьчеләр белән эшләү вакытында ни генә күрергә туры килми милиция старшинасына. Хәтта бүлектә вакытлыча тоткарлыкта торучы һәм хәйләле юл белән иреккә чыгып качарга маташкан бокс буенча спорт остасы булган җинатьчене дә авызлыкларг туры килгән аңа. ...Камерада утыручы җинаятьче үз йомышы буенча әбрәкәйгә чыгаруларын сорый. Ул елларда андый эшләр урам якта эшләнә торган иде. Аны Михаил Шлёнский озата чыга. Шулчак көтмәгәндә урамга чыккач теге җинаятьче милиционерның чигәсенә бик нык иттереп суга һәм кача китә. Ике як бите буйлап кан агып төшүгә дә карамастан, Михаил Ананьевич җинатьче артыннан йөгерә, ике чакрымлап ара узгач куып тота һәм янә кулга ала.
РФ Эчке министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов юбилярга гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары һәм эчке эшләр бүлеге коллективыннан истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранга һәм гаиләсенә нык сәламәтлек, яхшы кәеф һәм имин тормыш теләде. Михаил Ананьевичның тормыш иптәше Евгения ханым да иренең һәрчак ышанычлы терәге булган. Әле күптән түгел генә бергә торуларына 60 ел тулуны билгеләп үткәнннәр. Ире турында ул җылы сүзләр генә әйтте. Уллары Вячеслав та бар гомерен Ульяновск шәһәрендә эчке эшләр органнарында эшләп үткәргән, хәзер отставкада. Кияүләре полиция подполковнигы Николай бүгенгесе көндә дә Ульяновск шәһәре буенча эчке эшләр идарәсендә хезмәт итә икән. “10 ноябрь безнең гаилә өчен бик кадерле бәйрәм. Иртән үк телефон аша бер – беребезне тәбриклибез. Чүпрәле эчке эшләр бүлегенә дә рәхмәтебез зур, ветеранарны онытмыйлар, ветераннар советы җитәкчесе Фариз Шакиров шалтыратып хәлебезне белеп тора”, - ди ветеран. Шлёнскийлар гаиләсе олыгаеп бара. Шулай да кул кушырып утырмыйлар ирле – хатынлы Евгения белән Михаил Шлёнскийлар. Өч баш кәҗәләре бар. “Сөте бик файдалы, олы яшьтәге кешеләр өчен бигрәк тә”, - дип сүзгә кушылды гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән Евгения апа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев