Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә хөрмәтле ветеран 85 яшьлек олы юбилеен билгеләде

6 январьда район ветераннары пенсионерларның иҗтимагый оешмасының утырышлар залында Фиркать Сабир улы Җәлаловның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Фиркать Сабир улы үзенең бөтен гомерен туган Чүпрәле районы үсешенә багышлаган шәхес. Ул Иске Чокалы авылында туып үскән. Башлап Иске Чокалы җидееллык мәктәбендә, укуын аннан соң Иске Чүпрәле урта мәктәбендә дәвам итә. Мәктәптән соң 7нче Буа техник училищесын тәмамлый. Районнан беренчеләрдән булып комсомол юлламасы буенча чирәм җирләрне үзләштерергә китә. Анда ул тракторчы, комбайнчы, трактор бригадасы бригадиры хезмәтләрен башкара. Хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгыш хәрби округында үтә.

Хәрби хезмәтен тәмамланганнан соң туган районына кайта һәм “Сельхозтехника”ның Чүпрәле бүлекчәсенә механик булып урнаша. Биредә бер үк вакытта ул башлангыч партия оешмасын да җитәкли. Төрле елларда КПССның Чүпрәле районы комитеты инструкторы булып эшли, яңадан Чүпрәле районы оешкач, аны ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1970 елдан “Россия” колхозын җитәкли башлый. 1979 елдан башлап район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1982 елда "Сельхозтехника"ның автотранспорт буенча идарәче урынбасары итеп билгеләнә. 1996 елдан башлап авыл хуҗалыгы идарәсендә авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләү һәм сыйфат буенча дәүләт инспекторы вазифасын башкара. 1988 елда икътисад буенча район башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 90 нчы елларда ул Иске Чүпрәле авыл Советын җитәкли.

2001 елда пенсиягә чыга. Шул ук елны аңа район ветераннар советын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Әлеге вазифаны ул 15 ел башкарды.

Фиркать Сабир улының төрле министрлык һәм ведомстволардан Мактау грамоталары һәм бүләкләре бик күп, алар арасында "В.И. Ленинның тууына 100 ел", "Хезмәт ветераны", "СССР Кораллы көчләренең 95 еллыгы", "Казанның 1000 еллыгы" медальләре, "Почет Билгесе" ордены, "Социалистик ярыш җиңүчесе" күкрәк билгеләре һәм башкалар бар.

Район ветераннар советы рәисе Роза Насыйбуллина һәм район пенсионерлар берлеге рәисе Дилүзә Азизова юбилярны 85 яшьлек юбилее белән котладылар, аңа нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, озын гомер теләделәр һәм район ветераннары исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев